Шәһри Казан

«Үлем»не кайда сатканнарын хәбәр ит!

29 мартка кадәр Татарстан буенча «кайнар линия» телефоннарына тәүлек буе шалтыратып, хәбәр җиткерергә мөмкин. Республикада наркотикларга каршы «Үлем белән кайда сату иткәннәрен хәбәр ит!» Бөтенроссия акциясенең беренче этабы башланды. «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган брифингта журналистларга шул хакта хәбәр иттеләр. Укучыларыбыз, наркотик матдәләр таратучылар хакында мәгълүматыгыз,...

Реклама

29 мартка кадәр Татарстан буенча «кайнар линия» телефоннарына тәүлек буе шалтыратып, хәбәр җиткерергә мөмкин. Республикада наркотикларга каршы «Үлем белән кайда сату иткәннәрен хәбәр ит!» Бөтенроссия акциясенең беренче этабы башланды. «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган брифингта журналистларга шул хакта хәбәр иттеләр.
Укучыларыбыз, наркотик матдәләр таратучылар хакында мәгълүматыгыз, шуңа бәйле шикләнүләрегез бар икән, сез дә, шалтыратып, бу хакта хәбәр җиткерә аласыз! Моннан тыш, ышаныч телефоны аша наркоманиягә бәйле сорауларыгызны да бирергә мөмкин. Наркотикларны контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Тимур Юсупов әйтүенчә, бер генә шалтырату да игътибарсыз калмаячак, ныклап өйрәнелеп, ашыгыч чаралар күреләчәк.
Оператив мәгълүматны тәүлек буе эшләүче ышаныч телефонына - 273-43-45 яки 274-31-03 номеры белән шалтыратып җиткерергә мөмкин.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: