Шәһри Казан

«Кешелекнең сигезенче могҗизасы яшәячәк»

Бу көннәрдә Казанда, Татарстан Милли музееның 150 еллыгы уңаеннан, «Милли китапханәләр: үткәне һәм бүгенгесе» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция эшләде.

Анда Россия тө­бәкләреннән, чит илләрдән (Төркия, Германия, Казахстан, Үзбәк­стан) килгән китапханә әһелләре катнашты.

Татарстан Милли китапханә директоры Сөембикә Җиһаншина үзенең чыгышында ТР Милли китапханәсенең тарихи үткәне һәм бүгенге эшчәнлегенә тукталды. Милли китапханәнең тарихы 1865 елда Казанда җәмәгать китапханәсе ачылудан башлана. Фонд нигезен мәшһүр библиофил, төбәкне өйрәнүче Иван Второв тупланмасы тәшкил итә. Кайчандыр 903 исемдәге 1908 томлык китап һәм көндәлек матбугат басмаларыннан торган фонд бүген инде 3,3 млн сак­лау берәмлеге белән исәпләнелә. Китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә татар, гарәп, фарсы, төрек, рус һәм башка телләрдәге 60 меңгә якын нөсхәдә китаплар, өч меңгә якын кулъязма һәм фотоматериаллар, революциягә кадәр чыккан татар газета-журналларының төпләнмәләре саклана. Арада Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Габдулла Тукайның үзләре исән чакта дөнья күргән хезмәтләрен дә күрергә мөмкин. 200 берәмлектән артык булган Коръәннәр тупланмасы белән дә ихластан горурлана китапханә. Тупланмадагы иң борынгы нөсхә 1699 елга карый. Шуңа күрә дә Сөембикә Разил кызы әлеге рухи, мәдәни мирасны «гомумкешелек мәдәниятенең бөек әдәби мирасы» дип атады. Әлбәттә, 4 меңгә якын документны эченә алган ТР Милли электрон китапханә порталын дә әйләнеп узмады. Бер үк вакытта заман шаукымына ияреп, китапханәләр кайчан да булса китап музее булып калачак, диючеләргә дә җавап яңгырады.

- Без, телибезме-теләмибезме, җәмгыятьтә, хәзер интернетта бөтен нәрсә дә бар, китапханәләргә йөрергә кирәкми дә, дигән фикер яши. Иң күп укыла торган йөз кит­апны алсаң, хәл ачыклана, - дип сүз башлады бу хакта Россия дәүләт китапханәсе генераль директоры Александр Вислый.

Статистика шуны күрсәтә: баксаң, әлеге йөз китапның яртысы гына интернетта бар икән. Ә инде иң күп укыла торган йөз түгел, мең китапны алсаң, монда хәл тамырдан үзгәрә. 75 (!) китапның гына интернетта булуы ачыкланачак. Китаплар санын арттырган саен, бу «булу ихтималын» күрсәтүче санның кимүен күзәтәчәкбез икән.

Реклама

- Китапханәләрдә тагын да яхшырак, күбрәк, сыйфатлырак мәгълүмат булачагын оныттык - диваннан кузгалып китәсебез килми. Электрон китапханәләр заман таләбе дисәк тә, кешелек туплаган мәгълүматның 15-20 өлеше генә электрон формага күчәр. Ә менә бөтенесе дә интернетта булыр дигәнгә ышанмыйм! - дип белдерде Александр Вислый. Әлбәттә, олы кунак бәйрәмгә бүләксез килмәгән. Китапханәгә ул Казан шәһәренең борынгы картасын бүләк итте. Рәссам кулы белән башкарылган әлеге эшнең бары тик XIX гасырга караганлыгы гына мәгълүм. Бәлкем әле биредә аның авторы кем икәнлеген дә ачыклап булыр дигән өметтә калды ул.

Россия Милли китапханәсенең генераль директоры Антон Лихомановның теләкләре дә бәйрәм рухында яңгырады. «Кремль урамы, 33 нче йорт адресы китап укучы татарстанлылар арасында гына түгел, бөтен Россия халыклары арасында да озак вакытлар популяр булсын!» Яңа бина турында хыялланып яшәгән коллектив, ничек кенә булмасын, барыбер әлеге тарихи бинадан китәргә җыенмый - кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеген биредә төпләндереп калдыру һәм татар китабы тарихы музее булдыру турында планнар кора алар.
Олы кунак, юбиляр китапха­нәгә бүләкне, фондны да тулыландырсын, заманча да яңгырасын дип эзләгән. Шулай итеп, Милли китапханәнең фонды бәйрәм форсатыннан тагын бер берәмлеккә - мәгърифәтче-галим Хөсәен Фәезхановның, Кырым ханлыгы тарихына караган материалларының электрон версиясенә баеды. Ул бик аз тираж белән 1864 елда Санкт-Петербургта чыккан булган.
Конференциядә катнашучылар алдында, әлбәттә инде, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә чыгыш ясады. Китап турында «Кешелекнең сигезенче могҗизасы яшәячәк», - дип белдерүче дә нәкъ менә 1986-2000 елларда китапханә директоры вазифасын башкарган җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев үзе иде. Китапханә тарихындагы үзгәрешләр чоры нәкъ менә Разил Исмәгыйль улы эшләгән елларга туры килә дә. 1991 елның 5 ноябрендә Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән (№471), милли мәдәният үзәге буларак эшчәнлеген киңәйтү йөзеннән, ТССРның В.И.Ленин исемендәге Республика фәнни китапханәсенә милли китапханә статусы бирелә.
- Беренче татар китабы моннан 403 ел элек, 1612 елда Лейпцигта нәшер ителә. Ә Россия­дәге беренче татар басма китабы 1722 елда барлыкка килә. 1917 елгы Революция­гә кадәр татарлар тарафыннан 5 миллионнан күбрәк тираж белән 15 мең исемдәге китап басыла, - дип, Разил Вәлиев татарларның элек-электән гыйлем, укымышлы халык саналуына янә басым ясады. Әле бүген дә Татарстан милли телдә китап чыгару буенча Россиядә беренче урында тора икән, моны элеккеге традицияләрнең лаеклы дәвамы дип бәяләү кирәктер. Конференция мөнбәреннән әйтелгәнчә, укучы кеше - ул уйлый белүче, фикер йөртүче һәм бер үк вакытта актив карар кабул итүче дә...

Конференция кысаларында, Татарстан һәм Төркия Милли китапханәләре арасында үзара багланышлар һәм хезмәттәшлек максатын күздә тотучы килешү турында меморандумга кул куелды.
- Китапханәләр булмаса, кешелекнең хәтере югалачак, - дип белдерде үз чиратында Төркия Милли китапханәсе директоры Томан Зүлфи.

Әзәрбайҗан Милли китапханәсе директоры Керим Таһиров, Казакъстан Милли китапханәсе генераль директоры Әскәр Алибекның чыгышлары да истә калды. Соңгысы татар һәм казах халкының электән килгән багланышларына аеруча киң тукталды.
Көннең икенче яртысында «Милли китап Бөтендөнья китап тарихы контекстында», «Цифрлы мохиттә китапханә фондларын туплау», «Җәмгыятьнең мәгълүматлашуы һәм гуманизациясе шартларында китапханәләр» дигән темалар буенча секция утырышлары дәвам итте.
Татарстан Милли музееның 150 еллыгы уңаеннан җыелган җыен өч көн дәвамында барып, бик күп мәсьәләләрне күтәрәчәк әле.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: