Шәһри Казан

Күршемне күгәрченнәр дә сагына...

Күршедән уңу зур бәхет икәнен күпне күргән кеше яхшы белә. Яңа фатир яки йорт алырга җыенган кешеләр иң элек булачак күршеләренең кем булулары белән кызыксыналар. Бу юкка гына түгел, нинди дә булса ашыгыч мәсьәләне хәл итәсе булса, иң беренче булып туганнар, дуслар да түгел, нәкъ менә күршеләр ярдәмгә килә дә...

Реклама

Җәбраил (г.с.) пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә күрше хакы турында шулкадәр озак итеп, тәфсилләп сөйләгән ки, хәтта Пәйгамбәребез, Аллаһы Тәгаләдән күршеләргә дә мирас малын бүлү турында аять иңәр инде дип уйлый башлаган идем, дигән.
Күршем - танылган галим «ШК»ның даими авторы Мәхмүт абый Әхмәтҗанов кибеткә генә чыкса да, аның баш очыннан болыт булып күгәрченнәре озата бара иде. Гүя ишегалдыбызның барлык күгәрченнәре дә таный үзен. Чөнки ул аларны бер генә көн дә сыйламый калмый. Кибеттән, кошлар ашатырга дип, ярмалар ала иде ул.
Әйе, ала иде, дим. Мәхмүт абый вафатына да ике елдан артык вакыт үтте. Без күршеләре дә, хәләл җефете Сәгадәт апа да һәм инде күгәрченнәр дә бик юксынабыз аны. 2010 елның 4 апреле көнне мәңгелеккә-бакыйлыкка күчте Мәхмүт абый.
Аңа 83 яшь иде. Әле вафатына берничә көн кала, 1 апрель көнне генә подъезд янында торган бала-чагалар шаяртып-яратып кына алдарга тырышканнар аны.
- Әй бабай, артыңнан койрык асылынып бара, - дип үртәгәннәр.
- 1 апрель икәнен искә төшереп, балаларга кызык булсын әле: «Кайда, кайда койрык?» - дип, кат-кат әйләндем дигән ул Сәгадәт апага. Махсус алданган булып балаларны сөендерүдән дә тәм тапкан. Балаларны да, кошларны да бик яратты шул. Сумкасында балаларга дип конфет-печенье йөртә, туры килгәндә сыйлап, алар белән үзе дә чын күңеленнән сөенә.
Академик, язучы, педагог кебек абруйлы исемнәргә ия булып та, еш кына, олы башын кече итеп, үзе үк телефоннан шалтыратып, хәлләрне белешә иде.
- Әй туганым, хәлләрең ничек? - дип башланган сүз сәясәт, икътисад, милләт мәсьәләләре белән төгәлләнә. Гаять милли рухлы,татар җанлы, халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен тирәнтен белә. Халык педагогикасын, психологиясен, зирәклеген, эшчәнлеген башка милләтләр белән чагыштырып, милләтебезнең бөеклеген, хикмәтен ачып, аңлатып бирә иде ул.
Мәхмүт абый Әхмәтҗановның «Тормыш мизгелләре», «Яманны юлдаш итмә», «Килер бер көн» һ.б. китапларында тормышыбызны колачлаган әлеге мәсьәләләр бик тирәнтен ачыла. Дәүләтчелегебезне торгызу, телебезне саклау турындагы кыю фикерләре дә сокландыра һәм актуаль булып кала.
Ике ир-ат очрашса, хатын-кызлар темасына кагылмый калмый диләр бит. Бу үтә нечкә темага карата Мәхмүт абыйның кабатланмас үз фикере бар иде. Мондый фикергә килергә аны гаиләсендәге күңелсезлекләр этәргәндер дип уйлыйм.
Педагогика институтында укытып диссертациясен якларга йөргәндә, кич белән эштән кайтып аш бүлмәсендәге бер өем савыт-сабаны юып торганда, олы улы салмыш килеш аш бүлмәсенә пычак тотып керә.
- Папа, мама сказал, что ты нам мешаешь жить, - дип әйткәч, үз өеннән шырпы да алмый чыгып китәргә мәҗбүр була. Бик нык стресс кичереп, авырып, күңел төшенкелегенә бирелеп йөри. Трамвай таптаса, бу хәлләрдән котылыр идем дип, төннәр буе трамвай юлларыннан йөргән чаклары да була.
Әнә шулай каңгырып йөргән көннәрдә ул хезмәттәше, үзе дә күп авырлыклар, югалтулар кичергән, милләте украин булса да, татарча кайбер татарлардан да яхшырак сөйләшкән, мөселман динен хәрмәт иткән, теленнән «Бисмилла»ны төшермәгән итагатьле, зыялы Сәгадәт апа белән кавыша.
Ир кеше хатыны, балалары турында начар сүз әйтмәсә дә, тыштан сиздермәсә дә, күңел дигәнең яраланырга, рәнҗергә мөмкин шул. Мәхмүт абыйның хатынын картлык көнендә поезд бәрдереп үтерде, ә улы гомере буе инвалид булып яшәп, яшел елан белән дуслашып, фаҗигале рәвештә вафат булды.
Мәхмүт абый еш кына хатын-кыз һәм ир-ат - икесе ике планетадан, аларга җирдә уртак тел табарга бик авыр дип шаяртырга яратса да, Сәгадәт апа белән чөкердәшеп яшәделәр, дип әйтсәм, һич арттыру булмас. Аларга кайчан керсәм дә, фатирлары уен-көлке, шаярудан гөрләп тора иде.
Үзем радиода эшләгәч, Мәхмүт абыйның ораторлык сәләте, тапкыр сүз остасы булуы турында да әйтми мөмкин түгел. Әңгәмәдәшен сәгатьләр буе авызына каратып тота ала, дип, нәкъ менә аның кебек кешеләр турында әйтәләр. Шулай ук ул радио-телевидение тапшыруларында катнашып, заманыбызның бик актуаль мәсьәләләренә карата төпле, үткен итеп җавап бирә белә иде. Суверенитет алу чорында, Казан белән Мәскәү арасында мөнәсәбәтләр кискенләшкән вакытта да үз позициясен ачык итеп, илнең иң зур җитәкчеләренә булган фикерен дә курыкмыйча, батыр итеп әйтә белде. Радиода булган туры эфирдагы шундый бер тапшырудан соң үзем дә, безне кайчан алып китәләр инде, дип, шикләнебрәк йөргән идем.
Бүген дә Мәхмүт абыйның фатиры янында күгәрченнәр гөрелтесе тынмый. Хәзер инде аларга, Мәхмүт абый рухына изге теләкләрен тели-тели, белгән догаларын укый-укый, аның тормыш иптәше, авыр чакта аңлап ярдәм иткән, соңгы сулышын алганда кашыклап су салып торган Сәгадәт апа җим сибә. Шушы көннәрдә генә 85 яшен тутырса да, йөзендә елмаю, нур балкыган Сәгадәт апага Ходай авиаһәлакәттә шартлап һәлак булган ике оныгы өчен дә, иртә тол калдырып үлеп киткән ире Василий дәдәй өчен дә озын гомер биргән. Кем белән, ничек яшисең, дигән сорауга да шаяртып җавап бирә ул: «Бишәү яшибез: бер Аллам, ике ягымда ике фәрештәм, йорт иясе һәм үзем», - дип елмая. Ә төшләрендә ул Мәхмүт абыйны бик матур итеп күрә. Бер төше исә башкаларына бер дә охшамаган. Сәгадәт апа краннан аккан суны фильтрлап эчә. Бервакыт шул фильтрына алыштырырга картридж алуымны сорады. Тирә-юньдәге кибетләрдән күпме эзләсәм дә, таба алмый, акчасын кире бирдем. Күршеләре дә таба алмаган аны. Төшендә янә дә Мәхмүт абыйны күрә. Ул, ап-ачык итеп, трамвайга утырып бер тукталыш баргач, шундый-шундый кибет булыр, шунда эзләгәнеңне табарсың, ди. Сәгадәт апа уянгач та төшнең раслыгын тикшереп карарга була. Картриджны әйтелгән адрес буенча үзе эзләп китә. Кибеткә кереп гозерен әйткәч тә сатучы аның алдына су фильтры өчен әлеге картриджны китереп тә куя. Сатучыга телсез-өнсез калган Сәгадәт апага тиз арада су да китерергә туры килә. Бүген ул Мәхмүт абыйның васыятен үтәп, аның рухы белән яши. Без дә күршем - академик, язучы, педагог Мәхмүт Әхмәтҗанов калдырган кыйммәтле мирасны онытмасак иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: