Шәһри Казан

Коммунистлар бакча сезонын ачты

Ни өчен күп кенә күрсәткечләр буенча беренче урында барган Татарстан бакчачыларга ярдәм күрсәтү буенча да алдынгы урында түгел? - дип аптырый алар.

Бүген Дәүләт Советында бакчачылар җыелды. Аларның моң-зары шактый җыелган.Татарстандагы КПРФ партиясе килеп туган кыенлыкларны хәлдән килгәнчә чишү өчен, "түгәрәк өстәл" сөйләшүенә Дәүләт Советы белән Казан шәһәр думасы депутатларын, министрлык һәм ведомство вәкилләрен, бачачылык ширкәтләре җитәкчеләрен җыйды.

Реклама

Республикабызның баш коммунисты Хафиз Миргалимов үз чыгышында әйткәнчә, Дәүләт Советының КПРФ фракциясе бакчачыларның мәнфәгатьләре белән 2005 елдан бирле шөгыльләнә. Кайберләре тиз, әйтик, бер ел эчендә хәл ителә, ә кайберләрен, чишелә алмыйча, "сакал баса". Дөньядагы киеренке вазгыятьне аркасында, илдә һәм республикада җирле продукциягә игътибар күбрәк бирелә башлады, әмма бакчачыларны гына санга сугучы булмады.

- Бакчачылар үз бакчаларында елына 6-7 ай яши, республикада алар бик күп. Без башка төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәндек: Иркутск, Калининград, Ульяновск, Рязань, Ставрополь, Ленинград, Мәскәү һәм башка өлкәләрдә бакчачылык программалары эшләнеп, закон чыгару органы тарафыннан кабул ителгән һәм әлеге программалар финанслана. Ульяновскида - 19 миллион, Псков, Калининград, Мәскәү, Ленинград өлкәләрендә 300 миллион сумга кадәр бүлеп бирелә, - дип сөйләде Хафиз Миргалимов.

КПРФ юлбашчысы сүзләренчә, закон буенча, укучыларны мәктәп яны бакчаларында эшләтергә, идән юдырырга рөхсәт ителми. Бакчачылар исә, шушы бушлыкны тутырып, балаларын һәм оныкларын җир эшенә өйрәтеп, яшелчә үстерүгә күпме хезмәт кергәнен үз мисалында күрсәтә.

Коммунистлар азык-төлек куркынычсызлыгын да читләтеп үтмәде.

- Һәр унынчы баланың тугызы авырый. Чит илдән кертелгән банан, груша, алмаларны, дүрт сәгать газда тотып, еллар буе черемәс була. Ә безнең балалар шуларны ашый. Юкса, үз бакчаларыбызда да менә дигән алмалар, грушалар үстерелә, алар кибет киштәләрендә урын алырга тиеш. Моның урынына, Казан хакимияте берничә чиләк бәрәңге, ипи сатып утыручы әби-бабаларыбызга штраф суга. Соң тиешле шартлар тудырыгыз! "Агросәнәгать" паркына барырга-кайтырга да күпме акча түләргә кирәк бит.

Бездә инде, һәрвакыттагыча, акча юк, диләр. Дотациягә яшәүче төбәкләр бакчачыларга ярдәмгә итәргә мөмкинлек таба бит. Ни өчен күп кенә күрсәткечләр буенча беренче урында барган Татарстан бакчачыларга ярдәм күрсәтү буенча да алдынгы урында түгел? - дип аптырады Хафиз Миргалимов.



Язманы тулы килеш сайттан алдагы көннәрдә укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: