Шәһри Казан

Китми тор әле! (елмаеп алыйк)

- Тәслимә, нишлим, ирем, «болай яшәп булмый, китәм», ди. Кит, нишләп ташласын ди, ташлатырмын мин аңа! «Себер ягына акча эшләргә китәм», - дип әйтә. Беркөнне айлык хезмәт хакын учыма тоттыргач, бу сине ашатырга да җитми дигән идем, шул ярамады. И-и-и, булмады инде булмады, Тәслимә, бай ирләр белән яшәп... Минекенең эшләгәне...

- Тәслимә, нишлим, ирем, «болай яшәп булмый, китәм», ди. Кит, нишләп ташласын ди, ташлатырмын мин аңа! «Себер ягына акча эшләргә китәм», - дип әйтә. Беркөнне айлык хезмәт хакын учыма тоттыргач, бу сине ашатырга да җитми дигән идем, шул ярамады. И-и-и, булмады инде булмады, Тәслимә, бай ирләр белән яшәп... Минекенең эшләгәне шул трамвай белән тәмәкегә җитәрлек кенә булды. Ичмасам, кеше ирләре төсле чумара да эшли белмисең, урлый да, дигәч, котырынып, «китәм булгач, китәм» дип, чемоданын җыя башлады. Нишлисең, ачуымнан: «Бар, кит, сине генә көтеп торалар анда, акчаны капчыгы белән тоттырып кайтарыр­лар», - дип кычкырдым.
Анысы дөрес инде, Тәслимә, ирем җебегән булгач, йортка бар әйберне гомерем буе үзем ташыдым. Хәзер акчаны хатын-кыз эшли бит. Ир дигәнең, фасонын китереп, театр-концертка, кунак-фәләнгә йөрер өчен генә ул. Кеше арасына кия торган кос­тюмын гына да, бергә эшләгән хатыннар, кара, ире тагын шул искесен киеп килгән, дип мәсхәрәләмәсеннәр өчен, ике-өч ел саен яңартып торам. Аларны бит яхшы ат караган кебек тәрбияләргә кирәк. Артык ябыкса, хатыны ашатмый, качырып акча җыя, дияләр, симерсә, тагын ярамый - хатыны эшеннән ташып ашата, дигән гайбәт таратулары бар. Шуңа, Тәслимә, ирем кеше арасында ким-хур булмасын дип тырышам. Хәзерге ирләрне хатыны нинди булуына карап бәялиләр бит.
Бер танышым ирен башта юристлыкка укытты һәм соңыннан кыйбатлы машина алып, аннан кеше ясады. Тегесе, эреләнеп, глава тирәсендә бөтерелә башлагач, галәмәт зур йорт җиткереп бирде. Башкасын әйткән дә юк. Инде мондагы һава зыянлы дип, елына ике мәртәбә диңгез буена оча башлагач, теге танышымны урлашкан өчен утыртып куйдылар. Әле кайчан чыгасы билгесез, әмма ире аның тапкан малына типтереп, бер яшь нәмәрсә белән яши башлады инде.
Бер яктан, ирең беразга читкә китеп торса, рәхәт инде ул, Тәслимә. Тик бу рәхәтлек озакка бармый шул. Яныңда, гаепләп, ачуланып, өйрәтеп торырлык берәр кешең булмаса, тормышның бар мәгънәсе юкка чыга. Мин иремне акча аз эшләгәне өчен тиргәмим, анысын табам мин аның. Миңа мужикның йортта кем баш булуын тануы кирәк. Әле бит шуны әйткәч, баш имичә, киреләнгән була, имеш, ул Себергә китә дә тиз генә баеп кайта. Китми тор әле! Безнең эштә бер хатын ирен шулай акча көрәп алырга җибәргән иде, хәзер үкенеп бетә алмый. Бу хатынның мөртәт ире тегендә тиз арада яшь сөяркә табып алган да, кире кайтырга исәбендә дә юк, ди. Шуңа, Тәслимә, ирең яныңда, күз алдыңда булганда тынычрак та, ышанычлырак та ул. Аның туйдым, гарык, китәм, дип чәпчүенә күптән күнеккән инде.
Хәзер кеше: «Ирең ничек, эшлиме?» - дип сораса: «Эшли, акчаны көрәп ала», -дип җавап бирәм. Бу тормышта шулай дип әйтмичә ярамый, әле менә яңа машина алырга уйлап торам. Иремне руль артында күргәч, каян акча алдың, дип сорамаслар, бары, вәт, хайван, тагын машина алыштырган, дип көнләшерләр генә дим. Шуңа тормыш алай ук начар түгел әле. Башкалар көнләшерлек ир белән яшәү - һәр хатынның хыя­лы ул, Тәслимә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: