Шәһри Казан

Кем “Рәхмәтулки”, ә кем “Антипремия” алыр?

Традиция буенча Габдулла Тукайның туган көнендә татар яшьләре Бауман урамындагы сәгать янында җыелачак. Бу көнне ай дәвамында республика шәһәрләре һәм районнарында барган "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә нәтиҗә ясала.

- Безнең гадәттә апрель ае кызу була. Ләкин быел зур чаралар инде марттан ук башлады. "Татар дозор"да катнашу өчен 45 гариза килде, шуңа да быел акциядә 31 команда катнашты, - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Узган ел 400гә якын кеше Казан урамнары буйлап "тере" "Ә" хәрефе ясап йөргән. Бауман урамында да татар хәрефләренең кече архитектур формаларын күреп була иде. Быел оештыручылар яшь архитекторлар белән эшләгән. Алар "Урам җиһазлары" ачык күргәзмәсе оештырачак.

Тел өйрәнүдә мәдәниятнең дә әһәмияте зур, шуңа да акциянең гала-концертында татарча альтернатив музыка яңгыраячак.

- Ел саен нинди дә булса яңа юнәлештә иҗат итүче татар яшьләрен табуы кыен. Шуңа да быел без конкурс игълан иттек. Аның нәтиҗәләре буенча, яшь шагыйрь Эльнар Байназаров, «Асылташ», «Джуна» төркеме игътибарга лаек дип табылды. Концертта шулай ук «Алканат» һәм «Шүрәле» төркеме чыгыш ясаячак, - диде форум рәисе киңәшчесе Рәдиф Кашапов.

Ел саен акция татар телендә сөйләшмәүче оешмаларга «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыралар. Бу юлы «кара исемлеккә» керүчеләрне концертта гына атап калмыйча, махсус сайтка да теркәячәкләр. Сайт пәнҗешәмбе көнне эшли башлаячак. Анда ике дәүләт теле законына буйсынмаучылар теркәлеп барачак.

Реклама

- Быел тикшерү эшләрен беренче чиратта 17 министрлыктан башладык. Ел саен Юстиция министрлыгы гына сайтында татар телендә мәгълүмат бирү буенча лидер иде. Быел Финанс министрлыгының да бу юнәлештә уңай якка үзгәрүен сиздек. Ягъни законнар, норматив-хокукый актлар буенча ике дәүләт телендә дә мәгълүмат бертигез бирелә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын да алдынгылар сафына кертеп була. Ә менә Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы бу шелтәне инде ничәнче ел колагына да элми. Урман хуҗалыгы, Гадәттән тыш хәлләр, Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Сәламәтлек саклау министрлыклары бу өлкәдә бик сүлпән эшли, - диде журналист, җәмәгать эшлеклесе Римма Бикмөхәммәтова.

Дөрес, хәзер күп кенә оешмаларның сәркатипләре татарча унга кадәр санарга өйрәнгән, башка бер сүз аңламасалар да, татарча телефон номерларын әйтә алалар. Ни кызык, чит илләрнең зур оешмалары ике теллелек законын саклый икән. Мәсәлән, "Ашан", "Икея" кибетләре элмә такталарны татарча да, русча да яза. Ә министрлыклар бу эшне башкарып чыгарга авырыксына.

- Безнең эшкә дәүләт тә кушылса әйбәт булыр иде. Мәсәлән, татар телен камил белгән оешмаларга Татарстан Президенты үз кулы белән рәхмәт хаты тапшырса, бу башкаларга зур этәргеч булыр иде. Хәзер мондый тикшерүләрне чирек саен башкарачакбыз, - диде Тәбрис Яруллин.

Антипремиянең кемгә биреләчәге гала-концертта билгеле булачак. Ә менә ике телдә эшләгән оешмаларга рәхмәт йөзеннән "Рәхмәтулки" хатлары тапшырылачак.

Фотолар: ftatar.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: