Шәһри Казан

«Кызыл тышлы дәфтәр» күчтәнәче

Исән булса, Туфан абый Миңнуллинга 25 августта 77 яшь тулган булыр иде. Ул үзе бу ике җиделе датасына карата ким дигәндә бер публицистик язма, яисә юмор катыш бер кочак робагый, яисә бер яңа пьеса да язар иде, мөгаен. Әмма, һичшиксез, бу яшен үзенчә «чеметеп» алырга онытмас иде ул. Ни кызганыч,...

Татар егетләре
Казан шәһәренең 1000 еллыгын бәйрәм иткәндә республикабызга бик күп кунаклар килде. (Бәлки «кайтты» дип әйтү дөресрәктер, чөнки аларның барысы да диярлек татарлар иде. Ә Татарстан татарның теләсә кайсысы өчен кайту урыныдар. Дөньяда безнең бүтән кайту урыны юк.)
Бәйрәм уңаеннан Казан читендәге каенлыкта Сабан туе үткәрелде. Ат чабышлары уздырылды. Дәрәҗәле кунаклар өчен эшләнгән урыннарда дәрәҗәле татарлар утырды. Мин дә шулар арасында. Кунакларның күбесен мин танымыйм. Ә Армия генералы Мәхмүт Гәрәевне, генерал-полковник Рәсим Акчуринны, атаклы журналист, гарәп илләренең дәүләт җитәкчеләре белән кул биреп күрешә торган Фоат Сәйфелмөлековны, мәшһүр дирижер Фоат Мансуровны таныйм. Болар да берсен-берсе беләләр булса кирәк, бик матур итеп кенә русча сөйләшеп утыралар. Сүзләренә колак салам. Ни турында сөйләшүләреннән бигрәк, бергә җыелган татарларның үз телләрендә сөйләшмәве күңелгә тия. Хәтта ачуым да килә. Татарлар үзара сөйләшмәгән телнең киләчәге юк инде аның дип сыкранам.
Шунда минем ни уйлап утырганымны сизгән кебек Мәхмүт абзый болай дип әйтеп куймасынмы.
- Ребята, вот мы здесь сидим. Среди нас нет ни одного русского, а разговариваем на русском языке. А ведь понятие родной язык, язык матери. Что нам мешает говорит на татарском? Наверное, забыли уж язык предков. Алла сакласын.
Фоат Сәйфелмөлеков:
- Ә кем оныткан? Мин үзем беркайчан да онытмадым, - дип, саф татар телендә әйткәч, аптырап калдым. Кемнән кемнән, аңардан бу егетлекне көтмәгән идем.
- Әйдәгез, алайса, сөйләшик, - диде Мәхмүт Гәрәев. Шуннан тотындылар болар сөйләшергә татарча. Авылда бүрәнә өстендә авыл агайлары сөйләшеп утыра диярсең. Минем күңелдә тантана. Миңа аларның ни турында сөйләшүләре кирәк түгел. Татарның затлы егетләре туган телләрендә сөйләшәләр бит! Аларның барысын да берәм-берәм кочаклап чыгасы килә. Миңа бит ат чабышы да кирәк түгел бу очракта. Миңа бәйрәм! Миңа чын бәйрәм ясадылар татар егетләре. Мин үзебезнең егетләр арасында булуыма куанып, горурланып, түшне киеребрәк, күрегез безне диебрәк, җәелебрәк утырдым.
25 декабрь, 2009 ел
Карак
- Әйе, күрше хатынының суыткычыннан бер ярты аракысын мин алдым. Юк, милиционер туган, син мине бутама, урламадым мин күршенең аракысын, алып кына тордым. Ничек булдымы? Хәзер сөйләп бирәм, ашыктырма син мине. Ял көне иде бу. Якшәмбе көн. Базарга чыктым. Анда дуслар очрады. Очрашуны юдык. Өч кешегә бер ярты инде. Шунда мин йозак сатып алдым. Кайтып киттем. Өйгә кайтышлый күршегә кагылып чыгарга булдым. Өч кешегә бер ярты чөнки җитмәгән булып чыкты. Андый чакта мин күршегә кереп чыгам. Акча алып торам. Алганымны биреп барам, менә үзеннән сорагыз, ышанмасагыз. Бу юлы күршенең ишеге бикле булып чыкты. Карыйм йозагына - мин базардан алган йозакка охшаган йозагы. Шуннан соң мин уйлыйм. Мин алган йозакның ачкычы ярыймы икән күршенең йозагына дим. Ачып кердем күршенең өенә. Кызык бит, уйда начар уй юк. Бераз утырып тордым. Күрше кайтып керсә, кызык булсын дип. Күрше кайтмый да кайтмый. Шуннан кызык итеп суыткычын ачып карадым. Карасам, бер ярты тора. Ярты күргәч үзең беләсең инде, ни буласын. Алдым инде яртыны. Бер стакан гына салып эчмәкче идем, шуннан уйлыйм - эчеп утырган чакта күрше кайтып күрсә ни буласын. Хатын-кыз бит ул. Шуннан уйладым - алып чыгыйм мин әйтәм яртыны, аннан әйтермен күршегә ничек булганын. Алып чыктым инде. Йозакны әйбәтләп бикләдем. Теге яртыны икенче яктагы күрше белән сындырдым. Шуннан кителгән инде. Икенче көнне хәлнең ничек булганын беләсең инде. Күршегә әйтергә онытылган. Күрше инде өенә кеше кергәнен сизгән, суыткычында аракысы юклыгын күргән дә сиңа йөгергән. Син инде менә мине эләктердең. Әгәр бүген эләктермәгән булсаң, күршегә үзем әйткән була идем. Син өлгеррәк булып чыктың. Менә бөтен булганы шул. Гаебемне таныйм, билгеле. Менә күршенең үз алдында да әйтәм - мин гаепле, күрше. Үзең дә гаепле инде, күрше. Хатын-кыз башың белән өеңдә аракы асрыйсың. Кирәгеңә алгансың икән, аны бит яшереп куярга да була. Кем инде суыткычта аракы тота. Менә шул. Инде теләсәгез нишләтегез. Син күрше, курыкма, кертеп бирәм сиңа аракыңның бәясен. Телисең икән, яртылата кертермен. Беләсең, алганымны бирми калганым юк.
31 гыйнвар, 2010
Алсу җырлады
Телевизордан Алсуның җырлавын тыңладым. Русча, инглизчә җырлап,
Россия күләмендә исем алган җырчы. Бу юлы татарча җырлады. Җыр арасында сүз дә әйткәләп алды. Мин Казанда туган, татар телендә җырлавым белән бәхетле, диде. Әлбәттә, бу сүзләрне ул русча әйтте. Алсу инде ул яһүдкә кияүгә чыгып ике бала тапкан хатын. Әтисе - Ралиф Сафин, нефть өлкәсендә эшләп баеган татар бае. Заманында Башкортстан президенты булырга җыенып йөргәндә үзен башкорт дип атаган иде. Хәер, монысы Башкортстан татарларының шактыена хас сыйфат. Җаена карап башкорт та, татар да булалар.
Әйе, Алсу җырлады. Тамашачылар озак итеп алкышладылар. Мин игътибар белән тыңладым. Нигә дип шулай бүтән җырчыларыбыздан аерып зурлыйлар икән, дигән сорауга җавап эзләдем. Мин җыр буенча белгеч түгел, колакка да җыр мәсьәләсендә сизгерлек җитми. Мин җырны ошады, ошамады дип кенә бәяләүче. Әмма җырны яратып тыңлаучы гына. Тыңлап-тыңлап карадым да Алсу кебек җырчыларыбыз, хәтта аңардан яхшырак, моңлырак җырлаучылар бездә күп дигән фикергә килдем. Бәлки ул рус һәм инглиз телендә бик шәп җырлыйдыр, тик татар җырлары аңа «буйсынып» ук бетми шикелле. Әмма алкышны күбрәк ала. Сәбәбе нидә? Әллә әтисенең бай булуындамы икән? Әллә кайчан, беренче тапкыр Татарстанда бер татар җыры җырлаганы өчен аңа Татарстанның атказанганмы, халыкныкымы дигән исем биргәннәр иде, анысында, бәлки, әтисенең катнашы булгандыр. Монда - тамаша залында исем бирүчеләр генә утырмый. Димәк, сәбәп бүтәндә. Татар кызының адашып йөри-йөри, ниһаять, үзебезчә җырлавыдыр. Аны үзебезгә «кайтканы» өчен хөрмәт итү, рәхмәт әйтү билгеседер. Без бит бик тә рәхмәтле халык. Татар фамилияле кемнең дә булса уңышка ирешкәнен күрсәк, куанабыз, безнеке дип мактанабыз. Татар фамилиясен йөрткән, әмма татарча язмаган, үзен татар түгел дип атаган Софья Гобәйдуллинаны да безнеке санап, аһ-уһ киләбез. Аңардан һич кенә дә ким булмаган, гомерен татарга хезмәт иткән үзебезнең Рөстәм Яхинга андый хөрмәтебез юк. Һәр татар фамилиялене үзебезнеке итәсебез килә шул. Бу мескен хәлгә төшкән халыкка хас сыйфаттыр. Ярлы кешенең яңа бишмәт алгач, шуның белән мактанып кешегә күрсәтеп йөрүе кебек. Ягъни Саламторханлык. Юк инде, Алсу, татарча җырларга тырышса да, безнеке түгел инде. Ни кызганыч, әмма шулай хатын-кызның милләтен мин кайсы халыкка бала табып бирүенә карап билгелим. Ул ике баласын татар булырлар дип тапмады. Татарча җырларга керешүе канда калган ностальгиянең бәреп чыгуыдыр. Кан тартуыдыр. Бүтән сәбәп эзләп аны түбәнәйтәсем килми. Җырлый икән, рәхмәт. Кул да чабарбыз. Тик минем күңелемә аңардан һич кенә ким җырламаган, әмма тиешле хөрмәтне ала алмаган үзебезнең дистәләрчә җырчыларыбыз якын. Алар чыннан да үзебезнекеләр.
10 гыйнвар, 2010

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: