Шәһри Казан

Крымскига – Татарстан ярдәме

Бүген Бөгелмә шәһәреннән һәркайсы 18 тонна авырлыктагы 5 фургон-машина Крымск шәһәренә юлга кузгала. «Татнефтеснаб» идарәсеннән көндезге уникедә кузгалачак әлеге колоннада Крымск шәһәрендәге су басу фаҗигасеннән зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм китәчәк. 1,5 миллион сумлык әлеге ярдәмне, Түбән Кама зонасын да кертеп, «Татнефть» компаниясе предприятиеләре күрсәтә. 4 машинада эчә торган су булса,...

Реклама

Бүген Бөгелмә шәһәреннән һәркайсы 18 тонна авырлыктагы 5 фургон-машина Крымск шәһәренә юлга кузгала. «Татнефтеснаб» идарәсеннән көндезге уникедә кузгалачак әлеге колоннада Крымск шәһәрендәге су басу фаҗигасеннән зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм китәчәк. 1,5 миллион сумлык әлеге ярдәмне, Түбән Кама зонасын да кертеп, «Татнефть» компаниясе предприятиеләре күрсәтә. 4 машинада эчә торган су булса, бишенче машинага зыян күрүчеләргә кием-салым, урын-җирләр тупланган. Аларны «Юго-восток» һәм «Азнакай киемнәре» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре биргән. Моңа урын-җир кирәк-яраклары, тастымаллар, эшчеләр киемнәре, көндәлек киемнәр керә.
Исегезгә төшереп узабыз, Крымск шәһәрендәге фаҗигадән зыян күргәннәр өчен республика күләмендә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Алар Казанның җиде районында һәм Әлмәт белән Чаллы шәһәрләрендә урнашкан. Әлеге пунктлар түбәндәге адреслар буенча эшли:
Авиатөзелеш районында - 123 нче һөнәри лицей, Дементьев урамы, 39;
Вахитов районында - эшмәкәрлек һәм кече бизнес колледжы, Тукай урамы, 114;
Киров районында - 137 нче һөнәри көллият, Музыкальная урамы, 5;
Мәскәү районында - Казан сәүдә һәм икътисад техникумы, Горсовет урамы, 2;
Яңа Савин районында - Казан машина төзүчеләр техникумы, Әмирхан проспекты, 12А;
Идел буе районында - сәүдә-кулинария һөнәри лицее, Зорге урамы, 13А;
Совет районында - Казан политехника колледжы, Халитов урамы, 9.
Чаллы шәһәрендә исә ярдәм кабул итү пункты Яр Чаллы проспекты адресында урнашкан Яр Чаллы төзүчеләр колледжы базасында эшли.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: