Шәһри Казан

Көнне дә, төнне дә музейларда үткәрдек

Көне-төне музейларда кайчан булыр идек икән әле. Быел да һәр музей, һәр галерея, тамашачы күңелен яулап алыр өчен, төрледән-төрле чаралар тәкъдим итте. Тамаша кылучылар ашыкмый-кабаланмый гына бер мәйданчыктан икенчесенә күчте. Иң күп халык, сүз дә юк, 1 Май мәйданында, Кремль тирәсендә булгандыр. Мондый чараларда халык һөнәрчеләренең сәүдә рәтләре һәрвакыт игътибар...

Реклама

Көн дәвамында балалар коллективларының концерт программасы да, «Hippj-fest» рок-концерты да, «La Primavera» да үз тамашачысын ерак җибәрмәде. Милли музей залларында бер үк вакытта төрледән-төрле мастер-классларда катнашырга мөмкин иде. Әйтик, рәссам Миля Нуруллина янына иҗат итү нияте белән туктаучылар көн ахырында тәмамланып, Милли музейга бүләк ителәчәк картинаның автордашлары була ала иде. Теләге булган һәркем уртак эшкә, ягъни «су өстендә чайкалучы» көймәләргә аз-азлап үз буявын салып китә торды. Музей заллары буйлап йөрүчеләр күңеленә «Җанланган экспозиция»ләр дә хуш килгәндер.
Урамның һәр почмагында бәйрәм гөрләгәндә, сезнең лекция тыңлап торасыгыз килер идеме? Ай-һай, белмим. Ә менә Милли музейның ишегалдында җыелган халыкның «Фехтование тарихы»н тыңлап бетермичә китәргә исәбендә дә юк иде. Чөнки дуэль тарихын Владислав Хабаров белән берлектә «Витязь» клубы каршындагы «Демисеркль» фехтование студиясе артистлары тәкъдим итте. Чыннан да мавыктыргыч, мәгълүматлы тамаша булды ул.
Җиденче тапкыр узучы «яRATам» декоратив күселәр күргәзмәсен авыл кешесенә күрсәтсәң, ул моны, ягъни күселәргә костюмнар тегеп, алар арасында төрле ярышлар уздырып юанучыларны барыбыр аңлый алмас иде. Чөнки ни генә булмасын, үзе гомер буе көрәшкән күсе итеп карый инде ул аңа.
Милли музейдан чыгып, Кремль ишегалдына узучыларны да кырыкмаса-кырык тамаша көтте: костюм-шоулар, биюләр, рок-төркемнәр чыгышы, сәүдә рәтләре һ.б., шулай ук «Кыр кухнясы» белән килгән парланып пешкән хәйрия боткасы яныннан карыны бик ачмаган кеше дә, битараф кына узмагандыр. «Сый бушка булса да, синең бит әле балалар йортында тәрбияләнүче ятимнәргә ярдәм итү мөмкинлегең дә бар», - дигән уй туктаткандыр күпләрне.
Публика тыйнаграк булган «Мәңгелек кеше» проектының да үз программасы бар иде. Нәби Дәүлинең кызы Зөбәрҗәт ханым тамашачы каршында әтисенең шигырьләрен укыды. «Бик дулкынланам. Әтием белән очрашырга килгән кебек тоям үземне», - диде ул соңыннан. Әлеге проектның кураторы Альбина Әбсәләмова көне буе әнә шулай кунакларны бер-бер артлы тәкъдим итә торды. Үзе исә бабасы Габдрахман Әбсәләмовның 1943 елда «Красноармейский ударник» газетасында басылып чыккан «Татар сугышчыларына мөрәҗәгат»енә тукталды.
ТР Сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залына да, «Хәзинә» милли сәнгать галереясына да ул кичтә халык утырмага килгәндәй иркенләп килгән иде. Гомумән, вакытым бушка узды дип үкенүче булмагандыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: