Шәһри Казан

Кырлай, димәк, «черное»

«ШК» журналистларының Казансу буенда күргәннәре

Үзебез өчен Казанны ачуны дәвам итәбез. Бу юлы Казансу буенча чыгып киттек. «Кырлай» паркы, пляж, Кәҗә бистәсе, Гаилә үзәге - маршрутыбыз шундыйрак.

Нәрсә ул бакай?
Шәһәрнең бөеклеген күрәсең килсә, ял паркындагы күзәтү тәгәрмәченә менеп әйләнәсе. Элек Горький паркында, тау башында иде андый тәгәрмәч. Хәзер тәгәрмәчебез - чокырда, Гривка бистәсе буенда әйләнеп яңа вакытны санап утыра. Кайчандыр монда булган Гривка бистәсеннән хәзер «Гривка» сүзе кергән берничә урам исеме генә калган. «Бер яклы Гривка», «Аркылы Гривка», «Гривка»...
Гривка бистәсе «грива», ягъни озынча формадагы калкулык дигән сүздән пәйда булган дип аңлата тарих китаплары. Казанның бу өлешендә сазлыклы урын, күл булган, шул күлдән агып чыккан бәләкәй генә Комаровка елгачыгы Казансуга аккан дип язалар. Күлдән Энергетика университеты янында сазлыклы урын гына калган. Күлдән агып чыккан елгачык, русча әйткәндә, протоканың калдыкларын «Кырлай» паркы белән «Ак Барс» банкы арасында күрергә була. Протоканың татарча тәрҗемәсен белмәү сәбәпле, «Матуртел» дип аталган тәрҗемәчедән файдаланган идем, бик матур тәрҗемә бирде - бакай. Протока татарча бакай була икән. Бигрәк гүзәл инде безнең Тукай теле!
«Кырлай» паркына машина белән килсәң, «Сәфәр» кунакханәсе каршындагы парковкада калдырырга була. Менә шул тукталыштан Илфак Шиһапов белән икәүләп шәһәр уртасындагы урман буйлап киттек. Шәһәр эчендә икәнлегеңне дә онытасың! Кеше биеклеге кычыткан, ауган агачлар. Теге Комаровка бакае аркылы күпердә яшьләр фотога төшәләр, бакайдагы суда үрдәкләр бака эзли. Гүзәллек, кыскасы. Урманчыктан бара торгач, Казанка яры буена өелгән дамбага килеп төртеләсең. Сулга кереп китсәң, «Кырлай» паркы, турыга дамбага менсәң - пляж.
«Кырлай» паркы янындагы «Түбән Елга аръягы» пляжы Казанның иң популяр пляжлары исемлегендә. Нинди зур сулыклар янында урнашкан Казанның коену рөхсәт ителгән дүрт пляжының берсе бит ул. Кайбер елларны су коену биредә дә рөхсәт ителми. Акмаган суга шайтан гына түгел, микроблар да җыела, менә шуңа да рөхсәт юк.



Коену рөхсәт ителсә дә, суга керергә теләүчеләр аз, халык кызынуны мәгъкуль күрә. Шунда ук кафелар, артык кызып киткәннәре сыра чөмерә. Шул кафеларның эшсезлектән интеккән кавказлы хуҗалары джинсыларга төренгән килеш пляж волейболы уйный. Ничек чыдыйлар эсселеккә, белмим. Пляжның дамбага якынрак урыны гына чиста, калган өлешендә үләнне дә чаптырып мәшәкатьләнмәгәннәр. Илфак, билгеле инде, суда пычтырдап яткан ике кызны фотога төшерә башлады. Судан чыктылар да болар, ручканың пастасы кадәрле генә нечкә сигаретларын кабызып, тәмәке пыскыта башладылар.



- Бу суга керергә курыкмыйсызмы? - дип сорыйм.
- Куркам, курыксам да, суга керәсе килә бит, шәһәр читенә китәргә ерак, кая барасың инде, - дип моңсуланды кыз. Аннары үз күңелен үзе юатып: - Мин бит суга баш белән чуммыйм, баш белән кермәгәч, миңа микроблар керми, - дип куанып елмаеп җибәрде.
Кайчандыр ак булып та, сигарет сөременнән саргайган тешләре җиһанга яктылык өстәде.
Пляжның коткаручылары да бар икән, аларын күрмәгән дә булыр идек. Ике адәм акырышкан тавышка игътибар итеп карасак, эшсезлектән интеккән ике коткаручы талаша икән, менә-менә сугышып китәргә торалар... Батарга язмасын, бу адәмнәр кулына эләгүең бар... Суга батканнарга ничек ярдәм күрсәтергә, ничек һәм ни рәвешчә йөзәргә ярый - аларын матур итеп язып куйганнар. Билгеле инде, татар телендә ялгыш бер сүз дә күрмәссең. Кафе кырыенда бәдрәф, ишеге бикле. Ачкычын кафе хуҗаларыннан аласы. Бәдрәфнең үзендә игъланнар - кредитка акча бирергә кодалыйлар.

Үзе балаларныкы, үзе зурларча
«Кырлай» паркы, төзелгәч тә, «Шүрәле» паркы дип атала иде. Алай аталуының сәбәбе юкка түгел. «Без сезнең нервларыгызны кытыклаячакбыз!» дип рекламаладылар паркны, куркыныч аттракционнары белән кызыктырып. Хуҗасы алышынгач, паркның исеме дә алышынды. Ни өчендер «Кырлай» паркы дип атала. «Без сезне шүрәлеләр кебек кытыклаячакбыз» дип вәгъдә итә иде элекке хуҗалар, болары без сезгә Тукай күргәнне күрсәтербез диләрме?

Реклама



Парк җитәкчелеге рәсми сайтларында үзләрен балалар, гаилә паркы дип атый. Чынлыкта сабыйлар аттракционнарына караганда, сакаллы сабыйлар аттракционнары бик күпкә артыграк. Кайберәүләре әйләнгән чагында адәм баласын аслы-өсле рәвешкә китерә. Шул шайтан арбасына утырган сакаллы сабыйлар йокы бүлмәсендә күсе күргән кебек чинаша, шул чинашкан тавышны басар өчен тыпа-тыпа, дөп-дөп-дөп итеп торган музыка куялар. Берничә аттракцион бергә эшләгәндә тавышлар винегреты үзе бер аттракционга әйләнә. Бәяләр дә шактый тешләшә - иң арзанлы аттракцион илле сум тора. Анысын аттракцион дип тә әйтеп булмый, балалар уйный торган комлык инде ул, ишегалларында дөм бушлай комлыкны да монда акчага саталар. Балалар өчен кафелары да юк, булган кафелары халыкка сыра сатуга корылган. Кофе сораган идек, кофе аппаратыннан пластик стаканнарга сыекча агызып бирделәр. Сиксән сум. «Кырлай»ны балалар паркына караганда, яшьләр паркы дияр идем.



Бер фотога - бер әтәч
Илфак бик тырышып татарча язулар эзләсә дә, таба алмады. Язу табылмаса да, әзи табылды. Каранып йөргәндә аяк астыннан татарча сүз ишетелде:
- Бырат, Илсөянең концертлары барамы?
«Кырлай» паркының карадан киенгән каравылчысы мыек арасыннан гына елмаеп тора.
- Мин сезне паркка килеп керүгә күрдем, - дип куана үзе. Илфак, концертларга йөргән татардан миһербан көтеп бугай, тәмәкесен кабызды. Әмма әзи блатка карап кына закон бозучыларга күз йома торган кеше түгел икән:
- Монда тартырга ярамый!
Илфак, нәүмизләнеп, тәмәкесен сүндерде. Паркта татарча сүз ишетәсе килгәннәргә, татар радиолары оештырган бәйрәмнәр булган көннәрдә килергә тәкъдим итте әзи.
- Ул көннәрдә монда йөрергә урын булмый! - ди.
Илфак, озаклап «Тамаша тәгәрмәче»нә карап торгач:
- Моннан берәү сикереп үлгән иде бит, бүтән үлүчеләр булмадымы? - дип сорады.
- Покага юк! - диде абзый, никтер өметләндергеч тавыш белән.
- Минем никтер монда менәсе килми, - диде Илфак, паркның «Яшьләр үзәге» ягындагы чыгу юлына борылып.



Адым саен әллә нәмәрсәләр белән фотога төшәргә тәкъдим итүчеләр буа буарлык. Ерактан татарларныкы кебек күренгән киемне күреп, шунда атлаган идек, анысы да үзбәк-таҗик киеме катнашмасы булып чыкты. «Бу татар киеме» дип исбатларга тырышты шул кием белән фотога төшәргә кыстаган Казан кызы. Аттракцион булмаган чирәмлекләрдә әби белән бабай, сыер сурәтләре. Болары паркның «Кырлай» булуын акларга тиештер инде. Төрле милләтләрдәге халыклар буенча эксперт Илфак бу әби белән бабайның татар түгеллеген исбатлады.
- Болар көмешкә куып, шуны тәмләп караган чувашларга охшаган, - ди. Монысы да татар әби-бабайлары булып чыкмады.
Парк «Шүрәле» булмаса да, чыгу юлындагы ишекләргә ясалган шүрәлеләр бар әле. Ул шүрәлеләрнең берсенең мөгезен шундук сындырганнар иде, әлегә кадәр шул сынган мөгез белән кунакларны кабул итеп тора. Ишекнең сул ягында бер аягы сынган былтыр. Аның чалымнарында Илфак үзен күрде:
- Тәмәкесен кабызырга тилмереп торган кеше кебек бу, - ди.
Парк төбендә баллы «әтәч конфетлар» сатучы әбекәйне инде берничә ел күрәм мин. Бәлки ул ник «Кырлай» икәнлеген беләдер дип сораган идем...
- Название с татарского переводится как «черное», а почему черное, не знаю, видимо, в болоте, поэтому...
- Как черное?
- Ну «кара» вроде же черное!
Менә бит, без руслар татар телен өйрәнергә теләмиләр дибез, беләләр икән бит. Әби сату итеп остарган үткен нәрсә булып чыкты. Илфак әбине фотога төшергән иде, шуның өчен миннән бер әтәч конфетны сатып алуымны таләп итте.
- Алайса фотомны чыгарырга рөхсәт бирмим!
Ул арада Илфактан җилләр искән иде инде. Конфетны үземә алырга туры килде.

Кәҗә бистәсе
Декабристлар урамы уртасында басып торабыз. Ике яклап та выж-выж машиналар чаба, йөрәгең йомшаграк булсаң, куркып егылырлык. Светофор нигәдер яңартылган «Татмедиа» бинасына хозурланып, юлның икенче ягына чыгып җиткәнне көтмәде - кызыл күзен кабызды. Шуңа урам уртасында калдык.
Элеккеге Кәҗә бистәсе бит бу. Туксанынчы еллар азагында дистәләп кәҗәсен шушы тирәдәге үләнле агачлы җирдә көтеп йөрүче бер әбине гел күрә идек әле. Хәзер әби дә, кәҗә дә юк, ә атамасы бар. Метро станциясен дә шулай атыйлар. Казанга килгән кунаклар шуны ишетеп бераз аптырыйлар да бугай. Дөрес, Кәҗә бистәсе атамасы теге әбинең кәҗәләреннән чыкмаган, әлбәттә, аның тарихы шактый кызыклы. Бистә XVI гасыр азагына таба барлыкка килгән дип фаразлый тарихчылар. Ә XVII гасыр уртасында, төгәлрәк, 1654-1656 елларда Казанда чума авыруы котыра. Хәер, Казанда гына түгел, бөтен ил шул афәткә дучар була. Русча МОР (күп үлем) дигән сүз татар теленә МУР сүзе буларак кереп кала. Казан воеводасы кенәз Хованский Мәскәүдә кеше күпләп үлеп, Казан урамнарының бөтенләй бушап калуы турында яза. 1656 елда кенәз үзе дә шул авырудан үлә. Документларда 1656 елның августында биш көн эчендә генә дә Казанда меңгә якын кешенең шушы авырудан вафат булуы теркәлгән. Авырудан котылу өчен халык ысуллары да кулланыла. Риваятьләр буенча, нәкъ менә шушы тирәдә 1656 елның җәй азагында җирле татарлар борынгы йоланы үтиләр: тәңредән үзләрен бу авырудан коткаруны сорап, ияләргә, ата-баба рухына багышлап, күпләп корбан чалалар. Күбрәк кәҗәләр һәм сарыклар чалына. Шуннан соң авыру чигенә. Шул хәлләрдән соң бу урын Кәҗә бистәсе исемен йөртә башлый. Безнең якларда кәҗәне, әрләбрәк, «Мур кыргыры» дип атау да шуннан түгелме икән?

Өйләнәсе килә!
Шуларны уйлый-уйлый, ниһаять, юл аша чыгып җиттек. Ә алда... казан! Юк, кала түгел, ә башкаланың чын символы булырлык, искиткеч матур бина - казан формасында эшләнгән Гаилә үзәге - яңа ЗАГС.
Элек бу урында каралмый-чистартылмый торган пляж иде. Түзәлмаслык кызуларда редакция халкы язып арыган башларын шушында чыгып суыткалый иде. Хәзер исә пляжның эзе дә юк, әйткәнебезчә, ул Яшьләр үзәге ягында гына калды. Шактый арырак бер кечкенә бугазда ниндидер катерлар чайкалганы гына күренә. Дөрес, бер ялангач ир-атның Казансудан чыгып килгәне дә күзгә чалынды.
Гаилә үзәге инде гөрләп эшләсә дә, аның тирә-ягын матурлау әле дәвам итә. Бинадан аз гына читтәрәк җирне тигезлиләр, җәяүлеләр өчен юл салалар.
- Бу бинага карагач та өйләнәсе килә, иеме? - дип куйды Рәмис, бераз бинаның өске өлешенә тезелгән дистәләрчә канатлы барсларга карап торгач.
Белмим, бу минем буйдаклыкка төрттерүе булгандырмы, чыннан да хисләнеп китүеме, ләкин мин аның белән ризалаштым... Чынлап та шунда өйләнәсе килеп китте. Казан бинасы даһи рәссам, сынчы Даши Намдаков пректы буенча эшләнгән. Соңгы елларда төзелгән иң көчле рухлы, иң мәгърур бина шушыдыр, мөгаен. Рәхмәт Намдаковка, аның проекты булмаса, берәр төссез-йөзсез бина төзелгән булыр иде дигән көферрәк уйлар да килеп китте башка. Матур, искиткеч матур - башка сүз юк. Әзер бинаны килеп күргәч, сынчының үзенең дә исе киткән диләр.
«Казан» гаилә үзәгенең түбәсендә 12 мең квадрат метр мәйданлы тирә-якны карау урыны. Кызганыч, вакыт соң булу сәбәпле анда менә алмадык. Менү бәясе - 50 сум. Баштагы мәлне сап-сары булып ялтырап торган казан бераз яшькелтләнгән. Ләкин бу аны тагын да матуррак кына иткән кебек.
- Гаилә кебек инде: башта ялтырый, аннан яшелләнә, аннан каралырга да мөмкин, - дип сөйләнә-сөйләнә Рәмис Казансу ярына атлады.

Наил белән Гөлгенәгә рәхмәт
Ә анда... җиргә гәҗит җәелгән. Өнсез калдым. 204 квадрат метрлы гәҗитне асфальтка ябыштырып куйганнар. Укыйм дисәң, өстендә йөреп укырга кирәк. Хәер, укыганнары күренеп тә тора: ботинка, велосипед тәгәрмәчләре эзләре гәҗит өстендә ярылып ята. «Бульвар газетасы» дип аталган бу нәрсәне июль азагында гына ачтылар әле, ул киләсе елда Казанда узачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына багышланган. Рәмис белән икәү йөрибез өстендә. Мин берәр татарча сүз эзлим. Рәмис иелеп гәҗитне сыйпап карады. «Пластик бу, чыдам, бөкләнми», - дип нәтиҗә дә чыгарып куйды. Чыннан да, чыдамлыгы буенча гәҗит ике-өч айга җитәргә тиеш икән. Аннан яңартырга мөмкиннәр. Гәҗиткә беренче номер дип куелган, шактый гына мәгълүматлы. Бәлки икенче номерында бер булса да татарча мәкалә булыр, дип хыялланып, ары киттек.


Казансу яры бу тирәдә матур рәшәткә белән тотып алынган. Ә рәшәткәләрдә - төрле төстәге йозаклар. Боларын гаилә ныклы булсын, дип, яңа өйләнешүчеләр элә. Кыйммәтле, махсус эшләнгән аллы-гөлле йозаклар да, безнең авылдагы келәт ишеген бикли торган кебекләре дә күп монда. Үзләренә: «Роман и Катя. Навсегда вместе» дигәнрәк язулар язылган. Бераз эзләнеп йөргәч, Рәмис татарча язылган бер йозак тапты. «Наил белән Гөлгенә. Мәңгегә бергә» дип чеп-чи татарча язылган иде ул йозакка. Рәхмәт сезгә, Наил белән Гөлгенә, тормышыгыз бәхетле, гаиләгез ныклы булсын.

Дубайдан ким түгел
Арткы ягына кемнәрдер буяу белән кәкре-бөкре хәрефләр белән нидер язган матур утыргычка барып утырдык .
- Мэриядән килеп шулай пычратмаганнардыр инде бу утыргычны, - диде Рәмис, авыр сулап. Шул инде, һаман арабыздан беребез табыла тора...
Аргы якта матур булып Кремль җәелеп ята. Хәзер без утыра торган урында элек куе әрәмәлек, сазлык булган. Казанны алучыларның бер өлеше, кирмәннән чыккач та, Казансу аша шушы тирәдәге агачлыкка кереп качарга омтылганнар. Беразы качкан да.
Сул ягыбызда искиткеч матур яңа биналар. Самарадан кунакка килгән бер иптәш әйтмешли, Дубайдан ким түгел. Миндә шул урында 20 гасыр башында төшерелгән фото бар - анда бернинди бина юк. Хәер, моннан 15-20 еллар элек тә ул яклар шактый буш иде әле.
Уң ягыбызда Ленин дамбасы - Казансуның ике ярын тоташтыручы күпер. Аның да тарихы шактый кызыклы. Элегрәк ул моннан ерак булмаган монастырь хөрмәтенә Кизик дамбасы дип аталган. Халык телендә Хижицкая дамба дип йөртелгәне дә билгеле. Кизик дигәне исә Азиядәге бер кала атамасына барып тоташа. Алары турында алдагы берәр саныбызда тәфсилләп язарбыз әле. 19 гасыр азагына кадәр исә монда дамба булмаган, Казансуның ике ярын җиңел күпер генә тоташтырган. 19 гасыр азагында исә, иген уңмау сәбәпле, ач авыл кешеләре күпләп калага килә башлагач, аларга эш бирү максатын да күздә тотып әлеге дамбаны төзетәләр. Совет чорында ул Ленин дамбасы дип атала башлый. 1926 елда язгы ташу вакытында аның җимерелгәне дә билгеле. Ә Универсиада алдыннан дамба шактый төзекләндерелде, заманчалаштырылды.
Бер нәрсә гаҗәпләндерде: Гаилә үзәге янындагы ниндидер тынычлык, салмаклык хөкем сөрә. Җәяүлеләр уйга чумып, акрын гына атлый. Ә бу инде бер дә Казанга хас нәрсә түгел. Күрәсең, урыны шундыйдыр...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: