Шәһри Казан

Кәләпүш чигү остасы

«Кукмара уңганнарының эшләре гөрләп бара», - дип җырлана җырларда. Чыннан да уңган-булган халык яши бу якларда. Бу юлы әлеге төбәктә Лира апа Мөхәммәтшина белән танышырга туры килде. Алтын куллы бу ханымны районда белмәгән кеше юк. Тумышы белән ул Балтач районының Нөнәгәр авылыннан. Күренекле режиссер Кәшифә Тумашева белән туганлык җепләре дә...

Реклама

Лира, мәктәптә тугангамы, әти-әнисе һөнәрен сайлый. Заманында Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, туган ягындагы Арбор, Салавыч һәм Түнтәр авылларында рус теле укыта. Аннары Арбор егете Тәбрис белән гаилә корып, Караганда якларына китеп баралар. Анда, татарлар белән бергә, казах һәм немец балаларын да укыта. Свердловск өлкәсендәге шахтерлар бистәсе булган Буланашка күченгәч, үзенең эшчәнлеген шунда дәвам итә. Анда башта татар телен өйрәтү буенча якшәмбе мәктәбе оештырып җибәрә. Ташландык бер бинаны алып, ире Тәбрис белән икәүләп аны төзекләндерә башлыйлар. Аларга бу изге эштә ярдәм итүчеләр дә табыла. Биредә Лира ханым татар мәктәбе ачып җибәрә. Аның диварларына укучыларыннан Шүрәле кебек әкият каһарманнарының рәсемнәрен ясата, татар язучыларының портретларын элеп куя. Бинаны кабул итәргә килгән комиссия әгъзаларының аңа биргән беренче соравы «Акча каян алдыгыз?» була. Биредә эшләгән унҗиде төрле түгәрәккә төрле милләт балаларын тарта педагог. Шунда татар милли мәдәни үзәге дә оештырып җибәрәләр. Башта татарча чаралар яшерен генә уздырылса, соңрак беренче Сабан туе бәйрәме дә аның тырышлыгы белән үткәрелә. Татарстаннан шахтага килгән яшьләрнең балаларын да укыта ул. Татарча укыту өчен, үз программасын булдыра, Казаннан китаплар алып кайтып, аларны балаларга тарата. Сабан туе үткәргәндә, кыңгыраулы атларда милли киемнәрдән сөлге җыеп йөргән балаларны күреп, башка милләтләр арасында аларга гаҗәпләнеп тә, «чегәннәр» дип, артларыннан көлеп калучылары да була. Чит-ятлар үзләренә карата нинди генә караш күрсәтмәсеннәр, Лира Абдулла кызы балаларда үз халкына карата мәхәббәт тәрбияли. Милли бәйрәм оештырган өчен, халык аңа елый-елый рәхмәт укый ул чакларда. Балаларның киемнәрен дә милли итеп үз куллары белән бизи укытучы. Бервакыт андагы кайбер җитәкчеләр татар мәктәбен ябарга кушсалар да, Лира апа аны саклап кала. Гаиләсе Кукмара якларына кайтып киткәч тә, мәктәпне яптырмас өчен, шунда эшләп кала. Үзенең укучысы Ләйсән Хәкимова укып кайтканнан соң гына туган җиренә китеп бара. 42 ел укыткан педагог-оештыручының китүе андагы милләттәшләрне дә борчуга сала.
Лира апа Кукмарага кайтып урнашкач та кул кушырып утырмый. Үзе калыплар ясап, кәләпүшләр, калфаклар тегеп, аларны чигә башлый. Беренче кәләпүшләрен туганнарына бүләк итә ул. Аннары шәмаилләр чигү серләрен үзләштерә. Моннан берничә ел элек инвалидларның Мәскәүдә уза торган Халыкара «Филонтроп» конкурсында да җиңү яулаган Лира ханым. Узган ел Татарстанның «Ел хатын-кызы» исеменә лаек булган. Бүгенге көндә аңа интернет аша да заказлар килеп тора. Хәтта Согуд Гарәбстаныннан да Коръән аятьләрен чигеп җибәрүен үтенәләр.
Өйләрендә Лира апа куллары белән бәйләнгән, чигелгән әйберләрнең исәбе-хисабы юк. Әгәр ире Тәбрис абый аның таянычы, ярдәмчесе булмаса, кул эшләре белән шөгыльләнә алмас иде ул. Кукмара урамыннан узган-барган кешеләр бакчаларына күз салмыйча китми. Алар үстергән яшелчәләрне, җиләк-җимешне, чәчәкләрне күреп, сокланып туймыйлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: