Шәһри Казан

Курыксаң, барып йөрмә

Роспотребнадзор туристлар өчен Мисырга юллама акчаларын кире кайтару буенча кайнар элемтә ачты.

Реклама

Бу әлеге илдә барган чуалышларга бәйле. 2013 елның 14 августында Мисырда гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Юлламалары алынган булса да, анда барырга куркып, юлламаны кире тапшырырга теләүчеләргә аның бәясен тулысынча кире кайтарырга тиешләр. Ә инде Мисырга китеп өлгергән, әмма сәяхәтләрен өзеп кире кайтучыларга акчаларының бер өлеше генә кире кайтарыла. Бу тулысынча туроператор өстенә төшә. Туроператор акчаларны үз теләге белән кире кайтарырга теләмәсә, туристның хокуклары суд аша гамәлгә ашырыла. Акчаларын кире кайтару мәсьәләсендә кыенлыклар килеп чыкса, Роспотребнадзорның +7-800-100-00-04 кайнар элемтә телефонына шалтырата аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: