Шәһри Казан

Кулчатырыңны алырга онытма

Җәйгечә җылы һәм кояшлы һава торышы, кызганычка, безне озак сөендерә алмады. Атна башыннан ук урамда салкынайтты. Барысына да Скандинавиядән килгән циклон сәбәпче.

Реклама

Алдагы көннәрдә дә республикабызда салкынча һава саклана. Бүген көндез 9-14 градус җылы булса да, яңгырлар явып узу ихтималы зур. Иртәгә исә, ягъни 26 апрель көнне тагын да салкынрак: төнге якта җылылык 1-6 градус булса, көндез исә нибары 6-11 градуска кадәр генә җылытачак. Урамда болытлы һава һәм яңгыр явуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. Шуңа күрә кулчатырларыгызны алырга онытмагыз...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: