Шәһри Казан

Кукмара пенсионерлары велотренажерда җилдерә

Кукмараның «Тылсым» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә керсәк, ни күрик: әби-бабайлар велотренажерда буыннарын яздырып, туп өстендә әллә нинди күнекмәләр эшләп ята. Үзәк 1996 елдан бирле эшли. «Шушы егерме ел эчендә ул үз эшен аклады», - ди «Тылсым»ның директоры Нурсия Мөбәрәкова. Хәзер үзәктә ял итәргә теләүчеләр күп, хәтта бер ел алдан...

- Бөтен теләгән кешене безнең үзәк аша үткәрәсе килә. Әле эшли генә башлаган елларда, үзебез оешмаларга барып, пенсионерлар исемлеген сорап, өйдән өйгә йөри идек. Ә хәзер «сарафан радиосы» аша ишетеп, кешеләр үзләре тартыла. Мондый үзәкләр, гомумән, бөтен республикага унау гына, - ди үзәкнең директор урынбасары Инна Баһавиева.

Өлкәннәр үзәктә өч атна ял иткән өчен акчаны өлешчә генә түли, анысы да пенсия күләменә карап. Бу сумма, күп дигәндә, бер мең сумга җитәргә мөмкин.
Бирегә килгәч тә, һәр кеше табибта тикшерелә. Ул алга таба нәрсәгә игътибар юнәлтергә икәнен әйтә һәм, нәтиҗәләрдән чыгып, массаж, тоз бүлмәсендә утыру, су процедуралары, психолог ярдәме билгеләнә. Үзәктә физиотерапия өчен барлык җиһазлар да бар, дәвалау гимнастикасы белән дә шөгыльләнәләр. Өлкәннәр хезмәт дәресләренә дә бик яратып йөри: төрле кул эшләнмәләре ясыйлар, җәй көннәрендә бакчадагы чәчәкләрне карарга булышалар.

Реклама

Ярдәм күрсәтү үзәге даими рәвештә районда төрле социаль проектлар тәкъдим итә. Инна Баһавиева үзе дә менә инде 15 елга якын проектлар яза. Узган ел 20 проект тәкъдим иткәннәр. Күбесе, республика күләмендә бәяләнеп, төрле грантларга ия булган. Шул акчага «Тылсым» территориясен төзекләндерәләр. Хыялларында - ел әйләнәсе файдаланырлык бакча булдыру. Күптән түгел үзәктә грант акчаларына IT-технологияләр барлыкка килгән. Хәрәкәтләнә алмаучылар өчен «Кинект» дигән махсус уен приставкасы алынган. Узган ел «Эх, мунча!» проектлары 65 меңлек грант откан.
Өлкән буынны тернәкләндерүдән тыш, үзәк авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, балаларга социаль ярдәм итә, өйдә социаль ярдәм күрсәтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: