Шәһри Казан

Кышка җәй буе әзерләнәбез

Татарстанда кышкы юлларны 1157 махсуслаштырылган техника кардан чистартып торачак. Министрлар Кабинетында 24 ноябрьдә республиканың юл хуҗалыкларының кышкы чордагы эшкә әзерлеге темасына матбугат конференциясе булды.

 — Арбаны-кыштан, чананы - җәйдән хәстәрлиләр, диләр бит. Шуның кебек, без дә кышкы чордагы эшчәнлеккә җәй буе әзерләнәбез. 1157 берәмлек техника сафта. Районнардагы юлларны 9 подрядчы оешма чистарта. Муниципаль берәмлекләр авылара юлларны чистартып өлгермәгән очракларда подрядчы оешмалардан техника ярдәме сората ала, - диде республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.
Федераль юлларның Татарстан өлешендә юлчыларга җылыну өчен 67 “стоянка” булдырылган, юл эшчеләренә 59 ял пункты оештырылган.

Буран вакытларында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән бергәләшеп эшлибез, - диде министр Фәрит Хәнифов.
Татарстанда узган җәйдә 1700 километр юл төзекләндерелгән. Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә юлларның 82 проценты норматив таләпләр дәрәҗәсенә җиткерелгән. Муниципаль берәмлекләрдә 721 километр юл ремонтланган, тагын 10 авылга каты катламлы юл тоташтырылган. Авылларга юллар төзү киләсе елда да дәвам итәчәк, шулай ук М-7 федераль трассасыннан Соколка тарафына юл чишелеше төзүгә керешелә.

Казанда 1900 чакрым юлларны ягъни 20 миллион квадрат метр мәйданны кардан чистарту бурычы тора.
Эштә 596 берәмлек махсуслаштырылган техника файдаланылачак. Бозлавыкка каршы реагент һәм тоз-ком катнашмасы запасы тупланды. Тротуарларны җыештыру белән 500 эшче шөгыльләнәчәк. Ишегалдын җыештыру хезмәтенә вакансия бар. Юллардагы кар эретү камераларына ташыла, камералар тәүлегенә 16 мең кубометр кар эретергә сәләтле. Явым-төшем көчәеп киткәннәрдә кар вакытлыча 8 урынга бушатып торылачак. Бистәләрдә яшәүчеләр үз тракторы белән урам юлларын кардан чистартуда катнашасы килсә, рәхим итсен. Казандагы 4 подрядчы оешмага килеп килешү төзесен дә, иркенләп эшләсен. Әлбәттә, аңа хезмәт хакы билгеләнә, - диде Казан шәһәре Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.

Реклама

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Казанда юллар төзелешенә зур теләктәшлек күрсәтүен рәхмәт әйтеп телгә алды Игорь Куляжев. Зур боҗра юлның Борисково бистәсендәге икенче чираты киләсе елда файдалануга тапшырылачак, беренче чираты инде кулланыла. Нокса елгасы аша салына торган күпер төзелеше 95 процентка әзер. Вознесение тракты проекты дәүләт экспертизасы уза.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының тәүлек дәвамында эшләүче “Кайнар элемтә” телефоны: 8 (843) 291-91-91. Әлеге телефон аша юлларның торышын, юллардагы көтелмәгән хәлләрне хәбәр итәргә мөмкин.

Автор фотолары

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: