Шәһри Казан

Кем җитештергән каймак миллирәк?

«Милли марка» тамгасы ияләре билгеле булды Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Милли сәүдә маркасы» кысаларында оештырылган «Каймак» фестиваль-конкурсының җиңүчеләрен котладылар. Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс бик күп тамашачыларны һәм конкурсантларны җыйнап, узган ел ахырында «Казан» агросәнәгать паркында узган иде. Сайлап алынган 15 катнашучының унысы икенче турга узды, иң-иңнәр белән бүләкләү тантанасында...


«Милли марка» тамгасы ияләре билгеле булды

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Милли сәүдә маркасы» кысаларында оештырылган «Каймак» фестиваль-конкурсының җиңүчеләрен котладылар. Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс бик күп тамашачыларны һәм конкурсантларны җыйнап, узган ел ахырында «Казан» агросәнәгать паркында узган иде. Сайлап алынган 15 катнашучының унысы икенче турга узды, иң-иңнәр белән бүләкләү тантанасында таныштык.

Зәй районыннан Альберт Гайнуллин җитәкләгән крестьян-фермер хуҗалыгы, «Просто молоко», «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» кебек зур компанияләрне дә узып, «Сөт», «Каймак», «Май», «Сөт продукциясе» номинацияләрендә призлы урыннарны алды.

- Үз эшемне башлап җибәрүемә чагыштырмача аз вакыт үткән булса да, бу тармакта мин яңа кеше түгел. Элек «Вамин»ның үзебезнең райондагы заводында эшләгән идем, - ди Альберт. - Сөтне 22-23 сумга җирле фермерлардан җыябыз. Үзебезнең лаборатория бар, шунда сыйфатын тикшерәбез. Башлаганда унбишләп кеше эшләгән булсак, инде эшне үзләштереп бетердек, ун кеше дә башкара алабыз. Халыкка 14 төрдә сөт ризыклары тәкъдим итәбез. Конкурста бик теләп катнаштым, алдынгы урыннар аласыбызга да бер шигем дә юк иде, чөнки беләм: без сыйфатлы ризык җитештерәбез. Безнең өчен бу конкурс беренчесе генә түгел, Россия күләмендә Петербургта үткәрелгән конкурста да алтын медаль алып кайткан идек. Республиканың милли марка тамгасын алуның файдасы, әлбәттә, булачак. Сөт җитештерү буенча кыенлыклар бар дип әйтә алмыйм, сөт җитәрлек, сатуга килгәндә, сөт ризыклары базарында көндәшлек бик зур. 2015 елда сөт ризыклары белән Сарман районы мәктәпләрен тәэмин итеп тордык. 2016 елдан башлап Чаллы һәм Әлмәт хастаханәләренә җибәрәбез. Һәм, әлбәттә, зур кибет челтәрләре белән дә хезмәттәшлек итәбез.
Авылларга мондый тәвәккәл егетләр бик кирәк. Вакытында акчасын биреп, бәһасен дә чагыштырмача югарырак түләүче кеше булса, сыер асраучыларга да күңелле.

Реклама

- Республикада сөт җитештерү ул бизнес кына түгел, ә авылның фәлсәфи тормыш рәвеше. Бездә мөгезле эре терлекләр шактый, шул исәптән шәхси хуҗалыкларда, крестьян-фермер хуҗалыкларында да савым сыерлар күп. Сөт җитештерү белән шөгыльләнүчеләрне кызыксындыру максатыннан, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, авыл кешеләренә ярдәм итәбез, - диде министр Марат Әхмәтов, җиңүчеләрне котлап.

2015 ел нәтиҗәләре буенча барлык төр хуҗалыкларда 1 млн 30,8 мең баш мөгезле эре терлек булган, бу 2014 елга карата 100,4 процентны тәшкил итә. Сыерларның баш саны - 370,4 мең. Узган елда 1 млн 745,6 мең тонна сөт савылган.

«Каймак» конкурс фестиваленең җиңүчеләре

Сөт
1. «Гайнуллин А. Крестьян-фермер хуҗалыгы» һәм «Экокорпорация»
2. «Касыймовлар сөт комбинаты»
3. «Натураль продукт» җәмгыяте

Каймак
1. «Яшел үзән сөт эшкәртү комбинаты»
2. «Гайнуллин А. Крестьян-фермер хуҗалыгы»
3. «Норлат Сөте» җәмгыяте

Май
1. «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты»
2. Касыймовлар сөт комбинаты
3. «Гайнуллин А. Крестьян-фермер хуҗалыгы»
Сыр җитештерү буенча барлык номинацияләрдә дә «Просто молоко» җәмгыятенә тиңнәр булмаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: