Шәһри Казан

Коррупция белән яшьләр дә көрәшә

Татарстандагы иҗтимагый оешмалар ришвәтчелеккә каршы нинди генә юллар белән көрәшми. ВУЗларда җитәкче вә укытучыларны җыеп комиссияләр төзү дисеңме, яшьләр тарафыннан бу тематиканы кузгалтып очрашулар, форумнар үткәрү, ришвәтчелеккә каршылыкны пропагандалаучы төрле акцияләр уздыру дисеңме... Тик ришвәтчелек кенә социаль күренеш буларак, җәмгыятебездән китәргә ашыкмый.

Реклама

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган чираттагы брифингта без шул көрәш - республикабызда ел әйләнәсендә коррупциягә каршы күрелгән пропаганда чараларының үтәлеше, шуңа юнәлдерелгән проектлар белән таныштык.
«ТР Иҗади яшьләр академиясе» җитәкчесе Тимур Бәхтияров әйтүенчә, алар 2007 елдан алып республикада 52 уку йортын һәм 22 мең студентны үз эченә алган 250дән артык очрашу уздырган. «Узган ел «Җәмгыять контроле» дигән интернет сәхифәбез ачылды. Биредә һәр студент вуздагы хокук бозулар турында сөйләп бирә ала. Нәтиҗәдә, вуз җитәкчелеге белән сөйләшеп, имтиханның үтәлешен контрольгә алабыз», - ди Тимур.
«ТР яшьләр берлеге» оешмасын җитәкләүче Светлана Пермякова исә: «Коррупция яшәешебезнең бөтен тармагына диярлек үтеп керде, күпчелек белгечләр сатып алган белем белән безгә хезмәт күрсәтә», - диде һәм «За чистые руки», «Знания - сила» кебек акцияләр үткәреп, ел ярым эчендә 32 меңләп кешене бу проблемага җәлеп итүен җиткерде. «Без бу чирдән эзлекле рәвештә көрәшү юлы белән генә котыла алабыз, беркөнлек акция белән эш чыкмый», - диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: