Шәһри Казан

Кунак ашы – кара-каршы

Татарстанның Азнакай һәм Төркиянең Тарсус шәһәрләре арасында кардәшлеккә нигез салынуга 15 ел булды. Бу уңайдан ноябрь аенда Тарсус шәһәре башканы Борһанетдин Коҗамаз җитәкчелегендә 40 кешелек зур делегация Азнакайда булып киткән иде. Әле күптән түгел генә азнакайлылар Төркиягә җавап визиты ясадылар.

Реклама

15 ел эчендә ике тугандаш халык бер-беренә кунакка йөрешеп, бер-берсенең мәдәниятен, милли бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын үз итте. Б.Коҗамаз һәм Азнакайның элеккеге хакиме Ә.Исхаковның икесенең дә шигырь җанлы кешеләр булуы да әлеге багланышның тотрыклы бер рухи чылбыры булгандыр, күрәсең. Юкса ул елларда үзара арадашлык хакында килешү төзегән шәһәрләр байтак булса да, кардәшлек мөнәсәбәтләрен җил-яңгыр тидермичә саклый алганнары бармак белән генә санарлык бит. Татар дөньясын чит мәмләкәтләрдә таныту өчен һәркем үзеннән шундый өлеш кертә алса икән дә бит. Яшьлегендә әз-мәз шигырь язгалаган Борһанетдин бәй Әнәс дустының шигырь китабын төрек теленә тәрҗемә итеп кенә калмый, үзе дә ныклап торып шигърият белән мавыгып китә. Соңгы вакытта багланышлар икътисади өлкәгә дә үтеп керә башлады дияргә була торгандыр. Сентябрь аенда Тарсус эшмәкәрләре Исмәгыйль бәй Актаулык һәм Нәҗми бәй Кузлекленең Азнакай җиренә үзара файдалы хезмәттәшлекне күздә тотып килүе мәгълүм. Алар «Азнакай «Нефтемаш» заводы» ААҖ, «Азнакай киемнәре» ААҖ һ.б. эшчәнлеге белән кызыксынып, танышып китәләр. Борһанетдин Коҗамазның алга таба да ике шәһәр арасындагы багланышларның киң колач алуына ышанычы зур. Азнакайда Тарсус паркы һәм шунда ук төрек иленең аһәңе булып торган Зәңгәр мәчет, ә Төркиядә Азнакай паркы калкып чыгу шуның күзгә күренеп торган дәлилләре түгелме соң?! Быел башта Азнакайда, аннан Тарсуста узган истәлекле очрашулар барышында ике шәһәр арасындагы багланышларны дәвам итү турындагы килешү янә имзалар белән ныгытылды. Хезмәттәшлек яңа баскычка күтәрелеп, «АзТар» (ягъни Азнакай, Тарсус дигәнне аңлата ул) уртак алыш-биреш предприятиесе барлыкка килүен дә әйтеп китәргә кирәк.
Моңа кадәр Мәрсин култыгыннан килгән дусларыбыз елның-елында милли бәйрәмебез булган Сабантуйның мәртәбәле кунаклары булды. Азнакайлылар исә дөньяда беренчеләрдән булып канализация челтәрен булдырган тарсуслыларга исләре китеп кайта килде. Ачык һавадагы ул музейның бер өлешенең әле дә булса эшкә яраклы булуы үзе бер могҗиза. Кардәш халыклар җирендә зурлап уздырыла торган Республика көннәрен, Әннәләр, фольклор, шигырь бәйрәмнәрен дә үз итте безнекеләр. Юкса Әниләр бәйрәмендә көченнән килгән һәркем үз әнисен серле мәгарәле тауга алып менәргә тырышуын каян белер идек. Бу гамәлнең савабы бик зур, дип аңлата алар. Чыннан да, Әсхәб әл-кәхф тавы истә калмаслык түгел. Чөнки аны Коръәннең 18 нче сүрәсе белән бәйлиләр: бер кавем Аллаһка инанмыйча, башканы Иләһ тотып, шуңа гыйбадәт кыла. Аллаһның барлыгына, берлегенә ышандырырлык дәлил таләп итә алар. Көннәрдән бер көнне тау мәгарәсенә кереп, йокыга тала болар. Уянып шәһәргә чыксалар, кесәләрендәге акчаларының күптән кулланышта булмавы ачыклана. Алар йоклаган вакыт, бер көн озынлыгы кебек кенә тоелган булса да, баксаң 300 ел вакыт үткән икән. Шулай итеп, Аллаһка иман китерергә мәҗбүр булалар.
* * *
Хакимияттә узган очрашулардан соң Азнакайның Тарсус паркында булу, Зәңгәр мәчеткә кереп бергәләп намаз укулар да инде күптән матур гадәткә әйләнде. Быел исә кунаклар әле күптән түгел генә Зәңгәр мәчет белән янәшәдә төзелеп файдалануга тапшырылган мәдрәсәне дә кызыксынып карадылар.
Зәйтүн мае, мандарин грейпфрут, әфлисун, долма, кысыр, пәкмез, рәхәт лукум, нәршәраб, назар бонҗугы, милли курчаклар, китаплар... Кыскасы, хәзинәдә ни бар, төрек дусларыбыз һәммәсен күрсәтергә, милли ризыкларыннан авыз иттерергә дип ныклап торып әзерләнеп килгәннәр иде бу юлы. Үзенчәлекле шәрык базарын хәтерләтә иде кунакларның күргәзмәсе. Тамаша залында дәвам иткән «Тарсус кичәсе»нең Азнакай җыры белән татарча башланып китүе дә үзенә бер көтелмәгән сюрприз булды. Тамашачыларның күңелен яулаган яшь җырчы, күп кенә фестивальләр лауреаты Кадир Самер; милли уеннарны, биюләрне күрсәткән Халык иҗаты үзәге артистлары тотты сәхнәне. Аданада 1972 елдан бирле эшләп килгән институтның директоры Икбал Калынның «Торос җилләре» дип исемләнгән дифелесе төрек дөньясының тагын бер бик гүзәл ягын ачты. Сәхнәдә күрсәтелгән 45 модель зур иҗат төркеменең 2-3 ел эчендә башкарылган хезмәте икән. Үзенең тупланмалары белән Икбал ханым инде бар дөньяны әйләнеп чыккан.
Тауларда урнашкан авылларда йөреп өйрәнеп, бөртекләп башкарылган фольклор тупланма бу. Биредә халкымның 10-20 еллык традицияләре генә түгел, 100 еллыклар сулышын тоярга мөмкин, ди ул.
Каз өмәсе
Мәнәвез авылындагы Расиха чишмәсе буе көн дәвамында гөр килеп торды. Төрек кардәшләребезгә чып-чын каз өмәсе күрсәтергә җыелган иде халык. Кунаклар килүгә, 10-15 каз бугазланып, кызлар каз йолкый, бераз читтәрәк каз тәбикмәге, каз өйрәсе пешә иде инде. Яңа йоннан тутырылган мендәрләрен генә күр. Бәйрәмнең үзәгендә кайнаган Гөлфия Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге «Җанашым» фольклор ансамбленең кунаклар алдында сынатырга исәбе юк. Чатнап торалар. Шулай булмый ни! Чагыштырмача күптән түгел генә оешуларына карамастан, Сыктывкарда узган төбәкара фольклор фестивальдә дә, Биектауда быел узган «Түгәрәк уен»да да, «Чатыртау җыены» төбәкара фестивалендә дә беренче дәрәҗә лауреат булып танылган коллектив шул ул! Ишәге белән өмәгә килгән Хуҗа Насретдин да (Урманай авылы мәдәният йорты директоры Илшат Шәфыйков) бәйрәмнең бер бизәге иде. Ул арада барабаннарын кагып төрек дуслар да килеп җитте. Җырлы-биюле тамаша башланды. Бүләккә дип алдан ук тәгаенләнгән май канатлары, каз канатларын алган кунакларның гаҗәпләнүләренең чиге булмады. Моңа кадәр күргән әйберләре түгел икән.
* * *
Актүбә ат спорты мәктәбенә баргач, тренер Людмила Закировага сорау арты сорау яудырды кунаклар. Иң тәүдә ат абзары шушылай ук та чиста булыр икән дип исләре китте. Шимбә, якшәмбедән кала һәр көн 1,5 сәг. дәвамында барган тренировкалардан соң утарларына тоякларын юдыртып кертү дә, душта, солярийда булулары, коридорларда тузан булмасын дип көн дә дымлы уборка үткәрелү дә кызык иде мөсафирларга. Карлы яңгыр явып тормаган булса, Финляндиядән кайтартылган мәһабәт экипажга утырып урам әйләнергә дә каршы түгел иде әле алар.
Чыннан да кунаклар шаккатарлык нәрсәләр җитәрлек иде. Укучы балалар арасында конкур буенча (каршылыклар аша сикереп узышу) 2 тапкыр Россия һәм ТР чемпионы булган Гипнозны (Орлов токымлы) гына алыйк. Барлык конкурчылар юкка гына бер авыздан: «Гипнозга үзе исән чагында ук һәйкәл куярга кирәк», - димиләрдер шул. 1993 елда туган бу атка, кеше гомере белән исәпләгәндә, 80 яшь булыр иде. Моннан 4 ел элек соңгы тапкыр чыгыш ясаган Гипноз хәзер чын мәгънәсендә лаеклы ялда. Аны инде беркем дә иярләми. Бу ат яши алган кадәр үз гомерен яшәргә тиеш, дигән карарга килгән җитәкчелек. Ат спорты мәктәбендә шөгыльләнүче Камилә Эрматова, Камилә Мусина, Алинә Бакирова, Илшат Шәймөхәммәтовларның күрсәтмә чыгышларыннан соң кунаклар арасыннан да ат иярләргә җөрьәт итүчеләр табылды.
* * *
Кунакның кадере өч көн, ди безнең халык. Санаулы көннәр сизелми дә үтеп китте. Кунак ашы - кара-каршы, дигәне дә бар бит әле аның. Безнекеләр дә озак көттерми генә, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шайдуллин җитәкчелегендә зур делегация булып сәфәр чыкты. «Ике арадагы дуслык, хезмәттәшлекне оныкларыбыз да дәвам итәчәк», - дигән фикерне алга сөрүче Борһанетдин Коҗамаз янә үз туганнары кебек каршылады азнакайлыларны.
- Тарсусның үзәк мәйданында узган тантанада төрек-татар җырлары берсен-берсе алыштырып кына торды. Төрекләрнең кыз сорау, кәләшне туйга әзерләү йолаларын караганда исә ике тугандаш халык арасында кызыл җеп булып сузылган уртаклыкларны күңелдән барлау безне тагын да якынайтты. Икенче көнне багланышларыбыз мәдәният сараенда дәвам итте. Сабан туе мизгелләрен күрсәттек, аркан тартышканда Борһанетдин Коҗамаз белән Марсель Шайдуллин һәр ике якның терәге булып үзләре күтәрелде сәхнәгә. Күргәзмәбез зур уңыш казанды. Актүбә уенчыгы, Галина Геркның милли курчакларын кабат сорап килүчеләр булды», - ди Азнакай муниципаль районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова.
Карлы, буранлы кыштан килгән азнакайлыларның күзләре урамнарда җиргә коелган лимоннарда, агачта үсеп утырган әфлисуннарда булса да, гаеп түгел. Ә менә үзешчән сәнгать ветераны Әҗвәт Җиһаншин исә моннан соң үзе тамыр җибәртеп Тарсусның Азнакай паркына утыртып калдырган лимон үсентесенең үсү-үсмәве белән дә кызыксынып торыр, мөгаен.
Кыскасы, кабат-кабат искә төшерердәй вакыйгаларга бай булды быелгы очрашулар. Санаулы көннәр кысасына сыйган ул мизгелләр елның иң истә калырлык вакыйгалары булырга дәгъва белдерсәләр дә, гаҗәп түгел.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: