Шәһри Казан

Кемнәрне югалттык?!

Җомга кичләренең берсендә «Азатлык» татар яшьләре берлеге белән җыелышып, «Татар иҗтимагый үзәге» бинасында «Бибинур»ны карадык. Фильм тәмамланганда тезелешеп утырган егетләрнең, кызларның күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәшә иде. Яшьләр әлеге кичәне Коръән аятьләре укып, яраткан артистыбыз Фирдәвес апа Әхтәмова һәм Камал театрының директоры урынбасары Шамил абый Закиров рухына дога кылу белән тәмамлады.

Шамил абый да, Фирдәвес апа да нәкъ «Бибинур» фильмындагы төп геройлар сыман cамими, гади, ихлас кешеләр иде. Әлеге фильмда Шамил абый төшмәде, билгеле, шулай да кайчандыр үз авылдашлары кирәк-яракка талап бетергән мәчет диварының ташларын берәмтекләп киредән туган нигезенә кайтаруны максат итеп куйган карт белән Шамил абыйның уртак яклары, эшләре бихисап иде. Ул да дөнья буйлап сибелгән төрки халыкларны бер сәхнәгә җыеп, «Нәүрүз» халыкара театр фестивален оештыру эшен башлап йөрде. Татарның аянычлы язмышын күрсәтеп, иң битараф тамашачыларның да күңелен тетрәндерә алырлык, милли үзаңын уятырлык сәнгать әсәрләрен олы сәхнәгә күтәрүдә дә беренчеләрдән булып йөрде, милләтенә мәхәббәт белән тулган күкрәген алга куеп, башка театрлар өчен дә юл ярып баручы шәхес иде ул.
Театрда эшләүчеләр өчен генә түгел, гомумән, милләтнең һәр баласы өчен җан атып яшәде ул. Аңа мөрәҗәгать иткән бер генә кешене дә читкә тибәрмәде, һәркемгә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә омтылды. Олыларны гына түгел, олы башын кече итеп, үз милләтенең һәр вәкиленә игътибар биргән, театрның кече сәхнәсендә яшь буынны тәрбияләргә, аларның күңелен үстерергә тырышып йөргән кеше дә ул иде. Яшь иҗатчыларны сәхнәгә менгезгән «Яңа дулкын», «Һөнәр» проектларын башкача ничек итеп бәяләргә була тагын?!
Үз милләтенең хадиме һәркемнең кайгысын үз кайгысы итеп кабул итә белде, һәркемнең кечкенә шатлыкларына да сабыйларча сөенеп яшәде. Беркемгә дә «юк» дияргә, авыр сүз әйтергә җөрьәт итә торган кеше түгел иде. Ул - милләтне, ә милләт аны яратты, чөнки ул ихлас иде, үзе өчен дә, биләгән урындыгы өчен дә түгел, ә милләте өчен тырыша, халкының мәнфәгатьләрен кайгырта белде. Аның белән хушлашырга килүчеләр театр сәхнәсе белән залны гына түгел, бөтен фойены тутырды. Кайберәүләр: «Бу кадәр халык Тукай, Сәйдәш, Такташларны озатканда гына җыелган булгандыр», - дип үзара пышылдашты.
Ә Фирдәвес апа... Бибидән Бибинур булып җитлеккән Татарстанның халык артисты Фирдәвес апа Әхтәмованың китеп баруы да яшәве кебек үк тыйнак булды. Ул дөньяны калдырып киткәнче үзенең иң зур теләгенә ирешә алды, кинофильмда төшкән өчен алган акчасы хисабына мөселманнарның иң изге бурычы саналган хаҗ сәфәрен кылып кайтты. Купшы озатулар оештырмауны васыять итеп калдыруы да аның чын, ихлас мөслимә булуы хакында сөйли.
Соңгы арада милләт хадимнәрен югалта башладык. Шамил Закиров, Фирдәвес Әхтәмова, Фәнис Яруллин, Туфан Миңнуллин... Аларны алыштырырдай, алар кебек кешеләрнең милли күгебездә башка күренмәвен, олы бер күтәрелеш чорының артта калуын аңлау иң аянычыдыр, мөгаен...
Авыр туфрагыгыз җиңел, урыннарыгыз җәннәттә булсын, хөрмәтлеләребез!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: