Шәһри Казан

Кунаклардан оят булмасын

Казанның меңьеллыгына урамнарга чүп савытлары куйганнар иде. Инде аларның яртысы юк. Кайсын хәерчеләр урлады, кайсын хулиганнар йолкып ташлады, кайберләрен транспорт изеп китте. Чүп савытын бакчаларына урнаштыручыларны да беләм. Казан урамнарында ял итеп алырга эскәмияләр дә юк. Агачлар утыртылган, чәчәкләр белән бизәлгән матур эскәмияләр куелган ял почмакларын әйтеп карагыз? Бармы? Юк,...

Бездә тәмәке төпчекләрен урамга ыргыту модада. Йорт тирәсен карасаң, үлән арасы төпчекләр катламыннан гына тора. Тукталышларда да шул ук хәл. Җәмәгать транспортына утырыр алдыннан ир-ат пассажир авызындагы тәмәкесен шунда ук ыргытып калдыра. Әмма үзебез яши торган йортларда чит илләрдәге кебек пөхтәлек булдыру өчен, халык арасында аңлату эшләре үткәрүче дә, балаларны тәртипкә чакыручы да юк кебек.
Казан халкының эчен пошырган тагын бер мәсьәләгә игътибар итмичә кала алмыйм. Ул - шәһәр буенча куеп чыгылган «Гриль. Картошка. Шаурма» лавкалары. Инде безнең Казаныбыз тәмам Ташкент рәвешен алды. Атлаган саен «Шаурма»га тап булабыз. Элек татар халкы үзенең аш-суга осталыгы белән дан тоткан. Ә хәзер Казанда чәйханә таба алмассың.
Үзгәртеп кору башланганчы, халыкның шашлык дип исе киткәне юк иде. Көньяк халкы, Казан урамнарында мичләр утыртып, чиле-пешле ит кыздырып сата башлагач, үзебезнең ризыклар онытылды. Сабан туйларын читтән карасаң, мәйдан өстендә зәп-зәңгәр төтен тора. Әйтерсең спорт, мәдәният, милли гореф-гадәтләр бәйгесе түгел, ә шашлык бәйрәме. Менә шулай итеп, читтән килгән халык хәзер безнең Сабантуйларына да баш булды. Шул уңайдан башкала буйлап рейска чыккан автобусларга игътибар итегез әле. Бу кызыл «дракон»нарның халыкны ни рәвешле иләп йөртүен күрсәтер өчен, анда берәр чиновникны утыртып карыйсы иде. Кабина эченә күз салсаң, анда хәзер үзебезнең егетләрне күрә дә алмыйсың. Бар да Урта Азиядән, Кавказдан килгән халык. Казанлылар, аларның күбесе транспорт йөртү таныклыкларын сатып кына алгандыр, дип шикләнә. Чөнки чын шофер автобусны ул дәрәҗәдә сансыз-саксыз йөртмәс иде. Салондагы пычраклыкка исең-акылың китәрлек. Еш кына пассажирлар, шофер автобусны кинәт туктатканга күрә, салонның бер башыннан икенчесенә очып китәләр. Минем күз алдымда бер ханым, шофер автобусны кинәт туктатканлыктан, башын ярды. Шофер да, кондуктор да яралы ханым янына килеп карамадылар. Ике атна больничныйда йөрде. Инде судка бирәбез, дигәндә, автобус хуҗасы килеп, ханымга ялынгач кына эш туктатылды. Ул кызыл автобуслар казанлыларның нервысында уйнап карадылар да соң... Алда - Универсиада. Тагын чәйханәләргә әйләнеп кайтыйк әле. Шик юк, Универсиадага Иске бистә, Яңа бистә торгызылып бетәр, иншалла. Кунаклар татарларның бу бистәләре белән кызыксынмыйча калмаслар. Ике бистәдә дә чәйханәләр урнаштырасы иде. Килгән кунаклар безнең ашамлыкларны авыз итәргә теләячәкләр бит. Чәйханәләрдә татар мохите хакимлек итәргә тиеш. Кунакларга милли киемнәр кигән кызлар хезмәт күрсәтсә, татар халкы җырлары яңгырап торса, барысы да барып чыгар иде. Алар дөньяга сибелеп яшәүче татарларның башкаласында булулары белән горурланып китсеннәр. Универсиада үткәч, шәһәр уртасына бер һәйкәл дә куелыр дип ышанасы килә. Ул һәйкәлнең бакчасы да булырга тиеш. Архитекторлар бу турыда хәзер үк уйланырга тиеш инде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: