Шәһри Казан

Кызыксыну яңа белемнәргә юл ача

«Әгәр көн дә күреп гадәтләнмәгән булсак, су - безгә табигатьтәге иң могҗизалы матдә, ә ай күк йөзендәге иң мавыктыргыч күренеш булып тоелыр иде. Көндәлек предметларны, күренешләрне моңарчы таныш булмаган яктан ачып биргәндә, алар белән кызыксыну артачак. Ә кызыксыну булган җирдә яңа белемнәргә юл ачыла».

Танылган совет галиме Яков Перельман шушы фикерләренең дөреслеген 1934 елда Ленинградта мавыктыргыч фән күргәзмәсе оештырып раслый. Табигать законнарын һәркемгә гади итеп аңлатып бирүче экспонатларны ул вакытта кул астында еш очрый торган предметлардан ясыйлар. Күргәзмә бик тиз арада популярлашып, Мавыктыргыч фән йорты дәрәҗәсенә үсеп җитә, башка шәһәрләрдәге энтузиастларны да яңа идеяләргә илһамландыра. Мондый мавыктыргыч фән музейлары бүген Америкада да, Европада да бик популяр.
Россиягә килгәндә, моңарчы андый музейлар Санкт-Петербург, Мәскәү, Пермь, Ярославль һәм Ижевскида эшләп килде. Ярты еллар элек бу исемлеккә Казан да өстәлде. Башкаланың Мехчылар мәдәният сараенда сыену урыны тапкан «Мавыктыргыч фән һәм техника йорты» әлегә Татарстанда бердәнбер шундый интерактив үзәк. Проектның авторы - үзе дә балачактан физика-математика белән кызыксынган, заманында Ленинград хәрби-механика институтын тәмамлаган Дмитрий Иванов. «Фәнни-интерактив үзәк булдыру идеясе моннан 15 еллар элек - балалар белән Копенгаген шәһәрендә «Экспериментарий» үзәгендә булганнан соң туган иде», - ди ул.
Биредә бүген уникаль экспонатларны туплаган ике зал эшли. Тимер мичкәдән ясалган һәм һава дулкыны белән эшли торган туп, кадаклардан эшләнгән һәм җиңел генә утырып була торган эскәмия, диодлар яктысының көзгедәге чагылышыннан бөтенләй төпсез булып тоелган тартма, көзгеләр иленә сәяхәткә илтүче шкаф, су торбаларыннан эшләнгән орган һ.б. Образлы бу модельләр башаягы белән компьютер дөньясына чумган бүгенге балаларга чынбарлыгыбызның виртуаль тирәлеккә караганда күпкә кызыклырак булуын исбатлый. Гадәти музейлардан аермалы буларак, биредәге экспонатларга кагылу тыелмый. Монда малайлар һәм кызлар физика законнары белән таныша, теге яки бу техниканың эшләү механизмнарына төшенә, тотып карау белән генә чикләнмичә, аның мөмкинлекләрен практикада да сыный.
Аларны бик кызыктыра торган серле экспонатларның берсе - Эймс бүлмәсе. Глазоктан караганда гади куб рәвешендә күренгән бу бүлмәнең эчендә, почмактан почмакка күчүенә карап, кешенең үлчәме үзгәрә. Бактың исә, бүлмә үзе трапеция формасында авыш диварлы һәм идәнле икән. Өч үлчәмле оптик иллюзиягә нигезләнүе шундый махсус эффект бирә. Бүген Эймс бүлмәсе принцибы кино һәм телевидениедә нормаль буйлы кешене гигант яки кәрлә итеп күрсәтергә кирәк булганда бик теләп кулланыла.
Могҗизалар аша фән иленә сәяхәтнең балаларның киләчәк тормышында ныклы эз калдырачагына шикләнми проект авторы. Дмитрий Иванов Казандагы Мавыктыргыч фән һәм техника йортының өстәмә һөнәри белем бирү лидерларының берсе булачагына ышана.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: