Шәһри Казан

«Көненә 30 төрле камыр ризыгы пешерәбез» (ФОТО)

Зур сәүдә үзәкләренең кухнясына кереп карау теләге күптән бар иде. Җае чыкты бит. Үзләре пилмәнен дә бөккәч, токмачын да кискәч, камыр ризыгын да пешергәч, шашлыгын, мантыен, кош теле, чәк-чәген дә ясагач, балыгын да кыздыргач, күз алдыма кырмыскалар кебек әрле-бирле чабышып йөрүче хезмәткәрләр килә иде. Анда эшләве авырдыр, эсседер, бөтен җирдә...

Зур сәүдә үзәкләренең кухнясына кереп карау теләге күптән бар иде. Җае чыкты бит. Үзләре пилмәнен дә бөккәч, токмачын да кискәч, камыр ризыгын да пешергәч, шашлыгын, мантыен, кош теле, чәк-чәген дә ясагач, балыгын да кыздыргач, күз алдыма кырмыскалар кебек әрле-бирле чабышып йөрүче хезмәткәрләр килә иде. Анда эшләве авырдыр, эсседер, бөтен җирдә май иседер дигән идем, өч бөртек кешене күргәч, аптырап киттем. Эссе дә түгел, май янган ис тә юк, өч хезмәткәр сабыр гына, тыныч кына үз эшләрен эшләп йөриләр. Ашыгу да, кабалану да юк.
Әлеге бүлекнең мөдире Әнисә Җиһангирова сүзләренчә, продукцияне әзерләү күләме атнаның кайсы көне булуга бәйле.
- Җомга, шимбә һәм бәйрәм көннәрендә ризыкны күпләп әзерләргә тырышабыз. Дү­шәмбе һәм сишәмбедә чагыштырмача азрак була, чөнки ял көннәрендә халык өйдә үзе пешерә.
- Әнисә апа, соңгы вакытта халык токмач та кисми, камыр ризыгы да пешерми башлады, сатып алырга гына ияләштек. Ялкаулана башладыкмы, әллә акчабыз күпме шунда?
- Мин элек үзем дә ялкауландык дип уйлый идем. Хәзер фикерем үзгәрде. Кешеләрнең күп нәрсәгә вакыты калмый башлады. Яки булган вакытын башка нәрсәгә сарыф итә: бала ка­рауга, икенче бер эш үзләштерергә дигәндәй. Аннары өйдә бер генә төрле нәрсә пешерәсең, салатны да берьюлы өч төрлене әзерләмисең, камыр ризык­ларының да бер генә төрен пешерәсең бит. Ә монда аз-азлап кына берничә төрлене алырга була.
Салатлар дигәннән, монда аларны зәйтүн мае кулланып ясарга тырышалар икән. Кайбер көннәрдә утызар төрле камыр ризыклары пешерәләр. Минем дә берәр пирог пешереп карыйсым килә дигәч, каршы килмәделәр. Куна тактасы артына бастырып куйдылар. Пирогның эчлеге итеп өрек җимешен алырга булдым. Кара җимеш белән күрәгә яратучы кеше буларак, унар литрлы чиләкләргә тутырылган иттарткычтан чыгарылган җимешләрне күргәч, башлар әйләнеп китте...
Пирог пешерәм дигән идем бит әле, аның аскы өлешенә 250 грамм, өстен капларга 100 грамм камыр кирәк икән. Каршыда гына үлчәү дә тора, шикләнә калсаң, ал да үлчә. Эчлегенә дүрт аш кашыгы җимеш китте. Камыр ризыкларын мичкә куяр алдыннан йә үсемлек мае, яки күкәй сарысы белән майлап тыгалар. Монда льезон сыладык. Нәрсә соң ул дисезме? Бу сүзне үзем дә беренче тапкыр ишеттем: сөт, күкәй, судан ясалган катнашма икән ул. Икенче пешереп караган пирогым сметанник булды. Эчлек өчен 500 грамм каймакка өч күкәй, ярты стакан шикәр комы салдым.
Мин пироглар белән мәш килгән арада Зөһрә апа камыр куя торды. Кәүсәрия апа токмач камыры җәеп куйды. Алардан кала монда Динар исемле егет тә эшли. Ул балык, ит ризыклары өчен җаваплы. Пирог­ларны мичкә озаткач, шашлык­ка ит әзерли башладык. Динар тураган иткә мин тәмләткечләр салып тордым. Аш серкәсе ише нәрсәләр кулланмыйлар монда. Бары лимон согы гына сыгалар. Ит кисәкләре өстенә башта лимон согы сыгып чыктым. Аннары бер учка бөтнек салып, аны ике кул учы белән ышкыдым да ит кисәкләренә кулым белән шуны сыладым. Өстенә шашлык өчен кирәкле тәмләткеч сибеп алдым. Аннары түгәрәкләп туралган суган өстенә тоз-борыч сибеп, лимон согы сыктым да ит өстенә таратып чыктым. Тагын бер нәрсә белдем әле: лимонның согы яхшы чыксын өчен, аны башта өстәлдә тәгәрәтеп алырга кирәк икән.
Борайдан кечкенә бәлешләр дә ясыйлар монда. Анысын да беренче кат авыз итеп карадым. Эчлеге итеп ике төрле ит алсаң, тагын да тәмлерәк булып пешә ди. Төп ингредиент сарык ите, аңа йә каз, йә үрдәк, яки сыер ите кушасың. Борайны бүрттереп саласың, тоз-борыч сибәсең. Сез дә пешереп карагыз әле, бик тәмле килеп чыга, әйткән иде диярсез.
Зөлфия Хикмәтуллина фотолары.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: