Шәһри Казан

Әкияткә – кунакка...

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында «Белоснежка и семь гномов» дип аталган Яңа ел программасы бара. Ул 30 декабрьдән башланып киткән иде инде. Нәниләр өчен тамашалар әле 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Реклама

Бертуган Гриммнар әкиятләре мотивлары буенча әзерләнгән балалар спектакльләре циклы - опера һәм балет театрының Казан хореография училищесы укучылары белән әзерләгән уртак проекты. Бәйрәм көннәрендә яшь артистлар көненә 2-3 спектакль күрсәтәчәкләр. Шунысын да әйтергә кирәк, опера һәм балет театрындагы Яңа ел тамашалары беренче чиратта яшь тамашачыга тәгаенләнгән. Күп кенә 3-4 яшьлек нәни казанлыларга бу классик сәнгатькә якынаюның беренче тәҗрибәсе, театрга беренче сәяхәт тә булып тора. Спектакльләр башланыр алдыннан һәм антракт вакытында фойега куелган биек матур чыршы янында нәниләрне Кыш бабай, Кар кызы һәм төрле әкият геройлары көткәнен дә истә тотыгыз. Хөрмәтле әти-әниләр! Әйдәгез, балаларыгызга серле театр дөньясын күрсәтеп, үзегез дә балачакларга бер кайтып килегез әле!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: