Шәһри Казан

Кызыл шәһәр арзан каламы?

Моңа кадәр мин Волгоградка булган сәяхәтебез, әлеге герой-каланың тормышыннан кыйпылчыклар, аның халкы белән бераз таныштырган идем. Бүгенге сәяхәтебез исә Казаннан 140 чакрым ераклыкта гына урнашкан Йошкар-Ола каласына булыр.

... Кешеләр чит илләргә китеп, диңгез буйларында ял итә. Ә мин Россия калаларын яратам. Безнең туган җирдә дә гаҗәеп матур табигатьле урыннар, кунакчыл халкы белән дан тоткан кала-салалар бихисап. Шунысы бар, Россия буйлап сәяхәт итү, чит илгә баруга караганда, кыйммәтрәк. Әмма сәяхәттән алган кичерешләрне сез беркайчан да, бернинди акчаларга да сатып ала алмаячаксыз.

* * *
Йошкар-Олага Казаннан сәгать саен автобуслар йөреп тора, шуңа да транспорт белән кыенлыклар юк. Юл бәясе дә кыйммәт түгел - 250 сум гына. Аның каравы, уңайлы маршрут автобусында барасың.

Юллар хакында узган язмамда бәян иткән идем инде, ка­батланып тормыйм. Республикадан читкәрәк чыгуга, бездәге чокыр-чакырларның «йомшак келәм» икәненә тагын бер кат инанасың. Бу якта да юллар шәптән түгел, аеруча, һаман да 70-80 нче еллар тормышы белән яшәүче авыллар тирәсеннән узганда, машинаны кабат-кабат жәллисең.

Археологик казылмаларга ышансаң, Мари Эл башкаласына безнең эрага кадәр XII гасырда нигез салынган. Заманында ул Казан ханлыгы территориясенә кергән, Явыз Иван Казанны басып алгач, бу җирләрне үзенә кушкан. Каланы да аның улы Федор 1584 елда сугышлар вакытында ныгытма буларак төзеткән. Шәһәр төрле вакытларда Царевококшайск, Краснококшайск дип аталып йөртелгән. 1928 елда исә аңа Йошкар-Ола, ягъни «кызыл шәһәр» дип исем биргәннәр.

Калада 250 меңнән артык кеше яши. Аларның 60%тан артыгы урыслар, 25%тан күбрәге марилар, 4% чамасы татарлар һ.б. милләт вәкилләре.

Кала машина төзелеше, азык-төлек җитештерү, төзелеш материаллары әзерләү белән шөгыльләнә.

* * *
Ике сәгать дигәндә, без бу кечкенә генә, әмма бик үзенчәлекле калага килеп тә җиттек. Автобус ни сәбәпледер автовокзалда түгел, ә билетлар сата торган касса будкасы янында туктады. Шуңа да үзәккә таба җәяү генә атладык.

Дөресен әйтим, Йошкар-Олага килеп кергәч тә, бигрәк иске, 80нче елларда «катып» калган шәһәр кебек күренде. Әмма беренче кичерешләр ялган булып чыкты. Безнең күзгә беренче чагылган әйбер - ул 55-60 яшьлек апаның шәһәр уртасында диярлек палатка корып, кием-салым сатуы булды. Казанда мондый күренешләр күптән күзәтелмәгәнлектән, базарлар төрле сәбәп­ләр аркасында берәм-берәм янып беткәннән соң, бу безгә бик кызык тоелды. Шәһәр җитәкчелеге моңа уңай карый икән, дигән нәтиҗә ясадым үзем өчен.

...Кызыл калада төрле-төрле һәйкәлләрнең исәбе-саны юк. Һәр почмакта, һәр буш урында диярлек христианнарның изгеләренә, язучыларга, хәрбиләргә һәйкәлләр куелган. Һәйкәлләр күплеге белән, миңа калса, бер шәһәр дә аның белән ярыша алмыйдыр. Монда хәтта голланд рәссамы Рембрандтка да һәйкәл куелган! Танылган язучы Гоголь хөрмәтенә куелган һәйкәл миндә әллә ни зур сорау тудырмаса да, Грейс Келли һәм Монако князе Ренье IIIкә яңа ЗАГС каршына куелган һәйкәл, чынлап әйтәм, шаккатырды. Ниндидер мари каласы белән Монако арасындагы бәйләнешне, күпме генә теләсәм дә, аңлый алмадым. Интернетта эзли торгач, Мари Эл башлыгы Леонид Маркеловның әлеге һәйкәлне ачу тантанасында әйткән сүзләренә тап булдым. «Әлеге пар бар гаиләләргә дә үрнәк булырлык. Тормышта кемгә дә булса тигезләнергә кирәк. Дөньяда Монаконы белмәгән кеше юк. Бу парлар үз дәүләтен үстерү өстендә эшләгән. Мин дә Йошкар-­Оланың Монако кебек булуын телим!» - дигән булган ул. Менә сиңа мә! Безнең җитәкчеләр Европага йөз тотканда, күршеләребез кемнәргә тигезләнеп маташа!

Реклама

Тагын бер сәер һәйкәл - Лоренцо ди Пьеро де Медичи «Ис­киткеч»кә куелган. Дөресен әйтим, бу затның кем икәнен мин бары википедия ярдәмендә генә белдем. Хәер, мари башкаласы халкы үзе дә бу композициянең шәһәрләрендә ни сәбәпле барлыкка килүен белми булып чыкты. Йошкар-Ола һәм яңарыш чорында яшәгән әлеге шагыйрь арасында бәйләнешне табуы, чыннан да, бик кыен. Кызыл шәһәр мәчеләргә куелган һәйкәлләргә дә бик бай. Ленин урамында «Йошкар-Ола» мәчесе булса, Гагарин проспектында аның «хатынына» һәйкәл куйганнар. Гомумән, бу калада мәчеләргә 4-5 һәйкәл ачылган.

* * *
Безне таң калдырган урын ул - елга буе булды. Беренчедән, елга, безнең Казансу кебек, 3-4 көн эсседән соң «чәчәк ата» башламый. Ул чиста: үтә күренмәле булмаса да, шунда ук кереп коенып чыксаң да була. Авырулардан, пычрактан куркырга кирәкми. Икенчедән, анда рәхәтләнеп көймәдә йөрергә мөмкин. Шәһәр халкы шулай эшли дә.

Яр буе хакында бәян иткәнче, бераз Кремль турында языйм әле. Йошкар-Оланың Кремле Мәскәүнеке белән бик охшаш. Кызыл кирпечтән, шундый ук стильдә төзелгән һәм Мәскәүдәге кебек сәгать эленгән.

Кремльдән яр буена кереп китеп була. Ә андагы матурлыкны һәм чисталыкны сүз белән генә әйтеп бетереп булмый! Бу калада җирдә аунап яткан бер генә чүп тә табып булмый. Кешеләр ачык йөзле, тәртипле, итагатьле. Шәһәрнең үзәге генә түгел, ә кечкенә генә тыкрыклары, урамнары да чип-чиста! Һәр ике метр саен диярлек чүп савыты урнаштырылган. Кешеләр күп җыела торган урыннарда - тукталышлар, базарларда социаль реклама куелган яки яңгырый. Кызганыч, бу яктан Казан Мари Эл башкаласыннан күпкә калыша. Чүп савытларын да бездә спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты алдыннан гына куйдылар. Ә алар бик кирәк! Автобустан төшкәч үк кулдагы билетны атарга чүп савыты булу шарт, ә бездә алар бик сирәк урыннарда гына бар иде. Шуңа да бу өлкәдә безгә әле эшлисе бар.

Йошкар-Оланың уртасыннан Кече Кокшага елгасы ага. Аның яр буйларын кызыл кирпечтән төзелгән биналар тәшкил итә. Яр буе искиткеч озын, берничә чакрым. Ярларны тоташтыра торган берничә җәяүлеләр күпере төзелгән. Яр буе үзе «Амстердам» дип атала. Бу - исеме җисеменә туры килә торган очрак. Чит илдән бер нәрсәсе белән дә калышмый шәһәрнең әлеге өлеше. ЗАГС, курчак театры, чиркәүләр - бар да бер стильдә эшләнелгән һәм бик матур композицияне тәшкил итә. Бу матурлыкны килеп күрү өчен 2-3 сәгать вакытыгызны кызганмаска киңәш итәр идем.

* * *
Йошкар-Олада, Казан белән чагыштырганда, бәяләр түбән. Хезмәт хаклары ниндидер, анысы белән кызыксынмадым. Әмма азык-төлек, күңел ачу чараларына бәяләр, безнеке белән чагыштырганда, арзанрак. Кафеда, мисал өчен, бездәге кебек 200 сумга түгел, ә 100-120 сумга да ярыйсы ук тукланып була. Сувенир продукцияләре дә шактый арзан. Казанда 50-100 сум тора торган магнитларны Йошкар-Олада 25-40 сумга сатып алрга мөмкин.

Җәмәгать транспорты бәяләре дә аерыла. Монда күбрәк троллейбуслар һәм маршрут автобуслары йөри. Юл хакы - 16 сум (Казанда билет 20 сум тора). Җәмәгать транспортының тагын бер уңай ягы бар: аларны көтеп, вакыт уздырасы түгел, минут саен тукталыштан «выжлап» кына тора.

PS. Әгәр дә алдагы ялларыгыз­ны ничек уздырырга белмисез икән, ике дә уйламый Йошкар-­Олага юл тотыгыз. Монда туристлар аз, юлга да акча күп китми. Аның каравы Европаның бер өлеше белән танышып, ял итеп кайтырсыз, ә кичерешләрегез чит илгә барган кебек булыр!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: