Шәһри Казан

Кытайны Мамадышка алмаштырганнар

Ришат әфәнде белән Флюра ханым гаиләсе - Кытайда туып, шунда ярты гасыр яшәп, ике кызлары буй җиткәннән соң, Татарстанга кайтып тормышны яңадан корып яшәп ятучы гаилә. Флюра ханымның туган тиешлеләре 1887 елда Кытайга сәүдә белән чыгып киткән була. Эше җайланып киткәннән соң, 1917-1918 елларда кире кайтып туганнарын да алып китә.

Реклама

Ул чагында минем әтигә 2-3 яшьләр чамасы булган, - дип, әти-әнисе сөйләвен искә ала Флюра ханым.
Кан тарта дигәнгә ничек ышанмыйсың? Мамадыш районының Дусай авылына кайтып урнашканнан соң гына беләләр: бабаларының тамырлары шушы авылга килеп тоташа икән. Исәпләре киләчәктә шәҗәрәләрен булдырып, туганнарын эзләп табу. Нәкъ менә Дусайга кайтулары да, бер уйласаң, очраклы гына булган кебек. Ришат әфәндене дусты авылны күреп китәргә генә чакырган була. Табигатьнең матурлыгы, биредәге тынычлык аны әсир итә. Флюра ханым белән кабат кайтып, авыл уртасындагы буш йортны сатып алалар. Аларның гомер буе шәһәрдә яшәгәннән соң бар уңайлыклары булган биш бүлмәле фатирларын калдырып, газы, суы кермәгән йортка җан өреп яшәп ятулары аптырата да, сокландыра да.
- Үзеңнең милләттәшләрең арасында яшәү, туган телеңдә сөйләшү әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирә, - ди алар.
Әйе, без аларны аңлап бетерә алмыйбыз. Югыйсә, ике татарның русча гына сөйләшүе үзе шаккатарлык бер тамаша.
- Әгәр дә Кытайда татар кешеләре үзара кытай телендә аралаша икән, сине мыскыл итеп көләчәкләр. Ничек инде син туган телеңне читкә куеп, башка телгә өстенлек бирәсең? - ди, Флюра ханым. - Татарларга карата олы хөрмәт анда. Тырыш, булган халык итеп карыйлар.
Татарстанга кайтканнан бирле дә тырышлык дигәннәрең гел кирәк әле аларга. Монда күченеп кайтуны рәсмиләштерү бик озакка сузылган, сабырлыклар бетеп, өметләр өзелә дигәндә генә, граҗданлык хокукы алганнар. Озак гомер кешесез торган йорт җирне аякка бастыру да, ай-һай, күп тырышлык сорый. Ришат әфәнде авыл җирлегендә кирәк булган бар һөнәрне акрынлап үзләштереп килә. Суын керткән, газын тоташтырган, каралты-кураларны яңадан корган, чиратта - гараж салу. Флюра ханым исә Кытайдан алып кайткан барлык бакча нигъмәтләрен үстереп ята. Үзләре кебек һәркайсы үсәбез, яшибез дип тамыр җибәргәннәр. «Никләр генә торган җирләребездән кузгалдык», - дигән вакытлары булгандырмы, һәрхәлдә, тел төпләрендә дә зарлануны тоймадым. Югыйсә, андагы тормыш мондагысыннан нык аерыла.
Гаилә коруны гына алыйк. Егет белән кыз бер гаилә булып яшәргә уйлаганнар икән, иң элек табибларда тикшеренү үтеп, белешмә алырга тиешләр. Алар сау-сәламәтме, үз нәселләрен калдырырга сәләтлеләрме? Шуның нигезендә генә рәсмиләштерү башкарыла. Шушы ике этапны узганнан соң гына, никах укырга рөхсәт ителә. Кыз баланың сафлыгын өлкәннәр күз уңыннан ычкындырмыйлар, әле аны аларга дәлилләп күрсәтү дә мөһим. Флюра ханымның аңлатуынча, болар бар да сау-сәламәт бала тусын өчен кирәк.
- Кытайда сан белән түгел, сыйфат белән алдыралар, - ди ул. - Анда гарип, инвалид балалар юк. Андый бала тапкан гаиләләргә дә дәүләт тарафыннан бернинди дә ярдәм күрсәтелми. Син таза, сау-сәламәт бала табарга тиешсең, моның өчен бөтен шартлар тудырыла. Аз санлы милләтләргә ике, өч бала алып кайту да рөхсәт ителә, татарлар да шул исәптә.
Сәламәтлеккә бу илдә аерым караш. Кытай медицинасы белән бүген күпләр хәбәрдар.
Турыдан-туры медицинага карамаган алымнар киң кулланыла анда. Мәсәлән, һәртөрле массажлар, энә кадау, - дип аңлатты Ришат әфәнде.
Аның туганнары да Кытайда сәламәтлек өлкәсендә эшлиләр. Монда кайтып яши башлагач, ихтыяри- мәҗбүри дигәндәй, ул бу эшкә тартыла башлый.
- Массаж ясау, энә кую минем өчен ят түгел иде, икенче һөнәр буларак бу эш белән Кытайда да шөгыльләндем. Анда дару кабарга ашыкмыйлар, бала чактан ук безне дә әбием энә кадап дәвалады. Кешеләрнең авырудан җәфаланганын күргәч, ярдәм итмичә дә булмый. Кире Кытайга барып кабат укып та кайттым.
Хуҗа белән хуҗабикәдән киңәшләр
Сәламәтлекне саклау өчен, аны даими кайгыртып тору кирәк, дигән фикердә Ришат әфәнде. Аның кайбер киңәшләрен газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
Арахис чикләвеген кабыгыннан чистартабыз һәм кызыл элпәсе белән бергә алма серкәсенә салып, бер атна тотабыз. Һәр көн иртән бишәр чикләвек ашасагыз, организмны чистартырсыз.

Уңган хуҗабикәдән чәйгә тәмле ризык
Өч йомыркага сода салып болгатабыз. Шунда ук ике кашык атланмай, бер стакан шикәр комы, ярты стакан сөт салып кабат бик яхшылап болгатабыз. Акрынлап он өстәп, сыек коймак камыры ясыйбыз. Духовкага тыгар алдыннан гына бер лимонны блендерда яки иттарткычта ваклап, камырга салабыз һәм табага агызып мичкә куябыз. 10 минут тотканнан соң, мичнең кайнарлыгын бераз киметергә дә була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: