Шәһри Казан

Кибетләрдә сөт бетсә...

Сөт җитештерүчеләр, кибетләргә продукциясен тапшырганда, ветеринария хезмәтеннән махсус документ та күрсәтергә тиеш булачак. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белдерде.

Көтелмәгән яңалыктан фермерлар, сөт җитештерүчеләр аптырашта. Нәтиҗәдә кибет киштәләрендә сөтнең кимүенә китермәсме бу? Ветеринария сертификаты алу өстәмә чыгымнар таләп итә, димәк, сөт бәясе тагын кыйммәтләнмәгәе. Әлеге хәбәр Татарстан өчен яңалык түгел икән. Сөт продукциясенә ветеринария хезмәтеннән сертификат алу ысулын республиканың 32 районында кулланалар - электрон форматта. Нәкъ менә кәгазьдән котылу максатында, документларны электрон форматка күчерүне күздә тота бу карар.

- Безнең максат сөт продукциясенә бәя арттыру түгел, - диде «ШК»га Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев. - Закон документларны электрон формага күчерү һәм сыйфатны арттыруны күздә тота. Гади генә мисал китерәм: 1 кило май ясау өчен 20 литр сөт кирәк. 1 литр сөт 20 сум тора дип алсак, 1 кило май 400 сум булырга тиеш. Димәк, 180 сум торган майларга пальма мае йә үсемлек майлары кушылган. Бу дөрес түгел диясем килми, ләкин җитештерүче бу хакта товарның этикеткасында күрсәтергә тиешле. Менә шундый аңлашылмаучанлыкларны киметер өчен кабул ителә дә бу закон. Ул элек тә гамәлдә иде, ләкин ирекле иде, 2018 елдан исә мәҗбүри кертеләчәк.

Сүзен-сүзгә

Фирдәвес Мингазов, Апас районы, фермер:
- Минем 50 баш сыерым бар. Әллә мал ашатырга, әллә кәгазь артыннан йөрергә? Болай да эш күп. Бездә беренче сортлы сөтне 17 сумнан җыялар. Ләкин кибетләрдә сөт алай гына тормый. Бу карар гамәлгә кергәч, тагын да кыйммәтләнергә мөмкин дигән сүз.

Илгиз Борһанов, Кайбыч районы, Морза Бәрлебаш авылы, сыер савучы:
- Сөт продукциясенең сыйфатын тикшерүгә каршы түгелмен, ләкин көн саен үк түгел бит инде. Өч айга бер тапкыр тикшерсәләр дә, бик җиткән. Бу бит сөт продукциясе җитештерүчеләр өчен файдага түгел, вакытны күп ала торган эш. Аннары, өстәмә чыгымнар сөтнең бәясен арттырачак. Халык болай да, азрак очсызракка алып булмасмы дип, азык-төлек ярминкәләренә йөри, сөт тә кыйбатланса, тагын нишләрбез?

Рөстәм Әскәров, Кама Тамагы районы, Чаллы авылы, шәхси эшмәкәр:
- Мин авылларда сөт җыям. заводка тапшырылганда, сөт көн саен лаборатория аша уза. Шулай ук хуҗалыктагы сыерларның сәламәтлеген елына ике тапкыр тикшерәләр, прививкалар салдыралар. Бу өлкәдә тикшерүләр соңгы 2-3 елда аеруча да катгыйланды, таләпләр көчәйтелде. Сөтне кибеткә тапшырганда тагын бер кат тикшерү нигә икән - аңламыйм.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: