Шәһри Казан

Кем намусы таплы?

Яңа ел үзе белән һәркайсыбыз көткәнчә яңа бәхетләр, яңа шатлыклар гына түгел, кызганыч ки, кайгы-хәсрәтләр, борчулы мизгелләр дә алып килми калмый. Яңа ел кичендә теләнгән теләкләребез бары тик изгеләрдән генә булса да, гадәттә һәр ел башы күңелсез сюрпризларга да бик бай була. Бу елның илебездәге иң шау-шулы вакыйгалар исемлеген исә...

Реклама

Яңа ел үзе белән һәркайсыбыз көткәнчә яңа бәхетләр, яңа шатлыклар гына түгел, кызганыч ки, кайгы-хәсрәтләр, борчулы мизгелләр дә алып килми калмый. Яңа ел кичендә теләнгән теләкләребез бары тик изгеләрдән генә булса да, гадәттә һәр ел башы күңелсез сюрпризларга да бик бай була. Бу елның илебездәге иң шау-шулы вакыйгалар исемлеген исә Кабардино-Балкар Республикасының башкаласы Нальчик шәһәрендә яңа туган балаларның массакүләм кырылуы ачып җибәрде.

Бу гаепле, ә юк, теге гаепле...
Әйе, әйе, нәкъ менә «массакүләм кырылу». Гадәттә бу йөрәкләрне өшетерлек сүзләрне йорт хайваннарының күпләп үлеменә карата кулланалар. Әмма Нальчикның балалар хастаханәсендә гыйнварның беренче унбер көнендә 8 (!) нарасыйның яңа ачылган гына күзләрен мәңгелеккә йомуларына бәйле дә нәкъ шул сүзтезмәне куллану урынлы һәм дөрес булыр, минемчә.
Интернетта бу вакыйга бөтен нечкәлекләренә кадәр бәйнә-бәйнә тасвирланган язманы укыйм да, йөрәк бер мәлгә туктап калган сыман була, аннары кан тамырлары буйлап кинәт кан йөгереп уза да, бөтен гәүдәң белән дерелдәп куясың. Бу хәлдә шулкадәр ваемсызлык, җавапсызлык, эшкә салкын карау, гаепне бер-берең өстенә эләргә омтылу.
Вакыйга хастаханә стеналары эчендә булгач, әлбәттә, бөтен җаваплылык табиблар өстенә төшә. Барлык гаепне бүлек мөдиренә сылтап калдырыр идең дә, тик аның урыны вакант. Баш табибка «ябышыр» идең, анысы вазифаларны вакытлыча башкара. Ул исә, үз чиратында, табибларның бөтенләй үк гаепсез түгел икәнлекләрен таный, әмма проблеманың барлык асылын искергән, таушалган аппаратларга, бер көндә гомумән ут бетеп торганга бәйли. Димәк, балаларның үлемендә табиблар гаепле түгел, монда бөтенләй кеше факторы юк?!
Дөрестән дә, хастаханәдә бер көнне утны өзгәннәр, андый очракларда электр тогы белән тәэмин итүне үз өсләренә алырга тиешле резерв генераторлар да, үч иткәндәй, эшкә тотынудан «баш тарткан». Ут тәэминаты өчен җаваплы контора да электрны өзеп торачаклары турында хастаханәне кисәтүне тиеш тапмаган, син нәрсә, аларның үткәргечләрне тикшерәсе булган бит!
Тик ул ут булмыйча торган көнне бер генә бала үлгән, калганнары гыйнвар башының башка числоларында җан-тәслим кылган, ә 9ы көнне берьюлы бөтенләй 4 бала якты дөнья белән хушлашкан. Димәк, электрикларның күңелләре бер бала өчен генә тынычсыз булырга тиеш. Ә калган балалар өчен кемнәрнең намуслары таплы соң?
Хастаханәдә төзекләндерү эшләре күптән алып барылмаган, аппаратлар кайсы иске, кайсы бөтенләй ватык, аннары хастаханәне элеккеге баш табиб нык талап киткән булган - болар факт. Хастаханәдә хезмәт хакы кечкенә, табибларның анысын да инде ноябрьдән бирле күргәннәре юк икән - болары да факт. Әмма болар табибларның эш-гамәлләрен аз гына да акламый: шундый җаваплы, мөһим эшкә алынганнар икән, кулларыннан килгән барлык нәрсәне дә эшләргә бурычлылар. Балаларның үлеме турында ата-аналарына вакытында хәбәр итмәү, җансыз гәүдәчекләрне әти-әниләр кулына тәннәре кара көйгән, кул-аяклары кәкрәеп каткан, телләре чыккан килеш тапшыру, бернинди ярып караулар да үткәрмәү кебек битарафлык чагылышларының булуы да билгеле бит.

Иң авыры - ата-анага
Әлбәттә, иң авыры тумас борын җиргә иңдерелгән сабыйларның әти-әниләре өлешенә туры килә. Алар, бертавыштан, аяк терәп табибларны гаепли. Йөрәкләре кайгы хисенә уралган булганга, хастаханәдәге уңайсызлыклар, салкын караш, дорфа мөнәсәбәт, җавапсызлык турында алар бәлки арттырып та сөйлиләрдер, әмма аларны да аңларга була. Өстәвенә, җаен табып, аларны тынычландырасы урында, шул хастаханәнең реанимация бүлегендә эшләүче бер табиб: «Алар рәхмәтле булырга тиешләр әле. Югыйсә, инвалидлар тәрбияләп, гомерләре буе иза чигәрләр иде!» - дип авыз күтәреп әйтеп торганда...
Өстәп ни әйтергә? Нарасыйларны үлем читләтеп үтсен, табиблар эшләренә салкын карамасыннар, гаеплеләр җавап тотсыннар һәм нинди баланы ничек тәрбияләүне кем кем, ләкин андый табиблар хәл итмәсен иде инде дип телисе генә кала! Моның өчен баланың газиз әткәсе белән әнкәсе һәм бөек Аллаһыбыз бар лабаса.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 14 март 2018 - 14:51
    «Хәләл фермер» Ленар ЛАТЫЙПОВ: «Хатын сайлау берни түгел, сыер сайлап кара син!» Биектау районының Торнаяз авылында «хәләл фермер» белән танышып кайттык. Биш вакыт намазын калдырмаган, шәригать кануннары буенча яшәүче Ленар Латыйповлар гаиләсен күрше-тирәдә шулай атыйлар. Алар ун ел эчендә мөгезле эре терлек санын 250гә җиткергән. Республикада бу – иң күп мал асраучы гаилә фермасы.
    545
    0
    2
  • 14 март 2018 - 16:28
    Лаешта пычрак су «дефицит»ка әйләнәчәк Татарстанның Лаеш районы Чулман белән Идел елгалары кочагына урнашкан. Гаҗәеп матур җирләр.
    456
    0
    0
  • 14 март 2018 - 15:42
    «Гавайи» салаты ясау ЫСУЛЫ Бер порция өчен 40 гр айсберг яки пекин салаты (икесен бергә кушсагыз да була), 50 гр ысланган тавык, 40 гр консервланган ананас, кечкенә генә бер тырнак сарымсак һәм кыздырылган кара ипи кисәкләре кирәк.
    342
    0
    0
Ночной режим