Шәһри Казан

Коррупциягә каршы барысы да көрәшәме?

Мәдәният министрлыгының утырышлар залында «Коррупциягә каршы көрәш» программасы буенча видеосеминар узды. Анда муниципаль район башлыклары, башкарма комитет вәкилләре, муниципаль берәмлекләрнең кадрлар бүлекчәләре һәм юридик хезмәткәрләр катнашты.

Билгеле булганча, узган ел 2012-2014 елларга «Коррупциягә каршы көрәш» программасы кабул ителгән иде. Семинарда әлеге программа буенча юстиция министры урынбасары М.Ибәтов чыгыш ясады. Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге җитәкчесе А.Чашин 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы гамәлләренең җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлүе турында мәгълүмат бирде. Шулай ук район җитәкчеләре коррупциягә каршы көрәш буенча үзләренең ярдәмчеләрен билгеләргә тиешлеге дә әйтелде. 2014 елга хәтле әлеге программаның үтәлеше контрольдә тотылачак.
Семинарда коррупциягә каршы торуга караган һәм якын арада хәл ителергә тиешле иң мөһим проблемаларны хәл итү ысуллары билгеләнде.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: