Шәһри Казан

Көннәр җылы торачак әле

Февраль җылы булса - салкын язга, ә кышның икенче ае суык икән, яхшы җәйгә, диләр. Әгәр дә бу сынамышка ышансак, быелгы яз салкын булырга охшап тора, җәй дә артык эссе булмас кебек, чөнки республикага килгән җылы һава торышы әле алдагы көннәрдә дә саклана.

Бүген көндез һава температурасы -5 градуска кадәр генә салкынайтачак. Иртәгә төнлә белән күпчелек районнарда юеш кар явуы фаразлана, көндез дә явым-төшемнәр көтелә. Һава температурасы төнге якта - -1, -6 градус булса, көндез термометрлар -4, +1не күрсәтәчәк. 16 гыйнварда да кар явачак, көн шулай ук җылы: төнлә - -3, -8, ә көндез 0, -5 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: