Шәһри Казан

«Үлем белән күзгә-күз очрашкан мизгелләрне санап бетерерлек түгел»

Еллар узса да, матурлыгын югалтмаган бабай ул. Күңеле матур булгангадыр инде. Алар гаиләсенең тырышлыгы, уңганлыгы телдән телләргә күчеп йөри. Бала җанлы кеше, диләр. Авылда иң беренчеләрдән булып телевизорны да алар алган, һәм ул оч балалары өй тутырып аларга телевизор карарга йөргән ди. - Тагын 50 көннән 91 тула миңа, кызым,...

Еллар узса да, матурлыгын югалтмаган бабай ул. Күңеле матур булгангадыр инде. Алар гаиләсенең тырышлыгы, уңганлыгы телдән телләргә күчеп йөри. Бала җанлы кеше, диләр. Авылда иң беренчеләрдән булып телевизорны да алар алган, һәм ул оч балалары өй тутырып аларга телевизор карарга йөргән ди.
- Тагын 50 көннән 91 тула миңа, кызым, - ди Аксубай районы Яңа Дума авылыннан Гобәй бабай Гизятов. - Бу гомер эчендә ниләр генә узмаган инде баштан...
Шулай да баштан узганының иң дәһшәтлесе, әлбәттә, сугыш... Аның өчен ул 1942 елда Белгород шәһәрендә башлана.
Аксубай районы Яңа Дума авылы егете Гобәй 1938 елда дуслары белән Донбасска шахтага китә. Сугыш башлану хәбәре дә шунда эзләп таба егетләрне. Сугыш башлангач, егетләр читтә калуны дөрес дип тапмый, күпмедер вакыттан соң туган якларына кайтып китәләр. Ул вакытта Донбасстан халыкны эвакуацияли башлаган булалар инде, поездның Норлат ягына бара торганына утыра егетләр. 10 көнләп юлда азап чигеп, кайтып җитәләр. Кайтып җиткәч, Донбассны фашистлар басып алуы билгеле була...
Сугышка Гобәй бабай 18 яше тулгач, 42нең августында китә. Ике айлап Суслонгерда була, аннан соң Казаннан Белгородка җибәрәләр.
Зенитчы була ул. 36 самолетны бәреп төшерәләр. Расчетларында ике татар - ул һәм Октябрьский районыннан Гата Гомәров дигән кеше, өч казак егете, калганнары - руслар. Гата белән сугышка бергә китәләр, ахырынача бергә сугышалар, бергә кайталар да. Аннан соң да аралашып яшиләр, тик хәзер хәбәрләшкәннәре юк икән инде фронтовик дусларның. «Исәнлеген дә белмим Гатаның», - ди Гобәй бабай.
Сугышның һәр көне диярлек йөрәгенә язылган аның. Нәрсә турында сөйли башласа да: «Мондый мәхшәрләр күп булды инде ул елларда», - дип куя.
Берсендә Будапештта чолганышта кала.
- Будапештта бер йортта - немецлар, икенчесендә - безнекеләр. Кайбер йортларда аста - немецлар, өстә безнекеләр дә булды. Бер көн каршы тордык, икенчесендә пушка ватылды, яңасы кирәк... - Бераз тынып торып дәвам итә Гобәй бабай: - Өчәү - Гата, мин һәм бер казак малае чыгып киттек, анда бер парк бар инде, шуның янында безнекеләр дә булырга тиеш. Паркка кереп, метрлар барсак, каршыдан немецча: «Тукта, кем килә?!» - дип кычкырдылар. Борылып чаптык инде. Ата башладылар. Каршы яктан да атыш ишетелә. Казак малае чыгып китте паркны, Гатаны хәтерләмим, мин агачлар астыннан шуышам. Шуыша торгач, үзебезнең лейтенант очрады, икәү булдык, шунда немецлар казыган траншеяга төшеп яттык. Аста су, чыбыклар салган булдык та шул траншеяда ике тәүлек яттык. Юеш, ашарга юк, селкенергә дә ярамый. Ике тәүлектән генә чыгып китә алдык. Безне көтмиләр иде инде. Теге казак малае кайтып, алар чыгалмады, үлде, дип әйткән, үзенең аягы яраланган иде. Безнең инде үлү хәбәрен җибәрергә дә булганнар, тик өлгерми генә калганнар... Һәм шундый х
әлләр еш булды... Тагын берсендә кырда ашарга пешерә башладык. Биегрәк үлән үскән җирдә чокыр казып, чиләк куйдык та аш пешерәбез. 7-8 кешегә, үзебезнең расчетка җитәрлек инде. Мин чокырга төшеп, чиләкне бутадым. Ул арада шоферыбыз килгән дә: «Уйди, татарин!» - дип мине куып чыгарды, үзе пешерә, янәсе. Мин чокырдан чык­тым, ул минем урынга төшеп тә басты һәм егылды да. Снайпер мине мушкага алган, моңа эләкте... Үлем белән күзгә-күз очрашкан мизгелләрне санап кына да бетерерлек түгел инде...
Җиңү хәбәрен алар Чехословакиядә ала. «Иртәнге биштә самолетлардан, автоматлардан атып, салютлар ясадык», - ди Гобәй бабай.
Авылга исә 1947нең апрелендә генә кайта. Сугыштан соң хезмәткә калдыралар әле. Ә авылда исә аны чын мәгънәсендә бушлык каршы ала. 1938 елда баладан соң өзлегеп, әниләре вафат булгач, әтисе ике баланы ияртеп, авылдан чыгып киткән була инде.
- Әллә теләнергә чыгып киткәннәр инде, әллә нәрсә - хәтерләмим дә, бәлки белмәгәнмендер дә, - ди Гобәй бабай. - 43тә әти үлгән. Нишләп үлгәнен дә белмим, ачлыктан булгандырмы...
Энесе Миншакирның кайда булганын да белми Гобәй бабай, сеңлесе Минебәнат исә әтисе үлгәннән соң да чуаш авылында фатирда торган була. Аны инде кияүгә бирергә җыенып йөри торган булалар. Сеңлесен алып кайта Гобәй бабай.
- Кайтып җитеп, авыл ба­шындагы Наратлык буена тау битенә тәмәке тартырга утыр­дым. Авылны күзәтәм. Безнең Яңавыл очы буп-буш, янгын кырып киткән... 1943нең җәендә авылның Яңавыл дип йөртелгән ягы очы белән (41 йорт. - ред.) янып бетә бит. Туганнарда яшәдем. Аннан өйләндем, йорт салдык, еллар узгач, тормышлар көйләнде...
Сугыш турындагы фильмнар карарга яратмый Гобәй бабай. «Дөрес күрсәтмиләр», - ди. Үзе дә ул елларны искә алырга бик яратмый. Хәер, аның кебек бик күпләр ул елларны мәңгегә йөрәкләреннән сызар иде. Тик 70 ел узса да, барысы да бүгенгедәй хәтердә яңара шул. Йөрәктәгене сызып булмый...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: