Шәһри Казан

Үлем үзәненә барыр идеңме??

Еллар уза, Бөек Җиңүгә дә быел 66 ел була. Әмма туган нигезләренә кайтмый калган хәбәрсез югалганнар бихисап. Күптән түгел Муса Җәлилнең музей-фатирында «Үзән» эзләү хәрәкәтенең башлангычында торучылар - М.Черепанов, А.Некрасов, Р.Сәлахиев, С.Тимонин белән «Исәннәргә Үлем үзәне нигә кирәк?» дип аталган очрашу узды. Анда Казан галимнәр йорты каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге академик...

Әлеге чара «Үзән» эзләү хәрәкәтенең 30 еллык юбилее уңаеннан оештырылган. Әлеге музей-фатирда үткәрелүенең сәбәбе исә Җәлил белән бәйле. Мәгълүм булганча, ул 1942 елның апрелендә Икенче удар армиягә эләгә.
Үлем үзәне дип Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылыннан төньяк-көнбатышта урнашкан урынны атыйлар. Аны сугыш вакытындагы тимер юл калдыклары буенча табарга мөмкин. Бөек Ватан сугышы вакытында монда дистә меңнән артык совет, немец һәм испан солдатлары һәлак булган.
Очрашу язучы Рафаэль Мостафинны искә алудан башланды. Аннан соң эзтабарлар үзләренең хатирәләрен яңарттылар.

Бөек Ватан сугышы мемориаль музее мөдире Михаил Черепанов: «Университетта укыганда әдәби тәнкыйть буенча безне Рафаэль Мостафин укытты. Аның «Өзелгән җыр эзеннән» дигән китабын укып чыктым, анда Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче бер эзтабар турында да язылган иде. Ул елларда «Кар десанты» дигән төркем дә оешты. 1981 елның августында үзебезнең инициатива буенча шунда барырга карар кылдык. Безне Үлем үзәненә озатырга эзтабарның улы Валера ризалашты. Анда баргач, бөтенләй башка күренешкә тап булдык: совет солдатларының җәсәдләре җирләнмәгән килеш ята иде. Әгәр дә Р.Мостафинның китабы кулыма төшмәсә, бәлки, әлеге эшкә тотынмаган да булыр идек. Шулай ук М. Җәлил хәбәрче булып хезмәт иткән «Отвага» газетасының мөхәррире, редакция эшчәнлегендә катнашкан башка кешеләр белән дә очраштык. Муса Җәлил исеме белән Икенче удар армия турындагы мәсьәләне күтәрә алдык. Башта Үлем үзәненә Ленин музее филиалының эшче төркеме буларак йөрсәк, аннан соң безгә башка факультетлар да кушылды», - диде ул.
1987 елда әлеге экспедиция республика дәрәҗәсенә җиткән. Ни гаҗәп, ул вакытта әлеге солдатларны җирләү өчен рөхсәт алырга да кирәк булган. Моннан 30 ел элек Казан студентлары, эзләү экспедицияләрен генә башлап җибәрмичә, аны рәсми рәвештә дә танытканнар. Шулай ук әлеге эшнең кирәкле гамәл икәнлеген, солдатларның җирләнергә хаклы булуларын да исбатлый алганнар. Әлеге урынны солдатлар үзләре Үлем үзәне дип атаганнар. Михаил Валерьевич әйтүе буенча, Үлем үзәненә солдатларны җирләргә килгән ветераннар эзләү хәрәкәте катнашучыларын үзләре белән бер полкта булган иптәшләре кебек кабул иткәннәр, хәтта Бурятиядән дә барганнар анда.
Андрей Юрьевич Некрасов исә беренче тапкыр мондый экспедициядә 1987 елда булган.
- Эзләү хәрәкәте хәзер дә бар, ул яши. 90 нчы елларда эзләүчеләр фондларга берләшсәләр, күп шәһәрләрдә «Кар десанты» төркемнәре оешты. СССР таркалганнан соң, «Ватан» фонды оештырылды, - дип билгеләп үтте ул. Хәзерге көндә республика буенча барлыгы шундый 40 эзләү төркеме бар. Укучылар гына түгел, студентлар, хәтта олылар да (мәсәлән, «КамАЗ» төркеме) үз эзләү төркемнәрен оештыра икән. «Бүген яңа буыннарны җәлеп итеп, хәрәкәтне югары уку йортларыннан гомумреспублика югарылыгына күтәрергә була. Хәзер эзләү хәрәкәтен үз канаты астына Яшьләр, спорт һәм туристлык министрлыгы алды. Хәтта килешү дә төзелде. Эзләүчеләр ул - үз көчләре белән әлеге эшне алып баручы оешмалар. Казанлылар, республикалылар Калуга, Смоленск, Түбән Новгород һәм башка бик күп җирләрдә булырга өлгерделәр инде. Безнең кешеләр шактый танылган. Катнашучылар һәр елны шулай ук «Хәтер маршлары»на да чыгалар. Республика буенча гына да 200 мең кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә», - дип сөйләде ул безгә.
Михаил Черепанов безне Рәфыйк Юныс улы Сәлахиев белән таныштырды. Ул әле эзләүче генә түгел, ә программист та икән, сугышта һәлак булган кешеләрнең мәгълүмат базаларын да булдырган. Шул сәбәпле аны системалаштырганнар, татар теленә тәрҗемә иткәннәр. Рәфыйк Сәлахиев әйтүенчә, хәзер интернетта 17 мең бит бар. «Халык батырлыгы» (www. podvig-naroda.ru) дигән сайтта Бөек Ватан сугышында катнашып, бүләкләнгән кешеләрнең, әлеге бүләкләрнең документларының исемнәре урнаштырылган.
Әлеге хәрәкәтнең тагын бер тәҗрибәле катнашучысы
С.Ю.Тимошин үзенең экспедиция тормышын 14 яшьтә үк башлап җибәргән. Ул яшь буынга үзенең теләкләрен дә җиткерде: «Битараф булмагыз! Бөек Ватан сугышында һәлак булган кешенең җирләнүе турында туганнарына рәсми рәвештә хәбәрнамә җиткерү - бик җитди эш. Сезнең һәрберегез бу экспедицияләрнең катнашучысы була ала. Әлбәттә, бу күп көч сорый - физик көч кенә түгел, ә әхлакый көч тә, чөнки монда ике атна буе күмәкләшеп эшләргә, яшәргә кирәк».
Экспедицияләрнең башка катнашучылары да эзләнүләрне күңел халәте дип атый. Бер тапкыр барып, әлеге сынауны үтә алган кеше аннан аерыла алмый, диләр алар. Чарага килгән мәктәп укучылары арасында да әлеге хәрәкәткә кушылырга теләк белдерүчеләр табылды.
Әйе, яшьләргә патриотик тәрбия җитми дип зарланабыз. Әгәр дә мондый эзләү төркемнәре, аңа кушылучылар күбрәк булса, заман яшьләре дә тарихның төбенәрәк төшенә, Бөек Ватан сугышы турында күбрәк мәгълүмат белә, сугышта катнашучыларның гәүдәләрен, аларның шәхси әйберләрен табып алып, үз күзләре белән күрә алырлар иде. Патриотик тәрбиядә нәкъ менә шушындый оешмалар булыша да инде.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: