Реклама
Казанның күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсендә «Татарстан бармак очларында» проекты кысаларында 15 төрле китап дөнья күрде.
2014 ел дәвамында Татарстанда күрмәүчеләр өчен махсус форматта республиканың географик, тарихи-мәдәни объектлары турында рус һәм татар телләрендә китаплар нәшер ителде. «Рус географик җәмгыяте» Россиякүләм иҗтимагый оешмасының финанс булышлыгында бастырылган китапларның тиражы 225 данәне тәшкил итә.
Фото: www.sobaka.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз