Шәһри Казан

“Кирле-кырлы” йортны теләсә кайсы көнне җимерергә мөмкиннәр

Казанның Киров районында урнашкан “кирле-кырлы” йорт турында язманы хәтерлисездер. Темага янә әйләнеп кайтырга булдык. Бинаны теләсә кайсы көнне җимерергә мөмкиннәр, ә хуҗасы үзен алдадылар дип саный икән, ләбаса.

Хәтердә әле – бер ел элек Светлана Калинкина янына барып килгән идек. Ул вакытта Горький шоссесының дублерын төзү сәбәпле, хакимият вәкилләре әлеге уникаль йортны җимеререргә кирәк дигән фикергә килгән иде. Ә менә матбугат чараларында һәм социаль челтәрләргә шау-шу купкач, архитектура объектын саклап калачакбыз дип, вәгъдә иттеләр. Әйе, бина әлегә исән, тик, бактың исә, бу хәл шулкадәр болганчыкка әйләнгән ки, хәзер Светлананы йортның хуҗасы дип тә атап булмый. Ник дисәгез, нәкъ менә бер ел элек шул билгеле вакыйгалардан соң бу архитектура объекты Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте балансына күчкән. Янәсе, аны саклап калу өчен шулай эшләргә кирәк булган. 

Дөрес, Калинкиннар гаиләсенә анда яшәргә рөхсәт биргәннәр, гәрчә бернинди хокуклары калмаса да. Шул ук вакытта район хакимияте бинада бераз булса да ремонт ясарга дип, Чаллыдан билгесез бригаданы да җибәргән. Тик алар йортны ныгыту урынына, аны берничә җирдән кисеп, Казандагы бөтен диннәр храмы янына китереп куярга уйлаганнар, имеш, яңадан корып куялар.

– Мин моны эшләргә юл куймадым, чөнки бу очракта ул башка бинага әверелер иде. Аның төзүчеләр бригадасы да сәер булып күренде, хакимият вәкилләре каян тапкандыр аларны. Саклап калабыз дип бөтен җиргә лаф ордылар да, чынлыкта исә мине ярык тагарак алдында калдырдылар, – диде Светлана. 
Шунысын әйтергә кирәк, хакимият Калинкиннарга йортта яшәргә рөхсәт иткән итүен, әмма күп тә узмаган, аларга аннан чыгып китәргә 3 көн вакыт биргәннәр. Җитмәсә, бинаны бушатмасалар, штраф салу белән дә янаганнар. Гаиләгә нибары 1 миллион сум компенсация каралган. Ә бит бу Казан эчендәге йорт кына түгел, кишәрлеге дә бар, кыскасы, шундый җирлек өчен бик аз сумма биргәннәр. Шулай да, Светлана көч-хәл белән бу акчага шәһәр янында бер йорт алып, хәзер шунда яшәп ята. 

Быелның июль аенда Татарстанның мәдәният министрлыгына “кирле-кырлы” йортны мәдәни мирас объекты итеп тануны сорап, гариза язган. Аның буенча белгеч бары тик октябрьдә генә килгән. Ул йортны фотога төшергән, аны карап чыккан да, мөгаен, моны төзекләндерү өчен акча бирмәсләр дигән фикерен җиткергән. 
Ә бит ул дөрес әйткән. Шушы көннәрдә генә Светлана Калинкинага хат килеп төшкән. Анда бинаны мәдәни мирас объекты итеп танып булмаганлыгы язылган.

Реклама

– Мине алдаганнар булып чыга инде бу. Матбугат чараларында гауга чыккач, йортны җимермәскә, саклап калырга уйладылар, ә хәзер хәлләр бөтенләй үзгәрде. Өй минеке түгел, аны мәдәни мирас объекты дип танымадылар, димәк теләсә кайсы көнне җимереп тә ташлый алалар дигән сүз бит инде. Каршы да килеп булмый, чөнки бик хәйләкәр адымнар ясадылар. Менә күрше хатынга әйтеп куйдым әле, йорт янында төзелеш техникасы барлыка килү белән миңа шалтыратсын, бәлки бер-ике такта кисәген булса да алып китә алырмын, – дип, сыкрана Калинкина. 

– Өегезне мәдәни мирас объекты дип күрәсезме? – дигән сорау бирдем үзенә. 
– Иң беренче очракта, минем өчен ул – әтинең истәлеге, туган нигезем. Миннән аны тартып алдылар, куып чыгардылар. Мираска килсәк, миңа калса, бу хакта халыктан сорарга кирәктер. 

Казанның Киров районында урнашкан әлеге “кирле-кырлы” йортны 1970 елларда Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз һәм 2 дәрәҗәдәге Ватан сугышы орденнары хуҗасы, Светлананың әтисе Анатолий Калинкин төзи башлый. Ул үзе бик иҗади кеше була, шуңа күрә дә башкалардан аерылып торган бина салырга ният кыла. 1989 елда йорт тулысынча әзер була. Мондый объектлар кайбер төбәкләрдә булса да, Казан, гомумән, Татарстан өчен уникаль санала. Түбәсе аста булган йортны бик сирәк күрәсең шул. Шунысын да җимерергә мөмкиннәр, кемгә тынычлык бирмидер инде?

Рәсим Хаҗиев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: