Шәһри Казан

Киңкырлы шәхес

Бар гомерен мөгаллимлек эшенә, туган төбәге һәм туган авылы тарихын өйрәнүгә, туган ягы кешеләрен, аларның гореф-гадәтләрен, йола-ышануларын яктыртуга багышлаган Галимҗан ага Вәлиевкә гыйнвар аенда 95 яшь тулды. Ул - драматург Юныс Әминевнең, шагыйрьләр - Гамил Афзал, Юныс Әминев, Басыйр Рафыйковларның яшьтәше, РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы....

Галимҗан абый - үзе хәзерге Тукай (элекке Минзә­лә) районының Күзкәй авылында туып-үскән, озак еллар туган авылы мәктәбендә балалар укыткан киңкырлы, көчле рухлы шәхес. Укучыларының барысы да тормышта үз урыннарын тапкан, байтагы югары белем алу белән генә чикләнмичә, фән баскычлары буенча югары үрләргә күтәрелгән, үз эшләренең чын осталарына әверелгән. Ә тормышка мәхәббәт, тырышлык, намус, үз кыйблаңа тугрылык күптән әби-бабай булган Күзкәй мәктәбе укучыларына Галимҗан абыйларыннан күчкән, бу яктылык орлыкларын аларга ул салып калдырган. Бу орлыклар геннар буенча ике, өч, хәтта дүрт буынга кадәр таралып өлгергән. Бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәп, көр күңел, аек, зирәк акыл белән гомер кичерүче Галимҗан Вәлиев һәм шәкертләре арасындагы җылы мөнәсәбәтләр һаман саклана, укучылары һәрдаим «абый»ларының хәлен белеп, аңа җан төпкелендә сакланган бетмәс-төкәнмәс рәхмәт хисләрен җиткереп тора.

Галимҗан абыйны киңкырлы шәхес, дидем. Ул - 22 (!) китап авторы. Бу җыентыклар аның үзе, эчке хис-кичерешләре турында түгел, ә туган төбәге, күренекле авылдашлары, укытучылык һәм тормыш тәҗрибәсе хакында. Беренче урында - алар, аннары соң - автор үзе. Моның өчен ни дәрәҗәдә кешелекле һәм кечелекле шәхес булырга кирәктер, әйтә алмыйм, әмма аксакал өчен тарихта үз исеме калуга караганда, ул белгән мәгълүматның саклануы мең мәртәбә мөһим. Бу мәгълүмат артында - милләт тарихы, халык язмышы; Күзкәй дигән зур һәм шактый мәгълүм авылның татар тормышындагы роле.

«Авылым адымнары» (1996) һәм «Күзкәй мәктәбе» (2011) китапларында Галимҗан ага укыган һәм укыткан мәктәпнең 1922-2000 еллар аралыгындагы тарихы бәян ителә. Биредә кемнәр укыган, милләтебезгә нинди күренекле шәхесләр биргән бу уку йорты - һәммәсе дә әлеге китапларда бар. Күләмле генә «Күзкәем» (2007) китабында исә аның туган авылы тарихы халыкчан, аңлаешлы гади тел белән яктыртыла. Ул коры фактлар, шәхесләр санау белән мавыкмый, бу төбәкнең борынгы тарихы, авылның нигезләнүе, аның үсеше, авыл кешеләренең шөгыльләре, каралты-кура төзелеше, өй эчләренең җиһазланышы һәм бизәлеше, аш-су, исемле урыннар, туй йолалары, балалар уеннары, авыл театры һ.б. бик күп кызыклы мәгълүматлар бирә.

Минем нәсел тамырларым да Күзкәй якларына барып тоташканга, бу авылдан чыккан әллә күпме кешене белгәнгә, әлеге җы­ентыклар миңа да үтә кызык һәм җанга якын.
«Солдат хатлары» (2000) китабында авылдашларының сугыштан язган хатлары туплап бирелсә, «Сугыш еллары көндәлекләре»ндә (2004) Галимҗан аганың дәһшәтле елларда алып барган көндәлек язмалары тәкъдим ителгән.

Реклама

Галимҗан Вәлиев мәктәптә укып йөргән мәлдә, аның Мәгъсүм исемле оста әкиятче дусты җәй көне аулак өйләрдә, кышын җылы кара мунчаларда үсмер егетләрне җыеп, «Алчәчәк белән Гөлчәчәк» дигән дастанны сөйләп йөри торган була. 1943 елда Мәгъсүм яу кырында ятып калгач, Галимҗан абый халык авыз иҗаты үрнәген кәгазьгә төшереп калдырырга ашыга, вакыт узгач, аны эшкәртә һәм китап итеп бастыра.

- Еллар үтеп, татар халык иҗатының барлык төрләре белән иркенләп танышу мөмкинлеге тугач, гаҗәпләнүемнең чиге булмады, чөнки ул «әкият» дигәнебез «Таһир-Зөһрә» дастанының нык үзгәртелгән, теле һәркем аңларлык заманчалаштырылган, эчтәлегенең күпчелек өлеше патша-хан сарайларыннан авыл тормышына күчерелгән, гади кешеләр мөнәсәбәтенә багышланган яңа варианты булып чыкты, - дип яза Галимҗан ага.

Ул аны эшкәртеп кенә калмый, ә халык иҗатыннан алынган һәм үзе чыгарган мәхәббәт турындагы шигырьләр белән дә баета.

Бүгенге әдәбият, әдәби барыш турында да Галимҗан ага даими кызыксынып тора, һәр сорауга җавабы, һәр вакыйгага үз фикере бар, диләр аның турында шәкертләре. Шулай булсын, халкыбызның йөз аклыгы булып яшәсен әле ул, тормыш сукмагыннан әкрен генә атлавын дәвам итсен!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: