Шәһри Казан

Кемне күбрәк укыйлар?

Быел «Ел китабы» конкурсына тәкъдим ителгән 153 китапның 40ы проза әсәре, 36сы шигырьләр җыентыгы, 48е балалар китабы һәм 29ы рус телендә басылган китаплар. Конкурска нәтиҗә республика китапханәләреннән алынган мәгълүматларга нигезләнеп ясалды. Проза әсәрләре буенча беренче урын Нәбирә Гыйматдинованың 3 китаптан торган повестьлар җыентыгына бирелде. Икенче урында - Гөлчәчәк Галиеваның «Гәззәбану»...

Реклама

Быел «Ел китабы» конкурсына тәкъдим ителгән 153 китапның 40ы проза әсәре, 36сы шигырьләр җыентыгы, 48е балалар китабы һәм 29ы рус телендә басылган китаплар. Конкурска нәтиҗә республика китапханәләреннән алынган мәгълүматларга нигезләнеп ясалды.
Проза әсәрләре буенча беренче урын Нәбирә Гыйматдинованың 3 китаптан торган повестьлар җыентыгына бирелде. Икенче урында - Гөлчәчәк Галиеваның «Гәззәбану» китабы, өченче урында Мәдинә Маликованың «Саф мәхәббәт турында кыйссалар» китабы. Шигъри җыентыклар буенча китап укучылар күбрәк классикларыбызга өстенлек бирә икән. Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Һади Такташларның шигырь җыентыклары иң күп укылган.
ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев үзенең чыгышында бу конкурсның китап пропагандалаудагы бер ысул икәнлеген һәм аның язучылар өчен дә бик мөһим булуын ассызыклады.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: