Шәһри Казан

КЫШКЫ ЮЛДА САК БУЛ!

Җәе - җәй, кышы кыш булганда ни әйттең булыр иде дә, әмма быелгысы кебек бер җылытып, бер суытып торган кыш машина йөртүчеләр өчен аерым мәшәкатьләр тудыра. Суыкларда юллар бозлардан ачылып бетте дигәндә генә, тагын кар явып китә, һава җылынып, юлларда бозлавык барлыкка килә. Кышкы юлларда күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен, машинага...

Реклама

Бозлы юлда йөргәндә машина шиннары ашалмаган булырга тиеш. Кыш көне тәгәрмәчләр буш булмасын, салкында резинаның ярылганын истән чыгармагыз.
Карлы юлда машина шуып, уйнаклап киткән очракта рульне кискен боргаларга, педальләргә кинәт баскаларга кирәкми. Бер үк вакытта тормоз педаленә басып, кинәт рульне бору шулай ук куркыныч. Кыш көне тормозларны яхшылап тикшерергә кирәк, бөтен тәгәрмәчләр дә берьюлы туктатылырга тиеш.
Бозда машинаны туктату өчен, тормозларны бөтенләй кулланырга кирәкми, аларны машина туктап җиткәндә генә эшкә җигеп була. Тормозга басу, файдасыз гына түгел, куркыныч та. Мәгълүм булганча, тормозлар белән файдалана белүенә карап, машина йөртүченең осталыгын билгелиләр. Хәрәкәт режимын яхшы белүче тормозга сирәгрәк һәм салмаграк баса.
«Энәле» (шиплы) шиннар кирәкме? Бик тайгак юлдан хәрәкәт иткәндә, еш кына машина йөртүче аны тыя алмаганын сизә. Сәбәбе гади - тәгәрмәчләрнең хәрәкәт юнәлеше белән юл үзе идарә итә. Юлдагы боз, кар машинаны читкә җибәрергә сәбәпче булып тора. Бу очракта рульне боргаларга кирәкми, бераз көтәргә киңәш ителә. Бозлы урынны узгач, машина сез теләгән полосага басачак һәм элеккечә тигез хәрәкәт итәчәк. Мондый урыннарда машина йөртүчеләр дулкынлана башлый, югалып кала, алар моның сәбәбен юлдан түгел, машинадан күрә. Бу очракта «энәле» шиннар ышанычны арттыра һәм машина йөртүчене тынычландыра.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: