Шәһри Казан

Көчле җил тагын утсыз калдырды

Республикада урнашкан төньяк циклон нәтиҗәсендә көчле җил чыгып, кичә районнарда 18 торак пункт утсыз калган.

Әлеге уңайсызлыкларны хәл итү өчен, 16 техника җәлеп ителгән. Һава торышыннан ни көтәргә белмәссең: кояшлы җылы көннәргә ияләнеп кенә беткән идек, тагын салкынайтып куйды. Ә мондый тотрыксыз һава торышы республикада атна ахырына кадәр сакланачак әле: төннәрен туңдыра, көндез дә салкын. Бүген көндез нибары +2, +7 градус кына булачак. 26 апрель төнендә температура -1, -6 градуска кадәр төшәчәк, көндез +3, +8 градус, өстәвенә бүген дә, иртәгә дә яңгыр һәм юеш кар да яварга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. Ә дүшәмбедән җылытачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: