Шәһри Казан

Теге дөньяда булып кайткан Тәнзилә апа: “Уйдырма түгел: оҗмахы да, тәмугы да бар”

Казанда яшәүче Тәнзилә апа Шәрәпова моннан утыз ел элек үк теге дөньяны күреп кайткан. Анда аңа җәннәт әһелләрен дә, җәһәннәмгә керәчәк кешеләрне дә күрсәткәннәр.

Тәнзилә апа утыз ел саклаган серен хәзер генә сөйләргә батырчылык иткән. Таныш бер хәзрәтенә сөйләп күрсәткәч, ул, сиңа моны сөйләргә кирәк, иманга килмәгән халык шуннан бәлки гыйбрәт алыр, ди.  

– Ышанмаган кеше ялган дияр, ышанганы тәүбәгә килер, – дип сөйли башлады 85 яшьлек әңгәмәдәшем үзе белән булган хәл турында. – Пенсиягә чыгарга өч ай кала эштән кайтканда трамвайдан төштем дә, аның алдыннан чыгып барганда, бер машина бәреп китте. Машинаның фара яктысын гына күреп калдым. Табиблар гомерем өчен көрәшкән арада теге дөньяны күреп кайттым. Кәгъбәтулла капкасы төбендә носилкадан үз аякларым белән төшеп калдым. Ул көнне Рәҗәп ае уразасына кергән идем.

Коммунист булсам да, динемнән тайпылмадым, уразасын да тоттым. Шунда бер бабай килеп чыгып, авыз ачарга вакыт җитте, дип, стакан белән су тоттырды. Аннары үзе белән ияртеп алып китте. Күктә бик зур ай, ә каршыда дуга формасындагы күпер тора. Күпернең уң ягында ак күлмәк һәм яулыклардан хатын-кызлар басып тора. Алар дөньяда игелекле гамәлләр кылып, җәннәткә кергән кешеләр икән. Йолдыздан рухи азык алырга дип чыгып басканнар. Сул якта дөрләп зәңгәр ут чыгып торган чокыр. Аның янына гаурәтләрен асылындырып, ялангач ир-атлар белән хатын-кызлар җыелышкан. Болары начар юлда йөрүчеләр, кеше үтерүчеләр, тәннәрен саткан, гаиләләр таркаткан, гайбәт сөйләгән фахишәләр, гаурәтләрен кисеп алгач, шул чокырга төшәләр, ди бабай.

Ямь-яшел үлән өстендә бәпкәләр йөри. Болары корсакта чакта үтерелгән сабыйлар булып чыкты. Бу эшне мин дә эшләдем бит, шул чокырга төшәчәкменме, дип кычкырып елап җибәрдем. Бабай миңа, син әле монда калмыйсың, үз аягың белән китәчәксең, диде. Шуннан уянып киттем. Палатага чыгарып салгач, мин уразада идем, су бирегез әле, дип сорадым. Бер яшь кенә хатын, бу апа уразада булган, бисмиллалар да әйтте, Аллаһы Тәгаләгә чынлап та булса, аны бу хәлгә калдырмас иде, диде. Аны үзем янына чакырып, без барыбыз да Аллаһ коллары, Ул безне шул рәвешле сыный, дидем. Алар гаиләләре белән юл һәлакәтенә очрап, барысы да хастаханәдә ята иде. Минем янда яткан хатын, апа, сез үзегезнең нәрсәләр әйткәнегезне хәтерлисезме, дип сорады. Аягыма баса алсам, гомерем булса, туган авылымда үскән үләннәрне танырга өйрәнеп, шулар белән кешеләрне дәвалар идем, дигәнмен икән. Ике ай яткач, култык таяклары белән өйгә кайттым.

Реклама

Өйдә безнең белән ике күзе дөм сукыр каенанам да, улым белән киленем дә яши иде. Килен ашарга пешереп калдыра, мин каенанамның күлмәк путасын таягыма бәйлим дә өстәл янына алып барып ашатам. Беркөнне ике кулымнан тотты да, мин синнән мәңге риза бәхил, диде. Бер атнадан үлеп тә китте. Хәлем рәтләнгәч, үземә үзем биргән вәгъдәмне үтәп, авылга кайтып, шифалы үләннәр җыйдым. Аларны “ЗОЖ” кебек газета-журналлар алып өйрәндем, фитотерапевтлар белән таныштым. Сулышы килешә дип, өшкертергә дә килә башладылар. Берьюлы алдан хәбәрләшмичә генә ике кеше килеп керде. Икесенең дә онкология хастаханәсеннән кайтышы икән. Табиблар өметләндерерлек бер сүз дә әйтми, диләр, үзләре бик төшенкелеккә бирелгән. Тәнзилә апага барып карагыз дип киңәш биргән берәү. Адресымны табып шунда ук килергә дә булганнар. Берсенең күзләренә карадым да, көчем җитмәячәгемне аңладым. Икенчесенә, сез әле яшәчәксез дидем. Дәвам килеште, күпмедер вакыттан соң мине авылга эзләп килгән, очрата алмагач, хат язып калдырган. Минем белән килгән иптәшем үлеп китте, ә мин савыктым, машина руле артында үзем килдем, дип, рәхмәтләр әйтеп язган. Хатны ул мин төзеткән чишмә янында калдырган.

Авылыма кайтып, йорт сатып алдык. Җәйләрен шунда торабыз. Бервакыт бака яфрагы эзләп, су буена төштем. Чишмәне су кондызлары буа ясап күмеп киткән. Чишмәм, беткәнсең икән бит дим. Шунда яр өстендә бер ир-ат утыра. Сәламемне ул алмады, әмма бармагы белән төртеп күрсәтеп, чишмә сине көтә, диде. Үзе шунда юк та булды. Өйгә чаба-чаба кайттым да, бабайны ияртеп чишмә янына төштек. Берәр җирдән су агып тормыймы икән дип эзләнә торгач, самавыр борыныннан агып торган кебек кенә су чыгып торган урынны таптык. Яз көне аны чистартып, тәртипкә китереп, суны торбадан ага торган итеп куйдык. “Таң чишмәсе” дип атадым аны. Иртән намаз укыгач, тәрәзәгә карап торам. Таң атар алдыннан күктәге йолдызлар барысы да сүнеп бетә, чишмә турысында нибары бер йолдыз кала. Таң аткач, ул да сүнә.

Чишмәгә дә шул исемне куйдык. Ярдан төшә торган юлга таш кайтарттым, әмма чишмә юлын да карарга кирәк. Анысын башкалар ярдәменнән башка гына эшли алмыйм. Чишмә карау, юл салу бик саваплы гамәл. Адәм балалары зәкят түләргә теләми, дөнья артыннан куалар. Аллаһы Тәгалә ике юл бирә. Берсе – тормыш алып бару, балалар үстерү, хезмәт кую. Икенчесе – дини гыйбадәтләрне үтәү, намаз уку, ураза тоту, зәкят түләү, корбан чалу. Без аларның икесен дә тигез алып барырга тиеш. Бу дөнья артыннан гына куып, ахирәт йортына әзерләнергә онытмыйк. Бу дөньяда кылган гамәлләребез өчен ахирәттә җавап бирәчәкбез. Кемдер җәннәт бакчаларына кереп китәчәк, кемдер җәһәннәм утында яначак. Теге дөнья уйдырма түгел, оҗмахы да, тәмугы да бар аның.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 11 сентябрь 2021 - 08:16
    Без имени
    Илагылаоы килеп китте
  • 10 сентябрь 2021 - 15:47
    Без имени
    Әйе... Теге дөнья (ахирәт)бусы -фани(вакытлы) дөнья бар. Ә без адәми затлар үлмәс кебек ҡүҡрәк киереп, дөньяны йотардай булып яши бирәбез. Аллаһым, гафу рахман! Изгелекләр кылып, гамәлләребезне үтәп яшәсәк иде!