Шәһри Казан

Күгәрчен хатыннары бәреп ега, тартып торгыза (ФОТО)

Сабантуй җитәрәк, Балык Бистәсе халкы тынгысызлана башлый. Берсен-берсе бүлдереп, быел мәйданда кем батыр калыр, кемгә районның иң симез тәкәсе эләгер икән дип бәхәс куерта. Берәүләр, бу юлы, һичшиксез, Гөлнара батыр калырга тиеш, ди, икенчеләр, Фәния барыбер беренчелекне бирмәс, дип каршы чыга. Районның Күгәрчен авылындагы хатын-кыз көрәше ел буе сөйләрлек үзе...

Сабантуй җитәрәк, Балык Бистәсе халкы тынгысызлана башлый. Берсен-берсе бүлдереп, быел мәйданда кем батыр калыр, кемгә районның иң симез тәкәсе эләгер икән дип бәхәс куерта. Берәүләр, бу юлы, һичшиксез, Гөлнара батыр калырга тиеш, ди, икенчеләр, Фәния барыбер беренчелекне бирмәс, дип каршы чыга. Районның Күгәрчен авылындагы хатын-кыз көрәше ел буе сөйләрлек үзе бер кәмит ул.
Көрәшчеләр авылы
Ел саен гүзәл затлары мәйданга чыгучы Күгәрчен - районда иң зур авылларның берсе. Аны бистәлеләр үзләренчә «кече Кытай» дип йөртә. Әлбәттә, авыл Сабан туенда башка кызык­лы ярышлар да була, ир-атлар да бил алыша, ләкин нәкъ менә хатын-кыз көрәше мәйданны кызган табадай итә.
Келәмгә чыккан хатын-кызларның күпчелеге шушы авылда туып-үскән яки шушы авыл киленнәре. Авылда хатын-кызлар көрәшенең 30 еллык тарихы да бар инде. Гүзәл затларның бил алыша башлауларының сәбәп­ләрен дә төрлечә аңлаталар монда. Имештер, бик гайрәтле ике ир-ат бил алышканнар да җиңелүчесенең хатыны, риза булмыйча, мәйдан уртасына чыгып, батыр калучыны күтәреп алып, шалт итеп аркасына салган. Икенче бер риваять буенча (монысы дөрес­леккә күбрәк туры килә) элеккеге авыл советы рәисе Дания Әхмәтҗанова хатын-кыз көрәшен каяндыр читтән күреп кайткан да үз авылларында да оештырып җибәрергә ниятләгән. Ни генә булса да, хәзер Күгәрчен авылы район Сабан туена караганда да күбрәк халык җыя. Ә бер елны көрәш карарга дип хәтта җырчы Салават та килгән. Ул вакытта мәйданда берьюлы 28 хатын-кыз бил алышкан. Аларның көрәшен күреп, җырчы шаккатып киткән.
Күгәрчендә һәрвакыт берен­че-икенче урыннарны үзара бүлешкән Фәния һәм Гөлнара ханымнар белән мин дә якыннанрак танышырга булдым. Алар белән очрашканчы, икесе дә баһадир гәүдәле, ир-атныкы кебек зур куллы, карашы белән егарга сәләтле булган хатыннар дип уйладым үзләрен. Баксаң, нәкъ киресе икән. Ике батыр да нечкә билле, мөлаем хатын-кыз булып чыкты. Шушы нәфис гәүдәле, көләч йөзле бу ханымнарның бер сугуда борыныңны җимерергә, билбау белән күтәреп алып җиргә егып салырга мөмкин булуына ышанасы да килмәде хәтта.
«Билемә сөлге генә куйсыннар...»
Фәния Кәримуллина мәйданга 13 ел рәттән чыга икән инде.
- Бары бер тапкыр гына беренчелекне бирдем, анда да аягым каймыкты, - ди көрәшче хатын.
Фәния ханымның кө­рәшче булмый хәле юк, аның әтисе һәрвакыт Сабантуйда хөкемдар булган. Абый-энеләренең даны да тирә-­якта батыр буларак таралган. Ләкин спортка тартылган кызны туганнары көрәштән читтәрәк тотарга тырышкан. «Мине дә көрәшергә өйрәтегез», - дип ялваруына, «Хатын-кыз эше түгел бу!» - дип кенә җибәрә торган булганнар. Ә Фәния апа - үҗәт, барыбер мәйданга чыга һәм, бөтен туганнарын гаҗәпкә калдырып, беренче көрәшендә үк батыр кала. Бүген исә ул - районда иң көчле хатын-кызларның берсе.
Авыл җирендә күнегүләр ясар өчен махсус урыннар да юк, эш белән чыныгып әзерләнә хатын мәйданга. Район Сабан туйларыннан тыш республика күләмендәге төрле ярышларга да йөри. Иң истә калган көрәше 2011 елда Минзәләдә узган ярышларда катнашуы. Ул вакытта көрәшче хатын бөтен Татарстан буенча өченче урынга ия була.
- Анда 120 килограммлы кыз белән көрәштем. Мин көндәшем янында 66 килограммлы бер бөтерчек кенә идем. Өстәвенә, ул - спорт мастеры. Барыбер сузып салдым шуны. Ул егылгач, рәхәтләнеп, өстенә менеп утырдым, халык көлә, миңа рәхәт. Шунда, үземнән ике тапкыр авыррак көндәшемне егып салган өчен, миңа аерым бүләк бирергә кирәк дип шар ярды халык, - дип искә ала Фәния апа.
Гомерлек мәхәббәте - көрәшкә Фәния ханым хас­таханәдә ятканда да хыя­нәт итми. Салават килгән елны ул келәмгә операциядән соң чыга. Көрәшче хатын табибларның ки­сәтүләренә дә колак салмый. Анда да беренчелекне бирми.
- Беренче булмасам, көрәшеп тә тормыйм мин, - ди Фәния апа.
Батырның мәйданда бер тапкыр да җәрәхәт алганы юк, аның каравы, Сабантуй алдыннан гел нәрсә дә булса булып тора үзе белән. Күп очракта хастаханәдән туп-туры мәйданга чыга ул.
- Бер елны, көрәшкә санаулы көннәр кала, кулымның сеңерләре өзелгән иде. Шунда да йөрәк түзмәде, табиб янына килеп каты итеп кулымны бәйләвен үтендем. Аның «Кулсыз каласың!» дигән сүзләре дә колакны читләп үтте. Бар максатым мәйданга чыгу иде, - дип искә ала көрәшче.
Ул вакытта, Фәния апа келәмгә чыкмас инде дип, көрәшергә теләп, бик күп кеше язылган булган. Ә ул барысының да язылып беткәнен көтеп, читтән мыштым гына күзәтеп тор­ган. Соңыннан үзе дә, бәйләнгән кулын күтәреп, мәйданга чыккан. Аның авырткан кулы белән дә көрәшергә теләвен күреп, берничә кеше шунда ук мәйданга чыгудан баш тарткан.
- Менә шушы Сабантуй атнасында үземне кая куярга белми йөрим. Билемә сөлге генә куйсыннар, сөлге тәмен генә тойсам иде... Инде быел көрәшмәмен дигән карарга килдем. Бик авыр булды бу карар. Сабантуйга хәзер бөтенләй төшәсем килми, барсам, мәйданга чыга алмавымнан ярсып-ярсып елармын кебек, - ди Фәния ханым.
Көрәшкә чыкканда, Фә­ния апаның туганнары һәр­вакыт моң-зар агызып кала. Әнисе дә: «Кызым, зинһар, көрәшмә! Үтерәләр бит!» - дип үгетли икән. Әле, җитмәсә, Фәния апа үзе дә ике кыз анасы бит. Нарасыйларын да бер­үзе аякка бастырган кеше.
- Көрәшнең куркыныч булуын үзем дә аңлыйм. Имгәтеп атсалар, кем­гә ки­рәк мин?! Ләкин йөрәк ярсуын тыеп булмый. Кызларым мин кө­рәшкән вакытта мәйданга бөтенләй дә якын килми, минем өчен куркалар, - ди ул.
Фәния ханымның шөгылен дәвам итеп, олы кызы да узган ел, беренче тапкыр көрәшеп, өченче урын алган. Көрәшчеләр йортында булмаган әйбер юк. Кайсы техникага төртеп күрсәтсәң дә, барысы да Сабантуйда откан әйберләр. Үзенең көрәш тарихында җиде телевизор гына откан Фәния апа алган тәкәләрнең инде чуты юк икән.
- Бер тапкыр дүрт ир-ат көчкә күтәрә алырдай зур тәкә бирделәр батыр калучыга. Мине тәкәне күтәрмәскә үгетлиләр, ә мин, кире: «Сез булдыра алмасагыз да, мин булдырам! Муеныма гына салыгыз!» - дим. Шул тәкәне күтәреп Сабантуй мәйданы буйлап әйләнгән вакыттагы рәхәтлекләрне сүз белән генә әйтеп бетереп булмый, - ди Фәния апа.
Сабантуйда төрле хәлләр була. Көрәшче хатынга ир-атлар белән дә бил алышырга туры килә. Бер юлы аның янына хатын-кыз киемендәге ирне чыгаралар. Фәния апа бу хәйләне шунда ук абайлап ала, ләкин сер бирми. Берничә минуттан ир солтаны җиңелеп җиргә ава.
- Көрәшкән вакытта кемгә нинди ачуым бар, барысын да исемә төшерәм. Ул кеше минем җан дошманыма әверелә. Ә көндәшемне җиңсәм, дөньяда аннан да әйбәт кеше булмый, - ди Фәния ханым.
«Ат чабышка ашкынган күк, мин дә көрәшкә ашкынам»
- 1995 елда беренче тапкыр мәйданга чыктым. Ул вакытта әле яңа кияүгә чыгып, беренче баламны тапкан чак иде, -дип искә ала беренче көрәшен почта ташучы Гөлнара Хәмидуллина. Аның да нәсел җебе көрәшчеләр белән бәйле. Егетләр белән үскән кызның өч абыйсы да көрәш белән җенләнгән. Әнисе дә кайчандыр сабантуйларда батыр калган кеше.
- Күгәрченгә Салават килә дигәнне ишеткәч, кечкенә абый: «Әйдә, икәү көрәшкә әзерләнәбез», - дип, мине үгетли башлады. Шунда кулыбызга яулык тотып, олы башыбызны кече итеп,­ капка төбендәге чирәмдә тәгәри башладык. Ул вакытта якын-тирәдә яшәүчеләр өчен бер тамаша иде инде безнең әзерләнүебез, - дип искә ала Гөлнара ханым.
Көрәшкә әзерләнсә дә, мәйданда үз авырлыгы буенча кеше таба алмый ул. Бөтен батырлар да 70-75 килограммлы, ә аның авырлыгы җитми. Алай да, көрәшәсе килү теләге куркуны баса. Үзеннән берничә башка зурраклар белән көч сынаша ул. Күзләр курка, куллар эшли, диләр. Мәйданга чыгуга, көндәшләрен ничек тотып атканнарын да хәтерләми ул. Шунда Гөлнара ханым беренче урын алмаса да, «Иң яшь, иң оста алымнар белән көрәшүче» исеменә лаек булып, Салаватның махсус бүләге - велосипед ота.
Гөлнара апа җиңелә дә белә. Гел беренче урын алучы Фәния ханым белән дә ул яхшы мөгамәләдә.
- Мәйданга чыкканда, каты салма, акрынрак сал, дип, үзара уен-көлкегә борырга тырышабыз көрәшебезне, - ди хатын.
Гөлнара апа үзе дә ике бала анасы. Армиядә хезмәт итеп кайт­кан 21 яшьлек улы, 15 яшьлек кызы бар. Көрәшче ананың балалары Сабантуйны йө­рәкләре сыкрап көтеп тора. Сабантуй алдыннан да: «Әни, мәйданга чыкмыйсың!» - дип каршы килә алар. Ана да, балаларын тынычландырып, «Чыкмыйм, балалар, чыкмыйм!» - дип кенә тора.
- Сабантуйга каршы төндә күптәннән яшереп куйган сумкама әйбер ташый башлыйм. Өйгә бер керәм дә йә ыштан белән шортик, йә футболка алып чыгып, сумкама тутырам. Шулай аз-азлап төне буе бөтен кирәк-яракларны әзерләп куям. Сабантуй мәйданына төшкәндә дә: «Юк, чыкмыйм быел көрәшкә», - дип йөрим. Ә көрәшкә язылу башлангач, түзмим, кечкенә абыйга шыпырт кына барып яздырып килүен үтенәм, - ди Гөлнара апа. - Ат чабышка ашкынган күк, мин дә көрәшкә ашкынам. Көрәш башлануга, үзем катнашмасам да, мәйдан янына килеп утырам. Ул бетмичә, урынымнан да кузгалмыйм.
Физик яктан көчле булуын Гөлнара апа эш белән чыныгып үсүдә дип аңлата.
- Кешеләр спортзалда икешәр-өчәр сәгать шөгыльләнәм дип мактана, ә авыл ул - үзе бер спортзал. Иртә-кич маллар карыйсың, җәй печән өстендә, бәрәңге бакчасында үтә. Бервакытта да бусы ир-атлар эше, монысы хатын-кызларныкы дип аерып тормадым. Авыл хатын-кызы чыдам ул, - ди көрәшче хатын.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: