Шәһри Казан

Кышкы юлда тизлекне арттырма

Республикада 11 һәм 12 гыйнвар көннәрендә генә дә юл-транспорт һәлакәтләрендә 12 кешенең гомере өзелде.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов: «Кышкы юлда транспорт чарасында кискен хәрәкәтләр ясарга ярамый, республикадагы юллар ул кадәр үк имин түгел», - дип кисәтте ашыгыч рәвештә үткәрелгән матбугат конференциясендә. Чистай һәм Питрәч районнарындагы ике авариядә берьюлы 9 кеше үлде. Чистайдан Балык Бистәсенә кайтып баручы җиңел автомобильдәге 3 кечкенә бала да җан бирде. Алар махсуслаштырылган урындыкларга утыртылмаган булганнар.
«Кышка керү чорында җәйге тәгәрмәчләрне шиплыга үзвакытында алмаштырмау һәлакәтләр тудыра иде. Бүген автотрассада каршы як полосага чыгу, тизлекне чамадан тыш арттыру, балаларны махсуслаштырылган урындыкларда йөртмәү еш кына фаҗига белән тәмамлана», - ди Рифкать Миңнеханов. Мисалга, Питрәч районындагы автоһәлакәттә «ГАЗель» үзеннән алдагы йөк машинасын узып китәргә теләгән. Ләкин тизлекне һәм машиналар арасын уйлап бетермәгәнлектән, каршыга хәрәкәтләнүче «ВАЗ-2114» автомобиленә бәрелгән. Бу очрак җиңел автомобильнең 31 яшьлек йөртүчесенең һәм 18, 22, 27 яшьлек пассажир хатын-кызларның үлеменә китерде. Юл-транспорт хәрәкәтендә катнашучыларның үзара игътибарлыгы да җитми. Питрәч районындагы автоһәлакәттә йөк машинасы шоферы тизлеген киметү, «ГАЗель»гә азрак юл бирү турында уйламаган да.
ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов автомобиль тизлеген билгеләнелгән чиктән 20 км/сәгатькә арттырганнан соң гына (элек 10 км/сәгать иде) кагыйдә бозу булып санала башлавын хупламый. «Республикадагы юлларның хәвефле участокларында тизлекне сәгатенә 50 километр, шәһәрдәге кайбер урыннарда сәгатенә 40 километр чикләрендә калдырырга, юл өслегенә ясалма чыгынтылар урнаштырырга кирәк», - диде ул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: