Шәһри Казан

Кылкаләм очында Җиңү төсе (ФОТО)

Татарстан Дәүләт Сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залы каршында кичә аеруча җанлылык хөкем сөрде. Бу аңлашыла да, чөнки биредә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган рәссамнар истәлегенә уелган таш реставрацияләнгәннән соң, кабаттан үз урынын тапты. Т антанада сугыш ачысын татыган өлкән буын вәкилләре белән беррәттән рәссамнар, студентлар, курсантлар катнашты. «Туплар шартлаганда,...

Татарстан Дәүләт Сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залы каршында кичә аеруча җанлылык хөкем сөрде. Бу аңлашыла да, чөнки биредә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган рәссамнар истәлегенә уелган таш реставрацияләнгәннән соң, кабаттан үз урынын тапты.
Т антанада сугыш ачысын татыган өлкән буын вәкилләре белән беррәттән рәссамнар, студентлар, курсантлар катнашты. «Туплар шартлаганда, илһам тына» дигән сүз бар. Әмма ул берничек тә рәссамнарга кагылмаган. Киресенчә, алар үз иҗатлары, җиңүгә өндәгән плакатлары, аяусыз карикатуралары белән фашизмны «утка тоткан». Алгы сызыктагылар да әнә шул туплар тынып торган арада да каләмен кулына алып, сугыш чынбарлыгын дәфтәренә терки барган. Мәшһүр рәссам Харис Якуповның сугыштан өч альбом - 200ләп рәсем алып кайтуын беләбез. Чөнки кыр сумкасында альбомы, карандашлары һәрвакыт үзе белән булган аның да. «Төнлә белән окопларда, блиндажларда ясыйсың. Бер-ике сызып, кәгазьгә теркәп куясың, бу әзерлек материалы гына булса да, бик зур әйбер. Шулардан башлана күләмле әсәрләр», - дигән иде Харис ага үзенең бер әңгәмәсендә. Сугышка бездән 100гә якын рәссам һәм сынлы сәнгать училищесы студенты алынуын исәпкә алсак, аның кебекләр аз булмый. Күпләре сугышның беренче көненнән үк фронтка китеп, Берлингача барып җитә. Яу кырында ятып калучылар да булмый түгел. Менә шуларны искә алудан башланды митинг. Бәйрәмгә җыелучыларны Татарстан Дәүләт Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлекчәсе рәисе Виктор Аршинов, Бөек Ватан сугышы ветераны Владимир Попов Җиңүнең 70 еллык бәйрәме белән тәбрикләделәр.
- Без әлеге ташны чистартканнан соң үзебез дә чистарынып калгандай булдык, - дип белдерде Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлекчәсендә идарә әгъзасы Фәрит Вәлиуллин үзенең чыгышында.
Митингтан соң бар халык эчкә узды һәм Җиңүнең 70 еллыгына багышланган республика күргәзмәсе ачылышында катнаштылар.
* * *
Сугыш бездән ераклашкан саен, ул халык хәтереннән юыла бара дип әйтү бик үк дөреслеккә туры килми. Әлеге күргәзмәне караганнан соң бигрәк тә. Дөрес, анда куелган эшләр арасында сугышның тере шаһитлары кулы белән ясалган картиналар инде юк дәрәҗәсендә. Әмма ике бөртек кенә булсалар да, алар бит әле безнең арада. Ә эшләргә килсәк, алар арасында ниләр генә юк та, кемнәр генә юк... Без анда Левитанны да, «41нең арбалы хатыннары»н да, ач-ялангач сугыш чоры балаларын да, аерым бер шәхесләрне дә күрәбез. Һәм әйтергә кирәк, күп эшләрнең нигезендә документальлелек ята. Әйтик, олпат рәссам Искәндәр Рәфыйковка «Ана язмышы» әсәрен тудырырга язучы Шаһинур Мостафинның «Казан» журналында басылып чыккан язмасы этәргеч була.
- Ул язма мине шуның кадәр тетрәндерде. Күзләремә яшьләр килеп бөялде. Мин моны эшләргә тиеш, дидем үз-үземә. Баштарак ничек эшләргә икән дип аптырап та калдым, - ди рәссам.
Бик аптырарсың. Башка сыя торган әйберме? Лачындай сигез улын сугышта югалткан ананы ясарга алына бит рәссам.
- Биредә сүз чыннан да минем авылдашлар - Мамадыш районы Урта Кирмән авылыннан Фатиха һәм Фәттах Әхмәдиевләрнең үзләре теләп сугышка киткән җиде улы турында бара сүз. Сигез ир туганның берсе Гражданнар сугышында ук һәлак була, - дип ачыклык керткән Шаһинур ага үзе дә шунда.
Чаллыдан Факил Гайфетдинов та «1944нең 8 марты» дигән эшендә сугыш аркасында эреле-ваклы дүрт баласы белән тол калган Маһира әбисен һәм соңгы сулышын алучы Гайфетдин бабасын сурәтләгән. Бер Мамадыш районы Түбән Ушмы авылына гына да килми андый кайгылы хәбәрләр. Алар миллионнар белән исәпләнә, әмма рәссам бу очракта аны үзе аша үткәрә, үз гаиләсе мисалында бирә. Волхов, Сталинград фронтларында сугышып, өч кат яраланып, авылына кайтып савыкканнан соң, яңадан үз әҗәлен эзләп, өченче кат ут эченә кергән солдат язмышын сурәтли ул. Гайфетдин солдат тарихы моның белән генә дә бетәргә охшамый. Бәйрәмнәр узуга, рәссам энесе белән юлга - бабасы башын салган Белоруссия җиренә барып кайтырга ниятли. «Туган нигез туфрагын бабам яткан каберлеккә салып кайтачакмын», - ди ул.
Ә менә рәссам Зөфәр Гыймаев ясаган портрет янында тукталган кеше үзе өчен сугышның янә бер «ябык» ягын ачачак. Ул да булса, «штрафниклар». Рәссам әнә шул социализм кысаларына сыймый яшәгән «исәпкә бар - санга юк»лар темасына кагыла. Чөнки ул портретка алган Гали Дәүли улы Дәүлиев Россиядә исән калган штраф ротасының бердәнбер командиры икән! Күргәзмәгә әтиләренең портреты өчен рәссамга рәхмәтләрен җиткерергә дип аның уллары, оныклары да килгән. Кулларында - Рафаэль Дәүлинең әле яңа гына табадан төшкән «Ни шагу назад» дигән китабы. Анысы да күпләргә Гали Дәүлиевне генә түгел, ә сугышның «приказ белән ныгытылган» ябык якларын яңабаштан «ачарга» ярдәм итәчәк әле.
Күргәзмәдә сугыш чорындагы тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына да урын шактый бирелә.
Автор фотолары.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: