Шәһри Казан

Көлдә пешкән бәрәңге, мәтрүшкәле чәй...

Кулга агач мылтык, иңнәргә кызыл, зәңгәр погоннар тагып, байрак эзләп йөргән вакытларыгызны хәтерлисезме? Балачакның, мәктәп елларының матур, онытылмас мизгелләре.

Реклама

Укытучы булып эшләүнең бер өстенлеге бар: балачакка кагылышлы вакыйгаларны үткән заманда сөйләмибез, ел саен искә төшереп тору бәхете насыйп безгә. Мартның беренче көнендә аҗаган уены оештырган идек, балаларның үзгә бер дулкынлану белән мәктәп янына җыйналуларын күзәтеп тору үзе бер күңелле. Күзләрендә очкыннар, битләр ут яна. Исем, девиз, җыр - барысы да югары дәрәҗәдә, укучыларның бәйрәмгә алдан ук ныклап әзерләнгәнлекләре күренеп тора...
Байрак тотып туган мәктәпләренә кайтучыларны учак көлендә пешкән бәрәңге, самавырларда җырлап кайнап утыручы үлән чәйләре, борынны кытыклатып, бөтен авылга исе таралган коймак каршы алды. Сыйланган арада мәктәп янына әти-әниләр җыелды, бәйрәмнең икенче өлешендә - «Гаилә бәйрәме»ндә алар да катнашты. Әти-әниләр арасында футбол, аркан тартыш, күңелле стартлар, ату, чана ярышлары гөрләп узды. Авыл көне буе шау-гөр килеп торды. Ул арада зур казанда пылау пешеп чыкты. Авылның яше-карты, олысы-кечесе - һәммәсе бу сыйдан авыз итте.
Күңелләрдә озак сакланырлык мондый бәйрәмнәр оештыра алуы өчен, мәктәп дирекциясенә, мәктәп директоры Илшат Корбановка, укытучылар коллективына рәхмәт әйтте авыл халкы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: