Шәһри Казан

«Күлмәкләрне курчакларга да тегәм»

Хәзерге югары технологияләр заманында, вакыт җиткерә алмый торган тынгысыз чорда кул эшләре белән мавыгу кабат әйләнеп кайтты. Әбиләребез, әниләребезнең чигү үрнәкләрен кабатлап эшләүчеләрне хәзер социаль челтәрләрдә еш күрергә була. Гөлия Сәйфетдинова да шундыйларның берсе.

Гөлия тумышы белән Мамадыш районыннан. «Мөхәммәдия» мәдрәсә­сен, Россия ислам институтын тәмамлаганнан соң, Казан медицина көллиятенә укырга кергән. Шунда ук эшли дә. Буш вакытларында исә кулына энә-ыргаклар ала.

- Мәктәптә укыганда хезмәт дәресләрендә чигәргә өйрәткәннәр иде, кул эше белән шул вакыттан бирле кызыксынам. Баштарак шома ысул белән чиктем, хәзер тапкырлап чигүгә керештем. Аеруча шәмаилләр чигәргә яратам. Элекке заманда тастымал, мендәр тышлары, чаршаулар, кулъяулык чиккәннәр, никадәр генә матур булса да, аларны күп кеше кулланмый. Шуңа да мин күлмәк, яулыклар чигәм, - ди Гөлия.

Яңа танышым тегәргә дә оста. Кызына киемнәрне үзе тегә, аларны шома чигү үрнәкләре һәм канзаши техникасында атлас тасмалардан брошкалар белән бизи. Кызын гына түгел, курчакларны да киендерә ул. Аларның күлмәкләрен төрле ел фасыллары белән бәйләп тегәргә ярата. Курчакларга милли киемнәр дә күп тегә, андый заказны балалар бакчаларыннан еш бирәләр, ди.



Гөлия бәйләргә дә оста икән. Монысы әнисеннән килә. Декрет ялында утырганда бәйләү белән юанган. Бәйләү ысулларын исә интернеттан да карап өйрәнгән. Баштарак яшь балалар өчен пинетка, башмаклар бәйләгән.

- Кулны ияләштергәч, зурак әйберләр бәйләргә тотындым. Кызыма сарафан, күлмәк, кофталар бәйләп кидерәм. Махсус якалар, брошкалар да бәйлим, - ди кул эшләре остасы.

Реклама

Аның сүзләренчә, кул эше белән шөгыльләнер өчен аның техникасын белү генә җитми, сабыр да, максатчан да, үзсүзле дә булу кирәк.

- Яңа ысул белән бәйли башлаган шарфымны бер утыз тапкыр сүтеп бәйләгәнмендер, - ди ул.

Гөлия газета укучыларыбызга үзенең киңәшләрен дә бирде.

- Бәйләү җебенең составы синтетика, ягъни полиэстердан гына торганда, ул авыррак бәйләнә, чөнки алар электрлаша. Шуңа да составында акрил, махер, полиэстер булган җепләрне алырга кирәк. Алардан бәйләнгән әйберләр җиңел дә, җылы да. Чигү өчен мулиненың үзебездә чыкканын алырга киңәш итәм. Киров исемендәге комбинатта җитештерелгән мулинены әбиләр дә, әниләр дә кулланган. Аларның сыйфаты да яхшы, йомшак та, чигәргә дә җайлы, калынлыгы да әйбәт, кабарып та торалар. Башка фирмаларныкы юкарак, аларны ике кат итеп алсаң да, юка чыга. Йон җепләр исә тиз өзелә торган була. Тапкырлап чиккәндә, башта шакмакны бер якка гына чигеп барасың, аннары - икенче якка. Алай иткәндә, чигү шома була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: