Шәһри Казан

Көн дә бер кеше үлә

«Халык контроле» порталында яңа бүлек барлыкка килде. Анда алкоголь эчемлекләр сатуга кагылышлы кагыйдә бозулар турында аноним рәвештә хәбәр салырга мөмкин.

Т атарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сүзләренчә, «Халык контроле» системасына шикаятьләр, зарлар агылганнан-агыла тора. Узган елның августында 1509 мөрәҗәгать кабул ителсә, бу елның шушы ук аенда - 4438 шикаять.

- Яңа бүлеккә ялган спиртлы эчемлекләр әзерләү, сату турында хәбәр итәргә мөмкин. «Халык контроле»нең башка бүлекләреннән аермалы буларак, монысы ябык булачак, ягъни мәгълүматны кулланучы үзе генә күрә ала. Яңа сәхифә өчен Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы җаваплы, - диде Сәрия Сабурская.

«Сәүдә кагыйдәләрен бозу» сәхифәсенә августта 26 мөрәҗәгать килеп ирешкән, шуларның 20се хәмер сатуга бәйле. Казанның Мәүлетов урамындагы базарында, «Августина» кибетендә алкогольнең кичке уннан соң сатылуы турында хәбәр килеп ирешкән. Порталга җибәрелгән мөрәҗәгатьләр 10 көндә тикшерелә.

Реклама

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисад иминлеге һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш идарәсенең бүлек җитәкчесе Ринат Акчурин сөйләвенчә, тикшерүләр саны артса да, кагыйдә бозу очракларының кимергә исәбе дә юк. 2011 елда 12 мең литр ялган аракы кулга алынса, 2014 елда бу күрсәткеч 200 меңнән (!) артып киткән. Бу елның сигез аенда 400 мең тикшерү оештырылган, 300 меңнән артык транспорт чарасы энә күзе аша үткәрелгән, нәтиҗәдә 205 мең литр суррогат алкоголь тотылган. Кайбер җитештерүчеләр «Татспиртпром» оешмасы исеме белән дә аракы ясап ята. Күршеләр белән чагыштырганда, ялган аракы ясау­чылар, сатучыларны ачык­лау ягыннан Татарстан алда бара. Безнекеләр быел 123 җинаять ачыкласа, Башкортстанда - 18, Самарада - 62 очрак, Түбән Новгородта 61 җинаять очрагы очына чыга алганнар. Башка төбәкләр кыл да кыймылдатмый, дип әйтеп булмый, эш шунда - әлеге мәсьәләгә Татарстан җитәкчелеге игътибарны да, акчаны да күбрәк бирә. Сүз уңаеннан, участок полиция хезмәткәрләре дә авыл җирләрендә ялган Чистай «малайлары» буенча актив эшчәнлек алып бара.

Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко тагы да куркынычрак сан әйтте: республикада, ялган аракы эчеп, көн саен бер кеше үлә, быелның җиде аенда 217 кеше яшел елан аркасында гүр иясе булган.

- Ялган аракыда чынында булмаска тиешле әйберләр бар. Классик аракы бераз яндырырга тиеш, ә ялганын эчүчеләр, ул йомшаграк та, яндырмый да, дип мактаган була. Бу, ким дигәндә, андый аракыда пропиленгликоль һәм башка төрле химик матдәләр барлыгы турында сөйли. Алар аракыны йомшартуын йомшарта, әмма кеше организмында саклана, соңыннан үзләрен сиздерә. Казахстан аракысын да бик мактыйлар. Өч ел элек ул Казахстан заводларыннан китерелә, җитмәсә, безнекеннән күпкә арзанрак иде. Хәзер анда аракыга акцизлар артты, шунлыктан бүген Казахстан аракысын берничек тә 80-100 сумга гына алып булмый, - диде Игорь Марченко.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: