Шәһри Казан

КҮҢЕЛЛӘРДӘ МӘҢГЕ САКЛАНЫРСЫҢ

Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова үзенең барлыгы белән - каны, җаны, яшәү рәвеше, шөкраналы иҗаты белән милләтебезнең саф татар кызы, чын татар хатыны иде. Үзенең милли хисләре, күңел моңнары, дингә бирелгәнлеге белән ул үз халкының җан кыйпылчыгы иде.

Фирдәвескә иман нуры иңгән иде, дияр идем мин. Ул тормышта безнең татар милләтенең иң күркәм сыйфатларын үзенә кабул итә алган хатын-кыз булды. Татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, Ислам дине нигезләрен яхшы белде, үзе һәрчак шулар кысасында яшәде. Фирдәвес, ни хикмәт, үз гомерендә бер тапкыр да чәчен кистермәде. Ул аны матур, пөхтә итеп артка җыеп куя, бу аның килеш-килбәтенә гаять та килешеп тора, бит очындагы нәни чокырчыкларын тирәнәйтеп, тагы да яктыртып җибәрә иде. Без һәркайсыбыз кемгәдер охшаганбыз, Фирдәвес исә бары тик үзенә генә охшаган. Ул - максималист, туры сүзле һәм җитди карашлы, беркемгә дә, беркайчан да яраклашмады. Ә үзе кече күңелле, кызыксынучан, әйткән сүзенең хуҗасы була белде. Күп укыды, бигрәк тә милли әдәбиятыбызны яратты, һәрнәрсә турында үз фикере булды. Театрда аны яратмаган, хөрмәт итмәгән кешене табу кыен булыр иде. Иҗади хезмәттә мондый ихтирамны яулау, мәртәбәле, хөрмәтле булу бик сирәкләр бәхетенә эләгә. Аның дингә ышануы да замана шаукымына бирелеп, мода өчен түгел, ул аны бөтен барлыгы, рухы белән кабул иткән, бу аның канында иде. Фирдәвес без аңлап-белеп җиткермәгән нәрсәләрне аерым бер нечкәлек белән тойды. Башына бик матур итеп ап-ак яулыгын бәйләп куя да, бисмилласын әйтеп, тиешле йоласын үти иде. Шәхси тормышында да ул бик күпләргә үрнәк хатын-кыз булып кала алды.
Һәр иҗади шәхеснең тормышы, аның биографиясе бөтен бер буын артист, язучы һәм композиторларның тормышы, замана чагылышы буларак кабул ителә. Татарстанның халык артисты Фирдәвес Каюм кызы Әхтәмованың язмышы - шул хакыйкый чагылышның бер дәлиледер. Алтмышынчы елларда сәхнәгә аяк атлаган артистларның күбесе турында, алар - ил балалары, дип әйтәсе килә. Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы гаять авыр, хәерче, ләкин тырышып-тырмашып аякка басарга омтылган, олы өмет чаткысы белән сугарылган йолдызлы елларда: «Бу - без!» - дип иҗтимагый аренага килеп кергән яшь-җилкенчәкләрнең күбесен диярлек халык үзе тәрбия кылды, дисәк, шәт, ялгышмабыз. Фирдәвеснең балачагы - моның ачык матур үрнәге.
Фирдәвес белән студент вакыттан ук таныш идек. Тал чыбыгыдай нәфис-сыгылмалы гәүдәле, инсафлы карашлы бу татар кызында кешеләрне үзенә җәлеп итә торган ниндидер тарту көче бар иде. Озын чәчен пөхтә итеп җыеп куяр, тирәнрәк утыртылган, үткер, йөгерек күзләре сиңа туры караш ташлар. Җитдилеге, тыйнаклыгы белән ул үзенә бик тиз җәлеп итеп өлгерә, ышаныч уята, сине үзенеке итә иде. Ул вакыттан бирле күп сулар акты, без барыбыз да, вакыт шаукымына бирелеп, нык үзгәрдек, төрле кичерешләргә дучар булдык, күп кенә якын кешеләребезне югалтып өлгердек, олыгайдык. Ә менә безнең Фирдәвесебез, тормышның төрле авырлыкларына, яраткан ире Маратны вакытсыз югалтуына карамастан, бик үзгәрмәде. Шундый ук төз-сылу, саф, җитди карашлы, сынауларга бирешми, җилгә каршы бара торган Фирдәвес булып кала алды.
Сәхнәдә дә аның үзенә лаек мактаулы урыны бар. Театрга кайткач та, алтмышынчы елларда ук, ул тамашачыга бик тиз танылып өлгерә. Иң беренче рольләренең берсе - Хәй Вахитның «Соңгы хат» драмасындагы Розалия образы булды. Ул бу спектакльдә төп рольне уйнамый, тик үз героеның кешелек асылын ачып, мәхәббәткә сусаган изге бер җанның йөрәк тибешен ишеттерә алды. Фирдәвес бу кызның сөяргә-сөелергә, чын мәхәббәт хисен татырга омтылуын, шул тойгы белән сулкылдавын тамашачыга ачык итеп сиздерде. Бу образ аша Фирдәвес үзенең дә җанын ачты сыман тоелды. Мөгаен, бу очракта образ белән актрисаның рухи халәте тәңгәл килгәндер. Гомумән, Әхтәмованың артистлык сәнгатенә эчкерсезлек, ихласлык, җитди уйлану, фикер артыннан барырга омтылу хас иде. Ул уйнаган рольләрдә аның кешелек тәвәккәллеге, хатын-кыз зирәклеге чагылды. Әйтик, заманында драматург Аяз Гыйләҗев тарафыннан үз чоры өчен бик мөһим теманы - өлкән сыйныфтагы укучылар һәм укытучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдырган «Җиргә тапшырылган серләр» драмасындагы ул уйнаган Зәнә образын искә төшерик. Яңа гына туган авылы белән саубуллашкан бу кыз әйтерсең лә тамырсыз калган, туган йортының шифалы һавасыннан мәхрүм ителгән. Әле балалыгы да чыгып бетмәгән бу үсмер кызның эчке кичерешләрен тирән аңлап, актриса аның киңлеккә очынуын, рухлануын иман күзлеге аша чыгып бәяли. Мондый характердагы рольләр Ф.Әхтәмованың иҗат биографиясендә шактый күп. Ничек кенә булмасын, Фирдәвес аларны тәм табып, яратып уйнады. Ә инде образ аның кешелек эчтәлегенә, табигатенә туры килсә, уңыш елмайганын көт тә тор. Шуңадырмы, кайвакыт Фирдәвес сәхнәдә үзен уйный кебек тоела иде, ә бу исә аның шәхсән «мин»леген чагылдырды. Искә төшерсәк, хәтта бу нәрсә аның «таҗлы роле» - Г.Камалның классик комедиясе «Беренче театр»ындагы Биби образына да хас. Югыйсә телевидениенең аны күрсәткәненә ни гомер вакыт узды, ничәмә-ничә тапкыр кабатлап күрсәттеләр, ә халык һаман карап туймый. Фирдәвес турында сүз чыкса: «Теге Бибиме?» - дип сорыйлар. Беренче карашка тиле-милерәк булып тоелган бу кыз чынлыкта нәрсә һәм нигә әйткәнен, ахырдан бу сүзләрнең кая алып чыгачагын бик яхшы аңлый, хуҗалары өстеннән бик матур итеп көлеп куя.
Артист буларак, Фирдәвес Әхтәмованың театрда абруйлы үз урыны бар иде. Ул - максималист, туры сүзле һәм карашлы, төпле фикерле, тотнаклы, үз сүзен өздереп әйтә торган кеше булды. Әдәбият дөньясы белән нык кызыксынып, мәдәни тормышның уртасында кайнап яшәде.
Артистка илкүләм, алай гына да түгел, дөнья киңлегендә тагы бер зур уңыш соңгы елларда «Бибинур» дигән телефильмда төп геройны уйнаганнан соң насыйп булды. Кирәк бит, Г.Камалның «Беренче театр» атлы комедиясендә Бибине гәүдәләндергәннән соң, аны тамашачы үз итеп, туганыдай кабул итеп өлгерсә, кырык ел узганнан соң, Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» әсәрендә сурәтләнгән Бибинуры кабат үзенә җәлеп итте. Актриса бу образда үзенең дә гомер мизгелләрен чагылдырды сыман. Монда Бибинур кичерешләрендә Фирдәвеснең үзенең дә йөрәкләрне тетрәндерердәй вакыйгаларга тиң күңел халәте чагылды: аның борчулары, югалтулары, өметләре, табышлары, хәсрәт белән шатлыклары чиратлашып калкып чыкты. Әйе, Фирдәвес китте, тик ул безнең күңелләребездә, хәтеребездә гомер буе сакланачак.
Биби белән Бибинурның уртаклыгы - аларның икесенең дә искиткеч халыкчан, тормышчан рух белән сугарылган булуларында. Фирдәвес Әхтәмова Бибинур образы белән 2010 елда VI Халыкара «Алтын Мөнбәр» мөселман кинофестивалендә «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү яулады. Моннан да зуррак бүләк булуы мөмкинме соң?! Бу чыннан да гомуммилли казаныш иде. Татар рухы белән сугарылган хатын-кыз образларын очрату ул безнең күңелләргә һәрвакыт яңа җыр ишеткәндәй тәэсир итә. Йа Раббым, сәхнәбез киләчәктә дә шундый илаһи образлар белән баетыла торсын иде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: