Шәһри Казан

Күршеләр ни әйтер бит?!

Авыл кешесен бозавы сөйрәсә, шәһәр халкын эте өстерәп чаба. Эт дигәне кесәгә сыя торган чихуа-хуа булса бер хәл әле. Андый этләр, хуҗасыннан ялгышлык белән ычкынып китсәләр дә, кешеләрне куркытмый ичмасам. Ә менә ике-өч айлык бозау зурлыгындагы сенбернар ычкынса...

Хуҗа кеше: «Курыкмагыз, тешләми ул», - дип торса да, бозау кадәр эт белән бер лифтта йөрү, подъезд ишеге төпләрендә даими очрашып тору җанга барыбер дә сары май булып ятмый шул. Кайсы минутта нәрсә майтарасын кем белгән соң аларның? Күрше фатирда яшәп ятучы этнең, бигрәк тә ул зур гәүдәле дә булса, пычрагы-йоны, исе, өргән тавышы да нервыга тими калмый. Бала-чагаң өчен дә кот алынып торачак. Шушыларны исәпкә алыптыр, «кешеләр өчен куркыныч токымлы» этләр асраучыларга дүрт аяклы дусларын фатирларында тоту өчен үзләренең подъездларында яшәүче кешеләрдән язмача рөхсәт алу таләп ителәчәк. Ким дигәндә, подъезд халкының балигълык яшенә кергән яртысы бу эшкә каршы булмавын язма рәвештә белдерергә тиеш. ТР Дәүләт Советы өченче укылышта кабул иткән йорт хайваннарын тоту турындагы закон проектында шундый нигезләмә бар.
«ТРда йорт хайваннарын тотуның аерым мәсьәләләре турында»гы гаугалы закон проектын ТР Дәүләт Советы берничә айдан бирле карый. Аның хәзерге редакциясенә берничә йомшарткыч нигезләмә кертелгән. Аерым алганда, күпфатирлы йортта эт асрау өчен рөхсәтне кешеләр өчен куркыныч токымлы этләр асрарга теләгәндә генә алырга кирәк. Бу чикләү сукыр кешеләрне йөртә торган этләргә кагылмый. Элегрәк депутатлар, эт асрарга теләүчеләргә аеруча катгый чикләүләр куеп, теләсә нинди токымдагы этне асрар өчен дә йортта яшәүче барлык халыкның гомуми җыелышы рөхсәтен алуны таләп итмәкче булганнар иде. Моннан тыш, бер фатирда әллә ничә эт асрарга ярамаячак дип тә «куркыттылар». Әмма, прокуратура тырышлыгы белән, бу чикләүләр юкка чыгарылды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: