Шәһри Казан

Күршеләрдә туган көн: «Казанские Ведомости» тагын «кешечә» булмаган бәйрәм ясады (ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕО)

Коллегаларыбыз "Казанские Ведомости" редакциясе хезмәткәрләре һәрчак үзләренең гадәти булмаган чаралары белән шаккатыра. Әле канәфиләрдә узышалар, әле итекләр ату бәйгесе оештыралар. Бу юлы да газета чыга башлауга 26 ел тулуны каршылап, редакция хезмәткәрләре башларына җидешәр килограммлы китаплар куеп йөгерде.

- Газетаның туган көнендә башкаларга да бәйрәм бүләк итү гадәткә керде. Ел саен шундый җиңел, күңелле чаралар оештырырга тырышабыз. Әлеге күнегү аз хәрәкәтләнгән кешеләр өчен дә файдалы, гәүдәне төз тотарга ярдәм итә. Шул ук вакытта шаян формада булса да, китапка игътибарны арттырга телибез. Скандинавларча йөрүне беренчеләрдән булып без башлаган идек, икенче көнне укучыларыбыз урамга таяк тотып чыкты. Бәлки, башка китап куеп йөрү дә популярлашыр,- ди "Казанские ведомости" газетасының баш мөхәррире Венера Якупова.



Ярыш "Клавиатураны куй читкә, китапны укы, әйдә" шигаре астында узды.
Җиңүче 26 китап белән бүләкләнде. Бәйгенең иганәчесе, Татарстан китап нәширятының баш мөхәррире Ленар Шәех әйтүенчә, дәүләт ярдәме белән нәшриятта ел саен уртача 200-250 китап басыла. Аларның 85 проценты китапханәләргә таратыла, Бөтендөнья татар конгрессы аша чит төбәкләргә озатыла. Редакция китапка карата игътибарны арттыру өлкәсендә электән зур эш алып бара. Күптән түгел буыннан-буынга күчеп килгән китапларга багышланган "Гаилә ядкәре" бәйгесе уздырды, газета битләрендә билгеле шәхесләр белән китапның файдасы турында әңгәмәләр басыла.

Реклама



Сүз уңаеннан, "Казанские ведомости" редакциясенең сайтында "Баш-китап" флешмобы игълан ителгән. Үзенчәлекле видео авторларын редакциядән истәлекле бүләкләр көтә.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: