Шәһри Казан

«Кәрмәз» – хәйрия ярминкәсе

Күптән түгел Казанның Яшьләр үзәгендә Казан һәм Төркия мәктәпләрендә кулдан эшләнгән әйберләр ярминкәсе узды. Чараның төп оештыручысы - Татарстандагы төрек җәмгыяте.

Ярминкәне ел саен күренекле драматургыбыз Туфан абый Миңнуллин ача торган булган. Быел мондый зур эш әдип, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевкә тапшырылды.
- Моннан кергән хәйрия акчалары изге эшкә китә. Бу бик тә файдалы һәм мәгънәле гамәл. Төркия белән Россия, Төркия белән Татарстан арасындагы эшлекле һәм рухи багланышларыбыз дистәләгән еллар буе дәвам итә. Илебезнең капкалары ачылганнан соң, безгә кардәшләребез килә башлады. Кайберләре монда яшәп тә калдылар. Аларның мәгарифебез, мәдәниятебез, рухи өлкәбездә эшләүләре республикабызга зур яңалык кертә, - диде Разил Исмәгыйль улы.
«Кәрмәз»дә төрле төрек ашлары, кулдан эшләнгән әйберләр - барысы да бар. Казан мәктәпләрендә укучы балаларның иҗат җимешләре дә күп иде. Кайсын телисең - шунысын сатып ал. Акчаң да җилгә очмый. Ярминкәдән кергән керемнәр хәйрия эшләренә һәм шәхси мәктәпләрнең үсешенә китәчәк.
Төркия Республикасының Казандагы консуллыгы җитәкчесе Әхмәт Акынты исә ярминкәнең әһәмиятен билгеләп үтте:
Ярминкәбез һәр ел саен киңәя, үсә бара. Төркия белән Россия арасында мөнәсәбәтләр шактый югары дәрәҗәдә. Мондый хәйрия чаралары җәмгыятьтә дә зур урын алып тора, ике арада дуслык күперләрен тагын да ныгыта.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: