Шәһри Казан

Питрәч районына керә торган Көек авылында яшәүчеләрнең борчуы һәм рәхәт тормышы

Кызык та инде бу адәм баласы. Һич кенә дә аңлап бетерә торган түгел. Башта саф һавалы, чиста чишмә сулы туган авылын, болын кадәрле өен, кадерле кешеләрен ташлап калдырып шәһәргә ашкына да, аннары шәхси йортта яшәргә хыяллана башлый...

Шәһәргә аю мае сөрткәннәр, диярсең. Калада да кочак җәеп каршы алып тормыйлар, югыйсә. Күбесен тулай торакның кысан почмагы көтә. Кайберләре кеше фатирында ай саен акча түләп гомер итә. Фатир юнәтә алса, бик хәер инде. Аның күкнең җиденче катында һәм “сыерчык оясы” кадәр генә булуы – анысы икенче мәсьәлә. Иң мөһиме – фатиры бар һәм инде ул “колхозхник” түгел, шәһәр кешесе. Кем әйтмешли, авызыннан бәрәңгесе күренеп торса да.

Юк, бу күпкатлы йортлардагы тормыш вакытлыча гына булган икән. Иркенлектә үскән сала кешесе калада нинди генә “рәхәттә” яшәсә дә, авылны төшләрендә күреп сагына. Һәм җае чыгу белән, ә кайчакта ул җайны үзе чыгарып, шәһәр янындагы җирдә үз көче, үз тырышлыгы белән шәхси йортлар салып кереп, бистәләр төзи башлады. Алар инде хәзер шундый күп. Яңгырдан соң чыккан гөмбәләр төсле. Башкалабызны һәр яктан уратып алганнар. Бүген без шуларның берсендә –

Питрәч районына керә торган Көек авылында.
Бары үзем белгән-күргән әйберне генә язарга яратам. Белмәгән темага тотынмаска тырышам. Көек турында да белгәнгә, үзем шунда яшәгәнгә язам.
Адәм баласының шәһәр фатирларыннан җиргә тартылуын аңлап булмый дисәк тә, ныклап уйлап карасаң, монда мантыйк зур. Тәне балчыктан яралган адәм баласының җаны яши-яши, гомер үтү белән шул җиргә туфракка, тартыла башлый. Ләкин җирне яратам дип кенә теләсә кемнең хәленнән килми ул нигезеңә нык басып, үз өеңнең ишеген ачып-ябып яшәү. Чөнки монда сиңа бернинди ЖКХ да ярдәм итми. Утың янмаса да, суың акмаса да, үзеңә кайгыртасы. Шуңа кулың эш белмәсә, хезмәт яратмасаң, мондый җирдә бер көн дә яшәп булмаганы көн кебек ачык.

Бердәмлек тау күчерә
Без килгәндә урамыбызда биш-алты йорт кына иде. Хәзер буш йортлар бөтенләй юк, диярлек. Яңалары да күпләп салына. Хезмәт кешене дус яшәтә. Башкача була да алмый. Күп кенә эшләрне күмәкләп өмә ясап башкарырга туры килә.

Әле менә күптән түгел генә юлларны рәтләделәр: вак таш сибеп, аны тигезләп чыктылар. Материал да, трактор да үз кесәләреннән. Ә хезмәте – бушлай. Олысының да, кечесенең дә кулында көрәк иде. Нәтиҗәсе барысын да сөендерерлек булды. Машинада сүгенмичә узып була хәзер. Алайса яз-көз халкыбыз әйтемендәгечә, юл газабы – гүр газабына әйләнә иде. Ир-егетләр булсын дип, тырышып эшләгәндә учак ягылып, зур казанда пылау да пеште. Республика көнен шулай төрле милләт вәкилләре бергәләп хезмәт һәм дуслык бәйрәме итеп уздырдык. Уртак табынга һәркем үз өлешен кертте. Бакча җимешләре дә, акча җимешләре дә мулдан иде.

Табын янында сүз иярә сүз чыгып, урамбызны матуррак, яшәү өчен уңайлырак итәр өчен яңа планнар да билгеләнде. Беренче эшне балалар мәйданчыгы ясаудан башларга булдылар. Урам башында буш урын табып, аны койма белән уратып та алдылар инде. Акча җыеп, таучыклар, таганнар да кайтардылар, җыеп та куйдылар. Тиздән бу мәйданчык сабыйлырның шат авазына күмелер. Күршедә генә балалы алты гаилә яши.

Реклама

Зуррагы табылмасмы икән?
Сабыйлар дигәннән, бу бистәдә яшәүче балаларны кызганам. Монда бит мәктәп юк. Иң якын дигәне дә Салмачы бистәсендә. “Светлый”дан фатир алган яшь гаиләләрнең балалары иртә таңнан күзләрен тырнап ачып, шәһәргә мәктәпкә барыр өчен тукталышта автобус көтәргә мәҗбүр. “Туйдым, укырга бармыйм! – дисәләр, ни хәл итәрсең. Көн саен бит ул: яңгыр-кар яуганда да калырга ярамый. Дөресрәге, көненә ике тапкыр. Иртән барырга, кич кайтырга кирәк. Әти-әниләре дә гел машинада гына йөртеп бетерә алмый. Ипотека түләргә, эшләргә дә кирәк.

Сирәк кенә миңа да ул автобуста мичкәдәге кильки балыгы шикелле кайтырга туры килгәли. Нинди бер метр ярымлы, пандемия вактында таләп ителә торган социаль дистанция турында сүз булырга мөмкин. Ташкын булып, этеп кертәләр, этеп чыгаралар. Бер почмакта басып торырга урын таба алсаң, син – бәхетле! Битлек каплаган борын белән түгел, битлексез дә сулар һава бетә кайтып җиткәнче. Ярый, өлкәннәр түзә инде ул – алар төрлесен күргән, тиреләре калын. Ә менә балалар?.. Аңнарын югалтып егылалар дигән шомлы хәбәрләр дә килеп ирешә башлады.

Көеккә кызыл автобус йөри. 90нчы маршрут. Йорт алырга җыенганда ук автобус барлыгын белгәч, күңелгә рәхәт булып киткән иде. Ни генә дисәң дә – цивилизация. Тик ул автобусның зуррагын җибәрергә ярамый микәнни? Бигрәк тә, яңа уку елы башланып, мәктәпләр, балалар бакчалары тулы куәтенә эшли башлагач. Бәлки, бу язманы транспорт идарәсе җитәкчеләре дә укыр да берәр ярдәм кулы сузар.

Көеккә базар кирәк
Автобуста кешеләр санын киметүнең бер юлы бар-барын. Көек уртасындагы бер мәйданчыкта базар ачып куйсалар, иләк-чиләкләрен күтәреп, үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимешне алып базарга баручы апа-җиңгиләр күзгә күренеп кимиячәк. Нишләп әле алар үзләрендә була торып, мең бәла белән Проспект базарына барсыннар. Җитмәсә, анда да төзекләндерү эшләре башлаганнар. Күп нокталар ябылды. Әгәр дә базары булса, “Светлый” да яшәүче күп санлы сабыйлар да кайсы фасылга карамастан, ел әйләнәсе витамин ашар иде.

Базар –сатучы белән алучы очраша торган иң кулай урын. Кибетттә махсус билгеләп куелган бәяләрдән генә куллана алсаң, базарда рәхәтләнеп сатулашып та була. Үзең үстергәнне артык кыйммәт сатмыйсың бит инде. Кайбер нәрсәләрне гел бушлай да бирер идең. Көектә үз йорты белән яшәүчеләр яшелчә, җиләк-җимешне мулдан үстерә, тавык-куян асрый. Тик үзеннән артканын кая куярга гына белми аптырый.

Ә күпкатлы йортларда яшәүчеләр ул яшелчә, җиләк-җимешне, ит-йомырканы алыр өчен шул “килькилы» автобуска утырып, шәһәргә барып кайтырга мәҗбүр. Менә исбатлый алдыммы инде безнең бистәгә базар кирәклеген, аның мөһимлеген һәм зарурлыгын. Хәзер уйлап карыйм да, ул үз өйләре белән яшәп ятучылар янына “Светлый” ны шул үстерүчеләр белән кулланучыларны бергә очраштырыр өчен салганнардыр төсле Тик гадәттәгечә ахырга кадәр уйланылып кына бетмәгән, шикелле.

Көтәбез
Дөресен әйтимме, карантинда рәхәт иде. Юлларда бөкеләр булмады. Мәктәпләр дә, бакчалар ябылды, ә без эшләми тормадык. Көн саен шәһәргә бардык. Ул шәһәр яны бистәләрендәге юллардагы бөкеләрнең озынлыгы көн саен арта бара хәзер. Көләргә дә, еларга да белмәссең. Кайчакта 20 минутта үтәр юлны көчкә ике сәгатьтә узасың. Инде бу хакта сайлау алдыннан Президентыбыз турыдан-туры эфирда халык сорауларына җавап биргәндә дә искә алды. Ярдәм итәргә тырышырбыз, диде Моңарчы үз вәгъдәсендә тора иде бит. Көтәбез-з – з!
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: