Шәһри Казан

Коронавирус бетмәде, ә адәм баласы арт санына урын таба алмый

Барыргамы, юкмы? Танышларым арасында, быелгы җәйне кайда, ничек уздырырга аптырап, сорау астында калучылар күп. Татарстан кояшы гына җитми аларга, Кырым йә булмаса Төркия кояшы да кирәк.

Коронавирус пандемиясе инде узган булса, башка бернинди куркыныч та янамаса, әлбәттә, диңгезенә дә, кайнар кояшына да барырга, сәфәр кылырга каршы килмәс идек. Ләкин хәлләрнең никадәр катлаулы икәнен аңлый торып та, юк – Адәм баласы арт санына урын таба алмый. Пандемия башлангач, күпләр ковидның куркыныч булуына шик белдерде. Айлар узып, янәшәдәгеләребез, танышларыбыз күпләп авырый һәм хәтта үлә башлагач, ышандылар да кебек югыйсә.

Рәхмәт җитәкчеләргә: Сабантуйлар, авыл көннәре, башка масштаблы бәйрәмнәр уздырылмады быел. Булыр иде хәлләр. Ләкин адәм баласына барыбер сабантуй кирәк шул. Ярамый, кирәкми дигән саен, әнә елгасына да барды, кызынып-коенып та ятты. Инде чит төбәкләргә дә ашкына.  Сочи, Кырымның диңгез ярлары, отельләр кеше белән тулы. Инде Төркиягә дә юллар ачылырга тора, ди. Ну, егетләр, көтегез инде бераз. Коронавирус вазгыяте буенча статистикага, саннарга да күз салып алыгыз.

Реклама

Кимеми бит, соңгы көннәрдә тагын арта да башлады. Алай гына түгел, инде берничә атна дәвамында Татарстанда вирус эләктерүчеләр моңарчы авыручылар белән элемтәдә булучыларда ачыкланса, соңгы атнада көн саен башка төбәкләрдән керүчеләрдә дә теркәлә башлады. Шул ук Кырымнан, Сочидан кайтучылардыр бәлки? Ул диңгез ярында кем генә ятмас та, ул отельләрдә нинди генә авыручылар үз эзләрен калдырмас икән.

Ковид белән симптомсыз гына авырып йөрүчеләр турында да ишеткәнегез бардыр югыйсә. Миңа калса, куркынычның тагын бер этабы алдында торабыз әле без. Отпусклар сезоныннан соң диңгез ярларыннан күпләп кеше кайта башлагач, вазгыять тагын начар якка үзгәрмәсме икән, дигән шигем бар. Мондый хәлнең тагын бер ягы: чит төбәкләргә, чит илләргә китәрсең дә, чикләрне ябып куймаслармы икән? Аннан тагын, ярдәм итмисез дип, хөкүмәтне тәнкыйтьләрсең, акча юк дип, зарланырсың, еларсың, өстәмә түләүләр, пособиеләр рәвешендә тагын ярдәмгә өмет итәрсең... Ул ярдәм булмас инде хәзер. Алла сакласын!
Ә куркыныч бар. Янәшәдә генә түгел, еракта да.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: